Логотип Идель
Блоглар

Минем эчтә - күбәләкләр түгел

Шигырь - терапия ул. Җирән кызлы вакытымда шулай икәнен белми идем әле, ул җирән кыз мине гомумән борчымыйдыр иде, тик үзем дә сизмәстән уңышлы гына "терапия" үттем: бу шигырьне яздым - шуннан бирле җирән чәчле кыз турында уйлаганым булмады.

Унбиш яшьтә башланды ул хәлләр. Минем эчтә җирән, көдрә чәчле, яшел күзле, гел туңа торган, үтәкүренмәле тиреле, озын буйлы, зәгыйфь кенә, чибәр дип әйтеп булмаслык бер кыз яши иде. Ул бөтенләй борчу белмәде, инеш буйлап, урман сукмагы буйлап яланаяк йөрер өчен бар эшен калдырырга әзер, үзе белгән һәм белмәгән һәммә кешене ярата, әмма берсе белән дә сөйләшергә теләми иде. Бу – мин үзем белгән миннән кала. Ә үзем белгәне – динамит йоткан бер кыз иде: бөтенесе белән аралашасы, бөтен эштә катнашасы, көннәр буе тормыш буйлап мәтәлчек атасы, чыр-чу, әвәрә киләсе... Менә мондыйрак идек без. 

Минем күзләр аша кояш карый, 

Нурлар белән чәчләремне тарый,

Елмаюым белән елмая.

Һәр кесәмдә йөртә өч кашкарый,

Яманлыктан шулкадәр тиз арый:

Айлап түгел, көнләп картая.

Кеше күрмәгәнне шундук күрә,

Йөг(е)реп килеп, миңа сөйләп бирә,

Алар күргәннәргә күз йома.

Шуңа күңелемнең чәче җирән –

Төсе кояш белән бергә кергән –

Ефәк булып ята муйныма...

... 

Шигырь – терапия ул. Җирән кызлы вакытымда шулай икәнен белми идем әле, ул җирән кыз мине гомумән борчымыйдыр иде, тик үзем дә сизмәстән уңышлы гына “терапия” үттем: бу шигырьне яздым – шуннан бирле җирән чәчле кыз турында уйлаганым булмады.

Узган көзгә кадәр. Ә узган көздә мин янә ялгызым гына түгеллегемне абайлап алдым. Без хәтта икәү дә түгел идек. Без күп идек.

...

Психологиядә аларны субличность – subpersonality диләр, мин субшәхесләр диярмен. Эчтән генә диалог корып йөри белсәгез, мөгаен, сезнең ул субшәхесләрнең үзара сөйләшүен дә ишеткәнегез бардыр. “Дөрес эшләмәгәнмен бит мин. Аңа шылтыратып гафу үтенергә кирәк”. – “Соңрак шылтыратырмын әле. Йә иртәгә. Хәзер булмый”, – дигән кебегрәк.

Тагын шул: һәр кешедә була торган өч субшәхес билгеле. БАЛА яшәгәнгә мин кагыйдәләргә тиз яраклашам, дөньяга үземне төрлечә күрсәтә, юләрләнә, сәбәпсезгә шатлана алам. Һәм БАЛА яшәгәнгә минем үземә, башкаларга, тормышка бәйле җимерүгә юнәлгән карарларым да туа тора (ел саен чәчне кисеп атасы килү – шушыннандыр, кирелек – шушыннандыр). АТА-АНА кагыйдәләрне үтәү өчен, дөньядагы бар нәрсәне көйләү, контрольдә тоту өчен җавап бирә. Һәммәсен кайгырта. Һәм нәкъ менә ата-ана үзебезне һәм башкаларны тәнкыйтьли (менә кайсы хәерсезе икән ул!). Ә ЗУР КЕШЕ БАЛАның һәм АТА-АНАның мәнфәгать-теләкләрен исәпкә алып, карар кабул итә. (Ә миндәге властьны дөм БАЛА тартып алган дигән шигем бар.)

Субшәхесләр мәсьәләсен хәл итү өчен аларның һәркайсын аерым персонаж итеп күрергә кирәк: нинди ул, кайчан пәйда булган, нәрсәләрне ярата һ.б. Персонажлар белән танышкач – аларны бербөтен МИНгә әверелдерү эшен башларга. Үз шәхесеңнең төрлелеген һәм шул ук вакытта бөтенлеген тәэмин итү өчен бу.

Ә субшәхесләр үзләре ниндидер вакыйга яки вазгыятькә җавап рәвешендә барлыкка килә икән. Мәсәлән, минем дустым медицина көллиятендә укый. Аның әнисе дә, апалары да табиб: “Мине башка юнәлештә укырга җибәрерләр дип уйлыйсыңмы?” – дигән иде мәктәпне тәмамлап маташканда. Хәзер Ул икенче курста, һәм Анда чын табиб уянды. Мин һәрчак биюче дип белгән Анда – табиб уянды. Хәзер Андагы Табиб белән Биюче кичләрен репетициягә бару йә өй эшләрен хәзерләү өчен сугышалар.

Субшәхесләр кемдә дә шулай еш тарткалаша, чөнки һәркайсына үз мәнфәгатен кайгыртырга кирәк. Минемчә, бердәнбер кыенлыгы шунда. Ә болай, аларның булуы – шәп әйбер, аларның күп булуы – дөм шәп әйбер, чөнки шулар хисабына син дә төрле һәм үзең өчен кызыклы.

...

Хәзер күңел тыныч, моның аномалия түгеллеге ачыкланды. Һәм тагын: үзеңдәге персонажлар белән танышырга кирәк дигән киңәш тә бик ошады миңа. Үз эчеңдә казынырга яратасың икән, файдасын күрерлек итеп казынырга кирәк, Миләүшә туташлары. Тик мин сезне ул персонажлар белән таныштырып тормам, миндәге АТА-АНА рөхсәт итми. Аларны бербөтенгә дә җыярга уйламыйм – яшәсеннәр шунда бергәләшеп-гөрләшеп.

Минем хәзер җирән чәчле кызны гына табасым килә, ул бармы икән, ул кайда икән хәзер?

П.с. Язып бетергәч кенә Билли Миллиган исемә төште (һәм күңел тынычланып бетәргә өлгермичәрәк калды бугай). Әлеге язманы тулаем аның рухына багышларга кирәк булгандыр инде. Урыннарың оҗмахта булсын, Билли.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: поэзия Шигырь Минем эчтә күбәләкләр түгел Миләүшә Гафурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев