Логотип Идель
Блоглар

МИНЕМ КЕБЕК АЛДАНМАГЫЗ!

Сез бәлки баллы теллеләргә алданып, минем кебек югалып кала торганнардан түгелдер. Әмма игътибарлы була торып та, уйламаганда буш кесә белән каласың икән шул... Бу хәл бер-ике көн элек кенә булды. Мин аның турында махсус өченче көнне язарга, нәтиҗәне җиткерергә теләдем. Ләкин сез ул нәтиҗәне үзегез ясарсыз. Ә мин сөйли торам.

Сез баллы теллеләргә алданып, минем кебек югалып кала торганнардан түгелдер. Әмма игътибарлы була торып та, уйламаганда буш кесә белән каласың икән шул...

Бу хәл бер-ике көн элек кенә булды. Мин аның турында махсус өченче көнне язарга, нәтиҗәне җиткерергә теләдем. Ләкин сез ул нәтиҗәне үзегез ясарсыз. Ә мин сөйли торам.

ШОКОЛАДСЫЗ КАЛДЫМ

Беренче очрак. Сәгать иртәнге сигезләрдә авырдан гына уянып, тулай торактан чыгып киттем. Автобус тукталышы каршында урнашкан кибеттән баллы нәрсә ала торган гадәтем бар, бу юлы да искәрмә ясамадым – бик нык шоколад ашыйсым килде. Мин яраткан шоколадымны тапканчы, ярты сәгать узып та киткән. Ә ашыгырга кирәк...

Киштәләрне узганда күзем сарыга зур кызыл төс белән язылган «Акция!» - дигән сүзне күреп тукталдым. Өстәвенә минем шоколадыма да бүген 50 сумга ташлама ясыйлар икән бит! Билгеле, тиз генә аны эләктердем дә, кассага йөгердем. Чират. Минем алдагы әби бик сайлана, төпченә сөт ала иде. Икенче кассага бастым. Мөлаем гына кыз миңа шоколадны сузды:

-  Сездән 89 сум.

Мин, абайламыйча, акча янчыгына «чумдым». Бары тик акча сузганда гына аның акциягә сатылганы исемә төште:

- Сарыга кызыл белән акция дип язылган. Ул кем өчен? -  дидем.

Ул кыз, дөрес аңласам, кибеткә бүген генә эшкә кергән иде – кайбер әйберләрне белеп тә бетерми. Янәшәсендә өйрәтеп торган яшь егет минем инде эри башлаган шоколадымны алып, икенче кассага китте. Акция июль ахырына кадәр дәвам ителә дип язылган кәгазьне күргәч, ул да минем авызны каплый алмады.

Шуннан арлы-бирле йөренә торгач, өченче кассага килдек. Бары тик шунда гына шоколадны йөз тапкыр тикшереп, миңа акчаны кире кайтарды егет. Ә мин ул мизгелдә яраткан шоколадымнан колак какканымны сизми калдым.

- Ә шоколадны нигә бирмисез? - дигән соравыма егет җавапны коры тотты:

- Башкасын сайлагыз, дөрес язмаганбыз, - дип акланды.

Шулай итеп мин ул көнне шоколадсыз, ә өстәвенә соңга калдым.

Икенче очрак. Автобуска кереп утыргач, мин һаман да шоколадымны уйлап ямансуладым. Әби «күзең төшкән әйберне алып аша», - дияргә ярата. Ләкин монда сүз акциягә күз төшү турында бармый бит. Уйларымны кондуктор бүлеп, юлга акча сорады. 100 сум бирдем. Ә ул миңа егерме сум тоттырды да, китте. Ярый әле туктатып кала алдым, автобусның икенче башына барып җиткәч кенә, миңа таба борылды – наушнигын салды. Лирик чигенеш: җәмәгать транспортларында наушник киеп эшләгән кондукторларны өнәмим. Бигрәк тә телефоннан сөйләшеп эшләүчеләр ешайды хәзер. Минем кебек 100 сум биреп, акча югалтучылар да юк түгел.

Өченче очрак. Ә бу алдануны мин тәҗрибә буларак кабул иттем. Иптәш кызым белән паркта күрешергә сөйләштек, фотога да төшәрбез дип килештек. Ә ул паркта фотографлар магнит та ясап бирәләр. Төшерергә күндерә торгач, ахыр чиктә без дә берничә фото ясадык. Ләкин магнитны, кыйбатсынып, кире кактык. Ә бизнес дигәнең кызык бит ул: бер яктан килеп чыкмаса, икенче яктан каерып карыйлар. «Фотогызны электрон почтагызга җибәрәбез», - дигәч, мин черновик битенә адресымны яздым. Иптәш кыз борчылып: «Аларның номерын алып калыйк әле», - дип әйтеп карады, ә мин акчасын да түләп куйдым. Андый җирдә шикләнү хисе тумый миндә, өстәвенә «көн дәвамында берничә яхшы сыйфатлы фотоны җибәрәчәкләр» бит. Мин ул көнне электрон почтадан чыкмадым да. Ләкин бернинди фото да килмәде.

Икенче көнне дә хәбәр булмады. Дус кыз белән киңәшләшеп, паркка барырга һәм үземчә хәл итәргә булдым мин моны. Ул ноктада фотографларның башка составы эшли иде, шуңа алар мине йөздән танымадылар. Килдем һәм ситуацияне аңлаттым. Фотограф кыз бик тырышып нидер эзләде дә, «Кичә интернет булмады», - дип гафу үтенде. «Бүген яки иртәгә фотолар сезнеке булачак», - дип сүз бирде. Ләкин мин икенче тапкыр инде үтеп китә алмадым, визиткаларын алдым. Хәзер инде тагын ике көн почтадан күз дә алмый көтәсе генә калды.

Сезгә нәтиҗәне язам дип сүз биргән идем. Ләкин почта ящигым – буш, бернинди фото да килмәгән. Мин түләнгән акча өчен дә борчылмыйм, әмма җаваплылык дигән нәрсә һәр эштә булырга тиеш дип саныйм. Миннән дә бигрәк дус кызым борчыла, сәгать саен хәбәр көтә. Димәк, аның алдында мин дә җаваплы бит инде?!

Әбиемнең еш әйтә торган тагын бер сүзе бар: «Чыгасы акча, барыбер чыга ул», - ди. Мин үземне шулай гына тынычландырам инде. Ә фотолар белән социаль челтәремдә, һичшиксез, бүлешәчәкмен!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев