Логотип Идель
Блоглар

Миңа кызык! Күңелсез вакытта уку өчен 5 китап

Сезгә киләчәктә уку өчен шәп исемлек төзедек.

Анатолий Ухандеев.
Китап кибете хуҗасы, язучы,
39 яшь.

Яшьләр өчен яшь немец язучысы Кирстен Фуксның «Свора девчонок» романы кызыклы булыр дип уйлыйм. Ул бүген бик популяр. Анда яшьлек чорының иң мөһим проблемалары күтәрелә: дуслык, үзеңнең төркемдәге ролең, ирек мәсьәләләре... Германиядә бу китапны инде рәттән 4 тапкыр нәшер иткәннәр.

Кирстен Фукс «Свора девчонок», 16+ Әти-әнисе 15 яшьлек Шарлоттаны җәйге лагерьга ялга җибәрә. Ә анда ниндидер сәер хәлләр башлана һәм кызлар качарга карар кыла. Җәйге маҗаралар һәм кызыклы хәлләргә бай әсәр.

Гүзәл Гарипова.
Рәссам, иллюстратор.
34 яшь.

Кечкенә вакыттан ни өчендер балалар фольклоры шигырьләре истә калган. Григорий Остерның китапларын уку да күңелле. Гиваргизовның әсәрләре бик ошый. Мәсәлән, «Непослушный Пират” китабын тәкъдим итәр идем. Бәлки алар артык көлдерә торган да түгелдер. Күбрәк юмор хисе булганнарга туры килә дип уйлыйм. 

Артур Гиваргизов, «Непослушный пират», 2009. Балалар әдәбияты. 0+
Миша гап-гади пират. Аның күзендә повязка, кулында кәкре кылыч, җилкәсендә попугай, аркасында мәктәп букчасы. Мәктәптә уку белән беррәттән пират та булуның ничек авыр икәнлеген ул үзе генә белә. Җитмәсә, ул яшәгән Мәскәүдә диңгез дә юк.
Автор гади генә әйберне дә бик көлкеле һәм мавыктыргыч итеп сурәтли. Бу китап балалар өчен язылса да, өлкәннәргә дә ошый. 

Нияз Мөбәрәкҗан.
Музыкант, шагыйрь, «Taraf» төркеме катнашучысы.
28 яшь.

Кызык китаплар укымаганга инде! Хәтергә “Хуҗа Насретдин” хикәяләре килә. Әйдә шул булсын! Ул тормыштагы төрле вакыйгаларның  мәзәк ягы һәм шуларга юлыккач туа торган тапкырлык турында. Ул татарларны гына түгел, төрки халыкларны да тасвирлый, дип әйтергә була.

Нәкый Исәнбәт, «Хуҗа Насретдин», 1939. 12+.
Мөселман Көнчыгышының күренекле фольклор каһарманы, кыска юмористик әкиятләр персонажы. Хуҗа Насретдин әкиятләре төрки, гарәп, фарсы, рус һәм хәтта кытай әдәбиятларында киң таралган. Кавказ арты һәм Балкан халыклары фольклорларында да аның турында кыйссалар бар. Хуҗа Насретдин турындагы мәзәк хикәятләрне җыеп Нәкый Исәнбәт әсәр яза. 2015 елда “Хуҗа Насретдин” комедиясе Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела.

Миләүшә Гафурова.
Шагыйрь, рәссам.
23 яшь.

Иң кызык әсәр түгелдер инде ул, әмма укыганда кычкырып көлгәне — Мария Паррның «Вафля йөрәк» китабы. Әлеге балалар өчен язылган маҗаралы әсәр дуслык турында. Бик тә төрле ике кешенең бер-берсенең сәерлеген кабул итәргә, хөрмәт итәргә өйрәнүе турында. Бу китапны тирән төшенкелек чорында укыдым (тыңладым). Ул вакытта мин таянычны югалткан идем. Бу китап миңа дәва булды.

Мария Парр, “Вафельное сердце”  2005. Балалар әдәбияты, маҗаралар. 6+.
Тугыз яшьлек Трилл һәм аның сыйныфташы Лена турында. Хикяләү бераз тыйнак Трилл тарафыннан алып барыла. Аның дусты Лена төрле әйберләр уйлап табарга һәм төрле маҗаралар эзләргә ярата. Сыныфташларның дуслыгы аларны кайчакта көлке, кайчакта куркыныч ситуацияләргә куя. Китап җиңел итеп, көлке тел белән язылган.

Зөләйха Камалова.
Җыр сүзләре авторы.
29 яшь

Бәләкәй чакта көлә көлә укыганнардан "Чебурашка" бик шәп. Ә соңгыларыннан Терри Пратчетның "Сай дөнья" циклыннан "Ведьмы за границей" әсәрен тәкъдим итәм. Пратчет, гомумән, искиткеч фэнтезилар яза. Ләкин убырлы карчыклары турындагысы бөтенләй көлеп үләрлек. Язучы эзоп телен оста куллана һәм җәмгыятьтә булган проблемалардан көлә.

Терри Пратчет, "Ведьмы за границей", 16+.
Романда карт убырлы карчыгы үләр алдыннан үзенең туганын убырлыкка өйрәтүне васыять итеп калдыра. Башка карчыклар әлеге васыятьне тиешенчә үтәргә һәм төрле сынаулар аша узарга тиеш була. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев