Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    МЕРГАСОВ ЙОРТЫНЫҢ ТӨП «ХӘЗИНӘСЕ» – АНЫҢ АЯНЫЧЛЫ ТАРИХЫ

    Ике ел элек консервацияләүгә дучар булган яшел төстәге Мергасов йорты – Казан архитектурасының сәер бер мисалы. Бер яктан, артык матур да түгел, җимерек. Икенче яктан – аның тарихы, бүгенге халәте күпләрнең игътибарын хәзер дә җәлеп итә.

    Рәдиф Кашапов белән Казанның Иске Татар бистәсенә кызыклы экскурсия безнең ютуб каналда:

    «МӘСКӘҮДӘН КАЙТКАН»

    Конструктивизм агымын башкалага 1927 елда бер төркем яшь архитекторлар Мәскәүдән «ияртеп кайта». Яшь архитекторлар ассоциациясе әгъзалары эзләнүләрендә берничә момент бергә кушыла: совет хакимлегенең беренче елларындагы хәерчелек; яңа формалар эзләү; башкалада барган зур үзгәрешләргә игътибар һәм «Коммуналь тормыш» төшенчәсенең барлыкка килүе.

    ЯҢАЛЫККА ТӘРӘЗӘ

    Казанда массакүләм торак төзелеше егерменче елларның икенче яртысында гына башланган. Күбесе конструктивизм стиле тәэсирендә төзелгән. Мергасов йорты, Кече Мәскәү урамындагы эшчеләр өчен тулай торак, 3 нче мунча бинасы (Зур Кызыл урамы, 34), Тукай урамындагы һөнәри мәктәп (114 нче йорт), Киров исемендәге Мәдәният йорты (сүтелгән) һ.б. шундыйлардан. Аларны гади күз белән дә танырга мөмкин: катлаулы булмаган формалар, декоратив элементлар булмау, гади итеп штукатурланган диварлар һәм киң тәрәзәләр – күп очракларда соңгылары, озын тасма сыман бөтен бина буйлап сузыла һәм йорт шул тәрәзәләргә нигезләнеп төзелгән дигән образ туа. Шуны искәртергә кирәк, архитекторлар фикеренчә, конструктивизм – мигъмарият стиле түгел, ә төзү методы, аңы. Тышкы формаларын гына кабатлап, конструктивистик бина ясап булмый.

    Реклама

    КЛАССИК АВАНГАРДЛЫК

    Дзержинский белән Кави Нәҗми урамнары киселешендә урнашкан (18/19) Мергасов йорты – конструктивизм агымының ачык бер үрнәге. Бер яктан ул бик классик: симметриясе, үзәк элементларның тиңдәшлеге, зур баскычы бар. Икенче яктан – бизәлешенең лаконизмы, киңәйтелгән почмак балконнары – авангард архитектурасы билгеләре дә. Бу, беръяктан, яңалык, икенче яктан – Казанга инде төзелгән биналарга карата хөрмәт.

    ИҖАДИ КОММУНАЛКА

    1928 ел – совет шәһәрләренең кискен торак кризисы кичергән чоры да. Мергасов йорты камил түгел: проект буенча монда канализация һәм җылыту системасы каралмаган, соңрак төзүчеләр бина стенасын тишәргә мәҗбүр була. Эш беткәч, ни күрсеннәр: диварда ярык барлыкка килә. Фатирларга күченгән кешеләр мондагы шыксызлыкка, су, җылылык өчен бәяләргә зарланырга тотынган. Бу йортның төп «хәзинәсе» – аның аянычлы тарихы. Мергасов йортында Виктор Тимофеев, Надир Әлмиев (опера җырчысы Госман Әлмиевнең улы) кебек рәссамнар да яшәгән, шуңа ул җитмешенче-туксанынчы елларда иҗади «коммуналка»га әверелгән.

    АРХИТЕКТОРЫ КЕМ?

    Шунысы кызык: капитан Николай Мергасовка бу йортның катнашы юк. Чын Мергасов йорты башка урында урнашкан. Мергасов тыкрыгыннан алынган исем ул. Ә менә архитекторы кем дигәндә, төрле фаразлар бар. Бер фараз буенча бинаның авторы – Дмитрий Федоров, ул шулай ук Мергасовныкына охшаган «Чекист йорты» проектын булдырган кеше. Икенче версия – бинаны Петр Сперанский төзегән, ул Казанда әлегәчә гамәлдә булган «Трудовые Резервы» һәм «Динамо» стадионнары авторы. Әмма Сперанскийның төп эше театрда барган: ул Казан Зур драма (хәзерге Качалов), Опера һәм балет, Камал театрларының баш рәссамы булып эшләгән. Аның декорацияләрендә Фәрит Яруллинның «Шүрәле», Әнвәр Бакировның «Алтын тарак» балетлары, Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсы уйналган.

    КАЙЧАН ЯҢАРТЫЛЫР?

    Мергасов йорты хәзер биек коймалар белән әйләндереп алынса да, тиз генә яңартылмас кебек – бу бинада торучыларларның барысы да әле рәсми рәвештә күчеп бетмәгән. Җимерелеп бара торган конструктивизм һәйкәлләрне торгызу – җиңел эш түгел, әмма булдырырлык: Мәскәүдә төзекләндерү эшләреннән соң матурайган Наркомфин йорты – шуның бер ачык мисалы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!