Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    «Мона Лиза» - бизнесмен хатыны?

    Сәнгать тарихчысы Мартин Кемп Мона Лизаның барлыкка килүе һәм Леонардо рәсем сәнгатенең фәнни нигезләре һәм аның геологиягә керткән өлеше хакында.

    Леонардо да Винчи –  күренекле Флоренция юристының никахтан тыш туган улы. Ул 1452 елда Флоренция янындагы Винчи шәһәрчегендә дөньяга килә. Леонардо скульптор, рәссам, дизайнер Андреа Вероккьоның өйрәнчеге була. Милан белән Франциянең сарай даирәләре, Ватикан һәм Флоренция республикасы өчен рәссам һәм инженер булып эшли. Активлык төрлелегенә килгәндә, ачык базардагы эшкә караганда аңа сарай даирәсендәге эш күбрәк туры килгән. Шул рәвешле – ул халыкара дәрәҗәдәге йолдызга әверелә.

    Рәссамның мирасы турында мифлар

    Леонардоның һәрбер иҗат өлкәсендәге эшчәнлегенә караган, күп кенә яшь галимнәр тарафыннан эшләнгән искиткеч хезмәтләр, аеруча аның фән һәм инженерия өлкәсендәге эшчәнлеге турында күп мәгълүмат бар. Оригинал кулъязмалар – Миланның Амброзий китапханәсендә сакланучы «Атлантик кодекс» һәм Британия китапханәсендәге «Арунделла кодекс»лары, безгә хәзерге көндә дә бик күпне сөйли алалар. Моннан тыш, Леонардоның соңгы кулъязмаларын тикшерүгә караган күп кенә мәсьәләләрне әле дә чишәргә кирәк. Шуның белән беррәттән, Дэн Браунның «Да Винчи коды» тарафыннан тудырылган шау-шуга бәйле, “Леонардо дип хисләнгән” кешеләр аның рәсем сәнгатендә һәм картиналарында серле кодлар һәм хатлар табарга омтылалар. Алар «Мона Лиза»да яшерелгән хайваннар, килмешәкләр, мистик саннар һәм фарсы юлламалары турында башка сыймаслык теорияләр уйлап чыгаралар. Браун «популяр» һәм «реаль» Леонардо арасында үзенә күрә бер упкын тудыра. Һәм шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Леонардо белән бәйле күп кенә канәгатьсезлекләр дә була: аның шул хәтле күп идеяләре булып та, тормышка ашырылган хезмәтләре бик аз. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: ул дөньяда һәркемгә мәгълүм «Мона Лиза» һәм «Яшерен мәҗлес» картиналарын, һәм шулай ук данлыклы «Витрувиан кешесе» рәсемен иҗат иткән.

    Сокландыргыч «Мона Лиза»

    Реклама

    «Мона Лиза»га кагылышлы хәзерге заман карашларының күбесе дөреслектән ерак торалар. Алар кешеләрнең картинаның чыганагы үзенә бертөрле булу теләген ныгытып торалар. Шуның өчен бу картина турында миф һәм легендалар җитәрлек. Бу чыннан да күренекле сурәт, тик аның барлыкка килүе алай ук үзенчәлеккә ия түгел. Картина аксөяк нәселле Флоренция ханымы – Франческо дель Джокондо, ефәк сатучы, сәүдәгәр һәм эшмәкәр хатынының – портреты буларак ясалган. Соңрак ул Леонардоның оптика, күз күреме, психология, кешеләр арасындагы аралашу, анатомия, геология, су һәм материалларның үзлекләре турында барлык белемнәрен туплаган «универсаль картина»сына әверелә. Ул үзләренең стереотипик картиналарында сөйгәннәренең күзләрен һәм елмаюларын һәрвакыт сизелер-сизелмәс итеп сурәтләгән итальян поэтларыннан өстен чыгарга теләгән. Әлеге картина өстендә ул гомере буе эш алып барган. Бу хезмәтенә ул үзеннән бик күп өлеш керткән, шулай да ул формаларны шул хәтле сизелер-сизелмәс итеп калдыруга ирешә ала. Һәм бу сурәтне караган һәркем үзенең фантазиясен сынап карарга мөмкин. Бу картинаның барлык серләрен белү өчен чыннан да бик зур китап кирәк булыр иде. 

    Чыганак: "Гыйлем"

    Бүген Леонардо да Винчиның туган көне!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы