Логотип Идель
Блоглар

Машина белән... Төркиягә!

Машина белән Төркиягә баруның уңай һәм тискәре яклары

Машина белән Төркиягә баруның уңай һәм тискәре яклары


Төркиягә сәяхәтнамәләрнең соңгы ике-өч гасырда ниндиләре генә язылмаган. Татарлар арасыннан, гомумән, иң иренгәннәр генә генә «солтан җиренә» кылган сәфәрләрен кәгазьдә теркәп калдырмый торгандыр. Шул сәбәптән, моңарчы Төркиягә барганнарыбызның бернинди дә кызыгы да, яңалыгы да юктыр дидем, бу турыда язу ниятем дә булмады. Бу юлысы бераз «тәртәгә типтек», күнегелгәнчә самолетта түгел, машинада барып кайтырга уйладык. Самолет билетлары хакы доллар курсына карап үскәч, безнең дүрт кешелек гаилә якынча ике йөз егерме мең сум сарыф итәргә тиеш иде. Чөнки без барасы көньякка икенче очкычка күчеп утырып кына очып җитеп була. Янга калачак акчага фатирыбызның яртысына яхшы гына ремонт ясарга булыр иде, дигән уй килде. Ләкин иң беренче сәбәп — акча кысынкылыгы түгел, ышанырсызмы — ирекле сәяхәт итү, дөньяны биектәге иллюминатордан түгел, якыннан күрү теләге иде. Әйтик, романтика...
Иремнең дә, минем дә туган-тумачаларыбыз бер белмәгән юлга, җитмәсә, чит илгә, өстәвенә кечкенә балалар белән, чыгып китмәгез, дип үгетләп карады. Рульдә даими рәвештә гел ирем генә барачак иде, аның машина йөртү тәҗрибәсе җиде-сигез елдан артмый. Правам кесәдә булса да, мин дә аны алмаштырып, ял иттерә алмыйм. Чөнки укып бетергәннән бирле рульгә утырмадым, ул гына да түгел, төпчек малай бик тә тиктормас безнең, мин һәрдаим балалар янында булырга тиеш.
Шулай итеп, бөтен хәстәрлекләрне күреп, юл кирәк-яракларын һәм күчтәнәчләрне багажникка урнаштыргач, Аллаһ Тәгаләгә тапшырып, Төркия тарафларына юл тоттык. 3 августның төш тирәләре иде, Буа шәһәрендә юлдашларыбыз белән очраштык та киттек. Юлдашларыбыз — яңа машиналарда: Ниссан икстрейл һәм Тойота королла, икесенең дә йөртүче статы 15 елдан артык. Без андый ук кәттә «арба»да түгел, 42 мең чакрым йөргән, ике хуҗа алмаштырган Ниссан кашкайда. Туган-тумачаларыбыз шуңа да бер ай алдан йокыдан-ашаудан калган иде. Табигый, йөртүчебез аны яхшылап каратты, майларына хәтле алмаштырды. Ләкин менә «кеше факторын» нишләтерсең — иремнең Ульяннан ераграк юлларга чыкканы юк, юл бик ялыктырмасмы?..
Ике йөз — ике йөз илле км узган саен туктап ял иттек. Юлдашларыбыз, яшерен-батырын түгел, тәмәкечеләр булып чыкты. Ашауга-әчүгә дә талымсыз үзләре, ләкин тартмыйча тора алмыйлар икән. Сәфәрнең бу ягы безнең өчен күңелсез ачыш иде, әлбәттә. Тик башка яклары белән алар ышанычлы, ярдәмчел сәфәрдәшләр булып чыкты — моны инде тормыш исбатлады. Алар төрек милләтеннән, ватаннарына үз машиналарында инде әллә ничә тапкыр кайтып килгән. Юлны әйбәт беләләр, шулай да Сызраньга җиткәндәрәк навигаторга ышанып, чак кына бүтән юлдан китеп бармадылар.
Юлдашлар да, без дә юл буе диярлек өйдән алган ризыклар белән тукландык. Акча кызганганнан түгел. Бу турыда сәфәрдәшләр белән алдан сүз куешмасак та, термосларда кайнар су, ризык алдык, чөнки юл буе кафеларына, дөресен әйткәндә, ышаныч аз. Шунысын да ассызыклыйм, җитәкчебез, ягъни беренче машинада барган абзый Казанда да, Төркиядә дә үзенең дистәләгән җәмәгать туклану нокталарын тоткан кеше, акчаны тиенләп санамый — аның өеннән термослар белән кайнар ризык алып юлга чыгуыннан без берәр төрле сабак алырга, нәтиҗә ясарга тиешбез.
Русия юлларын сөйләп торуның кызыгы юктыр. Фәкать җәй көннәрендә бездә федераль трассаларда мотлак ремонт ясалуын, шуның аркасында хәрәкәт тоткарлануын искәртим. Хвалын тирәсендә шулай бик озак юл тыгылыгында тордык. Шул ук ремонтны шул ук юлларда ел саен ясауның берәр сере бардырмы — белмим, ләкин мантыйкка бу бик сыеп бетми. Алгарак китеп, Калмыкия территориясендәге ике полосалы юлда интеккәнебезне языйм әле. Шул ук ремонт. Вакытлыча, ягъни сары төстәге разметка, йә бер якка, йә икенче якка хәрәкәтне бикли торган вакытлыча светофор. Каршы полоса ябык — ремонт шунда булса кирәк. Ләкин махсус юл техникасы күренми, юл да төзек күренә. Әмма светофор сигналына буйсынып, туктап торабыз. Шактый гына бөке хасил булган. Күп булмаса да, ун-егерме минут көткәнбез. Кузгалып киткәч, карасак, юлда ремонт инде әллә кайчан беткән. Ләкин юл хезмәте эшен бетергәннән соң вакытлыча светофорны алып куярга «оныткан».
Юлдашлар тизлек ярата торган әфәнделәр икән, артка калмас өчен хәләл җефетем дә 140-150 км тизлекне сытарга мәҗбүр иде. Быел машинада Төркиягә барып кайтканнар кайсы тирәләрдә камералар, кайда ЮХИДИ постлары очраганны аңлаткан иде инде — Волгоградка кадәр алар юк диярлек.
Беренче көнне Ульян, Самар, Сарытау өлкәләрен узып, Волгоградка җиттек. Кунача табып, берничә сәгать ял итеп уйларга ниятләсәк тә, юл буе кунакханәләрендә урын юк иде. Аның каруы, алар тирәсендә машиналар чакрымнарга сузылган иде бугай. Урын табарга гаҗиз булып, күпләр төнне машинада ук үткәрә. Шәһәргә кереп, вакытны тикмәгә уздырасы килми иде, алдан урын алмагач, әле бит анда да урнашып булмаска мөмкин. Ниһаять, төнге бердә Волгоградны узып, бер хостелда урын таптык. Хостел, әлбәттә, люкс дигән фикердә тормыйбыз. Шулай да бу хостелларның да иң гадие иде. Типик дальнобойщиклар куначасы. Артык та түгел, ким дә түгел. Монда ике ятаклы, икегә бер ярымлы бүлмә өчен 1200 сум түләдек. Ләкин күңел бу бүлмәгә шундый разый иде, без шулкадәр канәгатьлек белән аякларыбызны сузып яттык. Мизгел эчендә изрәп тә киттек.
Иртәгесен 6 тулмастан, тагын юлга кузгалдык.
Волгоград өлкәсе, Калмыкия республикасы, аның башкаласы. Элиста, Ставрополь өлкәсе, Кабарда-Балкар республикасы җирләрен машина тәрәзәсеннән хозурланып карап бардык. Татарстандагы туган-тумачалар белән СМСлар аркылы хәбәрләшәбез: анда сап-салкын. Ә монда җылы, көньяк һавасы бит. Тиздән субтропиклар башланачак әле! Русия төбәкләре алай бик шыксыз күренми, вак-төяк мал көтүләре күренгәли. Тик хуҗасызлыкка игътибар итми мөмкин түгел. Бигрәк тә Горбачевны биргән Ставрополь крае ничектер безнең республика белән чагыштырганда, хәерчерәк булып күренде. Ләкин сайлау алды агитациясе һәр төбәктә чәчәк аткан! Фәкать курорт җирләрендә ул бераз тыйнаграк кебек тоелды миңа.
Кабарда төбәге мөселманнар өчен бигрәк тә хуш килерлек. Мондагы юлларда үзеңне Татарстанның берәр районындагы кебек тоясың. Ул хәләл кафелар тезелеп киткән, ул мәчетләргә юл күрсәткечләре, мөселманча киенгән ханым-туташлар... Хәтта комган кебек четерекле мәсьәләдә бездән дә уздырып җибәргәннәр монда. Әйтсәм инде, юлдашлар белән без заправкаларга да, бәдрәфләргә дә фәкать Лукойлга гына туктадык. Тәҗрибәле шоферлар мондагы сервисны югары бәяли чөнки. Ә Кабардада аның бәдрәфенә хәтта комганнар куйганнар.
Без инде Кавказга җиттек. Юл күрсәткечләрендә — гасыр башында хәбәр тасмаларыннан төшмәгән атамалар: әнә Беслан, әнә Грозныйга фәлән чакрым... Һәм, ниҺаять, Төньяк Осетия-Алания республикасы. Менә Владикавказга да җиттек. Русия-Грузия чиге монда. Чикне кичү, Гөрҗистан буйлап сәяхәт — аннары гына әле. Ләкин болары инде башка язмада...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев