-
Кайбер төбәкләрдә битлек китү режимы кире кайтарыла Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
-
Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк? Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли
-
Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Лунатиклар ничек яши? (булган хәл)
Саташу минем өчен кечкенәдән табигый, хәтта кызыклы күренеш булып санала килде. Әйе, мин үзем "лунатик" идем. Бу хакта алты-җиде ел элек "Юк, мин саташмыйм, куркыныч төш кенә күрәм", - дип теманы борган булсам, хәзер миңа, киресенчә, кызык.
Ничек башланды
Алтынчы сыйныфта укыганда балалар лагерена еш йөрдем. Ул вакытта лагерьның бер ноктасы безнең авылда иде, шуңа өйне, әти-әнине сагынып елап ятарга туры килмәде. Әмма куркыныч төш күреп, төннәрен сөйләшеп ятуым сәбәпле, әни лагерьга җибәрергә атлыгып тормады. Өстәвенә, бер бүлмәдә 11 кыз яшисебезне белгәч, үзем дә кичен догалар укыдым. Менә инде лагерьның соңгы көне якынлашты. Гадәттә, яшьләр ул көнне төне буе йокламыйча, сөйләшеп чыгалар иде. Мин, арыганлыктанмы, кызлардан иртәрәк йокларга яттым. Төш күрәм икән: күрше караватта йоклый торган кызга чипсы бирәсем барлыгын искә төшереп, сумкамнан лейс алганмын да, аңа төртәм.
- Мә, ал, - дигәнемне иптәш кыз ишетми. Шуннан уянып китсәм - 11 кыз да күзләрен шар ачып миңа карап тора. Берсе кинәт кычкырып та җибәрде. Мин ул вакытта әле һаман өн белән төшне бутыйм, урынымнан кузгалмый тордым. Кызлар бүлмәгә әйдаманны чакырып керттеләр. Ул минем саташуга кул селтәп, чыгып китте.
Лагерь минем хәтеремдә (саташу аркасында) якты хатирәләр калдырмады. Әмма мин әти-әнигә саташуларым турында ачылып сөйләмәдем, оялдым. Икенче очрак тагын да кызыграк һәм онытылмаслык булып истә калган. Якын дусларым ул вакыйганы яхшы хәтерлидер.
Саташканда фобияләр онытыла
Мин биеклектән куркам. Ә саташканда андый куркулар онытыла, син нинди батырлык эшләгәнеңне үзең дә сизми каласың. Ничә яшьтә булганымны төгәл хәтерләмим, 5-6 сыйныф та укыганда булса кирәк. Безгә ул көнне Казаннан ике туган абыем кайткан иде. Яшь чагы, клубтан соң кайта. Әмма ишек ул кайтканчы ачык тора. Мин саташып чыгып качмас өчен, әти минем аякны кәнәфигә бәйләп куя иде (юк, бу кызык түгел). Өстәвенә, аш бүлмәсе идәне буялган булу сәбәпле, ялдына тәрәзә аша чыгарга туры килә иде. Ә мин, алда әйткәнемчә, биеклектән куркам, шуңа әниләр ярдәме белән генә сикереп төшә идем.
Сәгать иртәнге ике-өч. Күзалдына китерегез: ап-ак төстәге йокы күлмәгеннән, чәчләре тузгыган бер кыз тәрәзәдән җәһәт кенә сикереп төшә дә, күршегә таба кузгала. Кулда - теге кепка. Капкадан тавыш-тынсыз гына чыктым да, күршеләрнең капка каршына килеп бастым. Үзем уйлыйм: "Боларның кара этләре капка янына килүгә үк өрә башлый. Бакчадан гына керергәме әллә?" Бәхетемә, капка ачылуга Рекс өрмәде, куркуыннан өне алыныпмы, миңа карап тора иде. Мин ишек төбендә күршене чакырып, кычкыра башладым. Ишетмәделәр. Кулымны йодрыклап ишекне шакыйм. Ачмыйлар.
Икенче көнне мин бер ни белмәгәндәй, аягым бәйләнгән килеш йоклап ята идем. Тыштан кергән әни:
- Кичә күрше Фәләннәргә ниндидер ак нәрсә кергән. Аның верандада йоклаган чагы булган, тәрәзәгә караганчы, юкка чыккан шул ак нәрсә.
- Саташкандыр ул, әни,- дим кулымны селтәп.
- Өйдәгеләрне уяткан, нәрсә булганын аңламыйлар. Паузадан соң. - Син бу баш киемен алып кереп бир әле яме, бездә калган, дип әнинең миңа кепка сузуы булды, айдан җиргә төшкәндәй, төнлә күргән хикмәтләрем күзалдыма килеп басты.
Ул миңа күрше абый белән сөйләшергә кушты. Сөйләштем. Башта рәхәтләнеп көлде инде. Ләкин ул чакта минем саташып йөрүем (нәкь менә йөрүем) миңа тыныч яшәргә ирек бирмәде. Дусларым янында оялып, комплекслар барлыкка килде. Үземне кулда тотарга өйрәндем - йокларга ятканда догалар укыдым, лунатизм белән кызыксындым.
Киңәш
Хәзер миңа 21 яшь, Аллага шөкер, теге вакыйгадан соң бер тапкыр да йөреп саташканым булмады. Төнлә бик сирәк кенә сөйләшәм. Шуннан чыгып, миннән бер-ике киңәш:
- саташу турында уйламагыз, аны фобиягә әйләндермәгез. Юкса, борчылган әйберегез төшкә кереп, сезне дә йөдәтергә мөмкин;
- йокларга ятканда яхшы сүзләр (дога) укып ятыгыз;
- саташырга этәргән тагын бер фактор - төнлә фильмнар карау, бигрәк тә куркыныч кинолар. Төннәрен андыйларны сирәк карарга тырышыгыз;
- ашыйсы килгән ризыкны ашамыйча йокларга ятмагыз, минем кебек эзләргә чыгып китүегез ихтимал;
- яшьтәшләрегез күп булган җиргә, лагерьга барсагыз, саташуыгыз турында алдан ук әйтеп куегыз. Әмма аны сәер үзенчәлек итеп түгел, ә нормаль күренеш буларак аңлатырга кирәк;
- карават яныгызга юеш сөлге җәегез, саташканда аны тоеп уянып китү мөмкинлеге бар;
Лунатизмның сәбәпләре
Өлкәннәрдә лунатизм төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Мәсәлән:
- эмоциональ кабул итү;
- стресс кичерү;
- курку;
Яшүсмерләр гадәттә баш мие күп мәгълүмат белән "тулганга" саташалар. Бу сомнамбулизмның иң еш сәбәбе. Икенче урында - мәктәп йогынтысы. Аномалиягә баш авыртулары, аз йоклау сәбәп була.
Кече һәм урта яшьтәге балалар арасында лунатизмның сәбәпләре мәктәп программасыннан һәм өстәмә дәресләрдән арыганлык белән бәйле. Шулай ук, әти-әниләре ачуланудан курку, яшьтәшләре белән ызгышу да шарт булып тора.
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз