Логотип Идель
Блоглар

Мәхәббәтнең күзе

Мәхәббәт. Аның турында күпме генә язсаң да, очына чыга алмыйсың. Аның хакында кемнән сораштырсаң да, соравыңа һәрберсе үзенчә җавап бирәчәк. Берәү аны бер җенеснең башканы якын итүе дип билгеләячәк, кемдер икенче кешегә үзеңне корбан итү дип атаячак, өченчесе көне-төне башка берәү турында уйлау дип билдерәчәк.

Мәхәббәт. Аның турында күпме генә язсаң да, очына чыга алмыйсың. Аның хакында кемнән сораштырсаң да, соравыңа һәрберсе үзенчә җавап бирәчәк. Берәү аны бер җенеснең башканы якын итүе дип билгеләячәк, кемдер икенче кешегә үзеңне корбан итү дип атаячак, өченчесе көне-төне башка берәү турында уйлау дип билдерәчәк.
Мәхәббәтне соклану, тиң күрү, сексуаль омтылыш һәм башка бик күп төшенчәләр белән атаучылар бар. Хаста хәленә килгәнче яратучыга сөю үтми торган чиргә тиң күренәчәк. Кемдер аны кешене югарылыкка, зур эшләргә әйдәгән көч дип белдерәчәк. Сөюне бер сүз белән генә атый алган кеше чын яратуны белми, әлеге хисләр белән генә чикләнә һәм ярату сүзен икенче бер тойгы атамасына алмаштыра. Мәхәббәтне аңлатуның бөтен авырлыгы шунда да: ул хисләр комплексыннан тора, һәм теге яки бу гашыйкта әлеге учмага кергән хисләрнең кайсыдыр ныграк өстенлек итә. Ярату тойгысында, гамәлләрендә кайсы якларга урын зур бирелгәнлеккә карап, мәхәббәтне төрләргә бүләләр дә.

Мәхәббәт тойгысы кичердем дип уйлаган кеше еш кына ялгыша, йә ул вакытлы бер гашыйклык, үтеп китүчән соклану, хисләргә бирелеп алу була. Үтми торган чын ярату булган кебек, әлбәттә, бөтенләйгә онытыла торганнары да бар. Шул ук вакытта, чын ярату күңелеңне мәңгегә ташласын өчен, гашыйк иткән кешеңнең сиңа никадәр авырлыклар китерүе, күңелеңне тәмам кайтаруы кирәктер. Ә бит күп кенә хатын-кызлар үзенә зур кайгы-хәсрәтләр китергәнне дә оныта алмый. Монда характер үзенчәлеге дә, сөеклеңне алмаштырырлык икенче берәүнең табылмавы да, үз-үзеңне төрлечә алдаулар да, башка бер сәбәпләр дә зур роль уйный торгандыр.
Әле бит шунысы да бар: онытылып беткән кебек ярату хисе дә, кайчандыр аерылышкан кешең белән очраклы гына очрашсаң да, яңадан кабына, хәтта дөрләп үк китәргә мөмкин. Димәк, сөеп аерылган кешең онытылган кебек кенә булган… йә син үзеңне бик авырлык белән оныттыргансың, йә синең яңадан башка кешең булмаган, йә аны онытмавың – яшьлекне онытмауның бер өлеше генә. Яшьлек инде – барыбыз өчен дә гомернең бик кадерле өлеше.

Мәхәббәт турында, күрәсез, бер җөмлә белән генә сөйләп тә, язып та, аңлатып та булмый. Ул – бихисап шартлылыклар, сәбәпләр, теге яки бу проблемаларга төрлечә мөнәсәбәтләр, төрле даирә, төрле заман, төрле психологик халәтләрдә барлыкка килә торган хис. Ул синең бөтен яшәү рәвешеңә, холкыңа, мөнәсәбәтләр даирәңә, эш-гамәлләреңә, уйлау рәвешеңә тирән эз сала.
Кайвакыт сөю тойгысы ничек тиз генә килсә, шулай үтә дә китә, йөрәгеңә авыр яра салмый, андый сөю сине берничек үзгәртми, син яңадан нәкъ үзеңчә, үзең теләгәнчә генә яшәп китәсең. Була шундыйлар, яраткан кешеләре ташлап калдыргач та, вафат булгач та, бергә тудырган дөньяларында яшәүләрен дәвам итәләр, сөйгәннәрен үз яннарында күреп-тоеп, төрле иллюзияләргә биреләләр, хәтта акыл ягыннан зәгыйфьләнәләр.
Сөеклеләре артыннан күзәтүләрен дәвам иткән, аның һәм яңа гаиләсенең тормышын игътибар үзәгеннән чыгармаганнар да юк түгел. Бу да холыкны яман якка үзгәртә, яшәүнең тәмен бетерә. Бергә яшәгәндәге күзәтчелек исә, яратышкан кебек, гаиләләрне дә таркалуга китерә.

Мәхәббәт турында шулай көннәр дәвамында язып, һәр язганыма сөю төрләреннән мисаллар китереп утыра алам. Хәер, берсеннән-берсе гаҗәеп сөю тарихлары китапларымда әледән-әле дөнья күреп тора. Хәтта юлларда очраучылар үз язмышларын хикәяләремә кертеп калдыруларын сорый.

Мәхәббәтнең нинди көчле, кайвакыт хәтта кешене сукырайтучан, миһербансыз да итүчән бер тарих белән сезне дә таныштырып китәргә уйлыйм. Телисез икән, мин үзенчәлекле гыйшыклар турында сөйләвемне алга таба да дәвам итәрмен. Бүген язасы вакыйгам – киләчәктә дөнья күрәчәк әдәби әсәремнең бөтенләй үзгәртелмәгән материалыдыр. Анда вакыйга барган урыннар аталмаган да, геройларның исемнәре генә үзгәртелгән. Ул истәлек мәхәббәтнең кешедәге төрле сыйфатларны ачарга да сәләтле хис икәнлеген күрсәтсен.
Габделсамат хатыны Бибигайшәгә бик яратып, йөреп өйләнгән һәм калган гомерен аның белән генә, бергәләп йорт тергезеп, балалар үстереп, аларны кеше итеп уздырыр кебек иде. Алар аның белән колхоз эшләрендә йөргәндә, су буйларында, клубтагы кичәләрдә очраштылар, үбештеләр-кочыштылар, мәңгелек ярату турында вәгъдәләр бирештеләр. Габделсаматка Бибигайшәдән дә чибәррәк, уңганрак, акыллырак, сабыррак башка бер кыз авылды юк кебек тоелып, кыз да Сарыкүздә үзенә аннан да тиңрәк икенче берәү бар дип санамый иде.
Габделсаматның тормышы бөтенләй күзалламаган юлдан китте дә, һичберсе үзе теләгәнчә булмады. Моның сәбәбе тагын да шул аның уйламаганда-нитмәгәндә гашыйк булуда, ай юк, Бибигайшәгә булган хисләрне чын мәхәббәт дип санап ялгышуда иде. Ул моның шулай икәнлеген ындыр вакытында авылның икенче башында ялгызы гына яшәп ятучы Гөлчирәне очратканнан соң аңлады.

Габделсамат күп уйлап, күп сөйләп йөри торган кеше түгел иде. Шунда ук хатынына әйтте дә, Гөлчирәгә сүз катты. Анысы ялгызлыктан туйган иде, Габделсаматның икенче хатыны булып килергә ризалыгын шулай ук уйламыйча бирде дә ташлады.
Өйләнергә теләү бер нәрсә, законлы хатыныңнан котылу икенче икән. Гөлчирәгә өйләнгәнче, әле аны шактый гына Бибигайшәдән аермый йөдәттеләр, судтагылар тегеләй дип суздылар, болай дип аңлаттылар, әле дуслашырсыз, диделәр, әмма Габделсамат сүзендә нык торды.
Инде туганы кебек судья, сезнең бу гашыйкылыгыгыз үгезнең вакытлы котырыгыннан берни белән дә аерылмый, дисә дә, ир Гөлчирә янына йөрүдән туктамады, артында куерган гайбәтләргә төкереп тә бирмәде. Чын аерылу көннәренең сузылуы уң килде: ул арада өен дә икегә бүлеп, ике ишекле, ике морҗалы итте.
Гомере инде майлаган тәгәрмәч кебек тәгәрәр, төннәре сөешүдә үтәр генә дип торганда, Габделсаматны икенче бер хәл телсез калдыргандай булды. Шул елны ул амбар каравылчысы итеп куелган иде, анда растрата чыгып, бар гаепне аның өстенә өйделәр дә җиде елга утыртып та куйдылар.

Ике хатын сөйләшә икән дә, берсе үз ирем белән торам, икенчесе минеке – үги, дип әйтә икән. Монда да шулайрак булды. Беренчесе аерылган ирен һаман да үзенеке санады, яше үги бер зат күрде. Габделсаматтан башка дөнья барудан туктар дип аңлаган Бибигайшә, төрмә юлын таптарга тотынды, ире исән кайтсын, көр торсын дип, посылка арты посылка салды. Ул арада яшь хатын бала алып кайтты, бер кайда эшләмичә, Бибигайшә тапканны гына ашап ятты. Алай да ахырда хастага әверелеп, урынга ятты. Шулай итеп, үзе дә Бибигайшә кулына калды.
Закирны Бибигайшә үз баласыдай үстергән иде, ире кайтышына дип, киемнәрнең дә төрлесен текте, балта остасы күршесеннән әллә никадәр уенчык ясатып алды. Күрсен, баласын кадерләвемә рәхмәтле булыр, кем белә, мине дә яратып китәр, һич югы дошман күрмәс, дип уйлады. Әмма… Ире менә-менә зинданнан чыгам гына дигән көннәрдә Закир, балалар белән күлгә барган җирендә батып, гүр иясе булды, бу хәсрәт авыруын көчәйткән Гөлчирә дә озакламый аның артыннан китеп барды.

Авыл халкы Бибигайшәнең киңкүңеллелегенә, көндәшен дә каравына, кичерүенә аптырады. Моны гаепләп сөйләделәр-сөйләделәр дә ахырда тынычландылар, яратуының чиге юктыр, диештеләр. Әле исән чагында Гөлчирә булып Гөлчирә моны аңлый алмаган, гомеренең соңгы көннәрендә дә, урында килеш, син бу яхшылыкларны Габделсаматны миннән тартып алыр өчен генә эшлисең, дип бызгылап яткан иде.
Гаиләсенә өелеп килгән хәсрәтләрдән соң Габделсамат та кайтып төште. Зиратны узып, авыл урамына кергәндә, олы юлга чыгып баручы күрше Хәмит абзасы очрады. Сәламләшкәннән соң, ничек ни әйтергә белми торды да, карт турыдан ярып салды:
– И бахыр, хатының үлде бит!
Бибигайшәнең посылкаларына рәхмәт хаты да салмагач, үз язганнарына да җавап бирмәгәч, инде анысы да хәбәрләр җибәрүдән туктаган иде. Әллә соң, үлем-җитемнәр хакында әйтеп, Габделсаматны рәнҗетергә теләмәгән микән?
Хәмит карт ир тынсыз калыр, адым да атлый тормас, бу хәбәрем өчен миңа үпкәләр дип алдан бик куркып торган иде. Ул исә, берни булмагандай:
– Кайсысы? – дип сорады.
Аннан Гөлчирәсенең вафат икәнлеген белгәч, Габделсамат тирән итеп уфтанды, көрсенде, аптыраштарак торды. Бераздан мөлдерәмәләнгән күзләреннән ике яшь бөртеге агып төшкән ир:
– Ичмаса, беренчесе генә үлсәче! Ичмаса, беренчесе генә үлсәче! – дип тәкърарлады.
Мәхәббәтнең күзе сукыр, дигәннәре хактыр.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев