-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
МАГНИЙ В6
Илүзә - аерым дөнья. Үз кагыйдәләре, үз тәртипләре, үз карашы булган. Аның Инстаграм битен озаклап, тәмләп һәм ... ачынып укырга була. Шуның өчен якын да ул, шуның өчен кирәк тә.
Җир йөзендә иң куркыныч, иң имәнгеч кеше беләсезме кем? Кимсенгән кеше. Кимсетелгән түгел, ә нәкъ менә борлыккан адәми зат.
Кимсенгәннән теләсә ни көтәргә була. Аның шулай "нәүмизләнеп" йөрүенә аңардан кала җиһандагы җаны булган һәм булмаган һәркем-һәрнәрсә гаепле! Хәтта юлда яткан мескен таш та аның юлында тау булып ята.
Кибеткә һәр көнне диярлек тормышта үзен таба алмаган галим/рәссам/архитектор һ.б. "буш колак эзләп" керә.
Һәм башлана сүгү, башлана теге яки бу китапны күтәреп килеп, шул китапны яисә аның авторын хурлау. Күп очракта, дәлилсез, нигезсез сүз боткасы. Шулчак миндә теге кыбырсык җан уяна, эчтән генә сүгенә, буран куптара. Йөздә исә - куркыныч тынычлык. Бүтәнчә ярамый, диләр, эшлекле этика, син кеше кешесе, Илүзә түгел, диләр. Шунда мин Сәвия апаның телефоннан берәүне сүккәнен искә төшерәм: "Син нәрсә, этика белән эстетиканы белмисеңме әллә?". Кызык булып китә, теге "башлы" онытыла. Эчтәге буран тына төшә.
Шулчак.
Теге. Орфографик сүзлекне күтәреп килеп. Юк, төртеп кенә күрсәтми. Ярты кибетне узып. Минем яныма касса артына ук үтеп кереп. "Сез татарча сөйләшәсезме" диеп (гәрчә кибеткә керүеннән үк татарча гына аралашсам да). "Фаҗигале" сүзен күрәсезме, диеп. Миңа ул сүзне 3 кат әйттереп. Дөрес укымыйсыз, язылганча укыгыз диеп. Минем укылыш белән язылыш, сингармонизм, фарсы алынмалары хакында аңлатуыма "төкереп". Сүзнең "фаҗыгалы" дип укылып язылырга тиешлеге турында лаф ора башлый. Менә фаҗига, ә!
Хезмәттәшем "Магний" алып киләм, эчә башларсың, ди әле әнә.
Магниен да эчәрсең, тынычланырсың да, ә көннән-көн арткан кимсенгәннәрне, аның сәбәбен кая куярсың?
Илүзә Гайфуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз