Логотип Идель
Блоглар

Мәдәни “супермаркет”тан мәдәни “гипермаркет”ны ничек ясарга?

Хәзерге заманда китапханә яисә музейны супермаркет белән чагыштырырга була торгандыр. Супермаркетка кеше ни өчен кирә? Бер җирдә комфорт белән үзенең җисми ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен.

Хәзерге заманда китапханә яисә музейны супермаркет белән чагыштырырга була торгандыр. Супермаркетка кеше ни өчен кирә? Бер җирдә комфорт белән үзенең җисми ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен.

Ягъни ипи-сөт, шырпы,чупа-чупс, памперс һәм йомшак башмак артыннан төрле-төрле кибетләргә кереп, һәркайсында чиратта вакыт үткәрмәс өчен, супермаркет бик уңайлы. Китапханә-музейларда исә рухи хаҗәтләр канәгатьләндерелә, әмма “барысы берьюлы һәм бер урында” принцибы шулай ук саклана.

Мәдәният учагы белән кибетнең тагын бер уртаклыгы бар: алар һәммәсе “идеаль кулланучы” тәрбияләү белән мәшгуль. Идеаль кулланучы ул – акчасын күбрәк калдыручы сатып алучы. Тәрбияләүдә кем ничек алдыра инде: төрле акцияләр, бонуслар, ташламалар, реклама белән җәлеп итәргә тырышалар клиентны. Маркетинг алымнары кайчагында бушлай дегустацияләр, бүләкләр өләшүне дә кире какмый. Яхшымы бу, начармы? Әлбәттә, яхшы. Чөнки хәрәкәттә – бәрәкәт, дөнья белән бергә атлаганнар гына заман арбасыннан коелып калмый. Шуңа күрә мин бүген тузан кунган экспонатлы музейларны, көненә ике-өч укучыга формуляр язып, кыштыр-кыштыр атлап якындагы киштәдән китап алып бирүче “классик” китапханәче образын инде күз алдыма да китерә алмыйм. Хәзерге заман мәдәният хезмәткәре ул – китапханәче дә, музейчы да, артист та, оештыручы да, оста менеджер да, тагын әллә кем дә.
Мәдәният учаклары бүген халык белән эш алып баруның әллә нинди яңа төрләрен белә, актив куллана. Республиканың иң зур китапханәсе мисалында “идеаль кулланучы” тәрбияләү алымнарын күзәтеп алыйк әле.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә атна саен диярлек берничә мәдәни чара үткәрелеп тора. Язучылар белән очрашу, китап тәкъдим итү кичәләре – гадәти хәл. Мәсәлән, шушы арада гына Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 7 томлык «Әсәрләр»е басмасын тәкъдим итү кичәсе булды. Хәзерге заманда китапханәләрдәге очрашулар – язучыны уку залы түренә чыгарып бастырып, китапханәченең кәгазь битеннән ниндидер био-библиографик мәгълүмат укуы гына түгел ул! Китапханә проектлары өчен профессиональ сценаристлар, конферансьелар, җырчы-музыкантлар, актёрлар, журналистлар һәм фотографлар... тагын-тагын әллә кемнәр җәлеп ителә. «Әсәрләр» басмасын тәкъдим итүдә дә, тамашачылардан тыш, нәшрият вәкилләре, әдипләр, галимнәр, Тинчурин, Кариев, Камал театрлары вәкилләре һ.б. катнашты. Рабит Батулла, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов, Тәлгат Галиуллин, Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин, Луара Шакирҗанова, Артём Пискунов, Алсу Фәйзуллина, Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева һәм Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр, композитор, баянчы Геннадий Максимов, Казан театр училищесы студентлары чыгышлары белән чиратлашып баргач, кичә, әлбәттә, бик тансык һәм кызыклы рухи ризык иде. Гадәттәгечә, һәр шундый очрашуда язучының иҗади хәзинәсе белән тулысынча таныштырырлык китап күргәзмәсе, котлаулар, концерт номерлары – заманча кичәләр катлаулы программа, җитди әзерлек белән үтә. 

Китап укучыны язучы белән “кавыштыру” – китапханәнең табигый вазыйфасы булса, артистлар иҗат кичәсен уку залларында оештыру – әле яңарак эш ысулы булып тоела. Җырчы, Татарстанның халык артисты Айгөл Бариеваның иҗат кичәсе – моңа бер мисал. Монда артист, җырлап кына калмыйча, үзе өчен яңа амплуада, мәсәлән, шигырь сөйләүдә ачылды, укучы (тамашачы?) белән аралашты. Билгеле, очрашуга тагын да зуррак ямь кертү өчен аның иҗатташ дуслары да катнашты.

Китапханәләр бүген – мәдәният сарае, уку-укыту, балаларны тәрбияләү үзәге дә. Шул ук Милли китапханәдә, чит телдәге әдәбият бүлегендә, инглиз телен сөючеләр очрашып, инглизчә гәп кора. Үзара гына түгел – берәр инглиз телле кунак белән. Тагын монда кечкенә балаларны җыеп, курчак уйната-уйната, алман телен өйрәтәләр. Һанс исемле куян тел өйрәтүдә инде остарып беткән, һәм аның даими яшәү урыны курчак театры түгел – Милли китапханә.

Китапханә чараларын бер телдә генә уздырып, кулланучысын биздереп бетерү юлыннан китмәгән Милли китапханә җитәкчелеге. Бирегә төрле аудитория йөрсен өчен, ике дәүләт телен дә тигез күрергә кирәк. Бүген кич урыстелле аудитория өчен, мәсәлән, “Ушкова йортында музыкаль кичәләр” циклының чираттагы утырышы булачак. Утырыш кысаларында «Как соловей о розе» җыр һәм романслар, поэзия кичәсе үткәрелә. Танылган башкаручы Юлия Җиһаншина катнашындагы мондый кичәләргә тамашачы зур сәхнәле залларга түгел, нәкъ менә музей-китапханәләргә йөрергә күнеккән!

Тагын берничә көннән, 2 апрельдә Милли китапханәнең сәнгать бүлегендә дөнья сәнгате тарихы буенча лекцияләр курсыннан беренче лекция укылачак. Борынгы Мисыр сәнгате турындагы лекцияне Казан дәүләт мәдәният институты доценты Диана Фәйзуллина укый, дип хәбәр итә китапханә сайты.

Әйе, китапханәләр күптән инде китап алу-тапшыру, уку урыны гына булудан туктады, алар да кулланучының күңелен төрлечә күрергә, бүтән мәдәният учаклары шикелле үк, акча эшләргә тиеш, дигән максат куя дәүләт. Ләкин шөкер итик, әлегә мәдәният учакларының төп максаты барыбер акча эшләү түгел. Шулай да мәдәни “супермаркет”лардан мәдәни “гипермаркет”лар ясау тенденциясе инде сизелә. Әйтик, Милли китапханәне элекке Милли-мәдәни үзәк бинасына күчергәч, аны шундый ук милли-мәдәни үзәк булыр, дип, республика һәм шәһәр җитәкчелеге зур өметләр баглый. Гипермаркетта бит, бер кергән-кергән, ипи-чупа-чупс һәм башмактан тыш, телевизор һәм велосипедка кадәр алырга, хәтта ял итеп һәм тамак туйдырып чыгарга да була. Анысы шулай, шулаен. Тик безнең ише гади кулланучының акылы барыбер бөтен нәрсәгә төшенеп бетә алмый шул. Әйтик, милли һәм мәдәни “гипермаркет” бинасында музей артык булыр идемени? Әллә элекке музей урынына яңасы, тагын да кәттәрәге ачылырмы? Төгәл әйткән кеше юк. Хәер, тора-бара беленер әле, яшәп карыйк.

Фото: kitaphane.tatarstan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев