Логотип Идель
Блоглар

Музыкантларсыз калган электричка

Шушы яңалыкны укыдым да, теге абзыйларсыз калган электрчиканы күз алдыма китердем. Моңсу булып китте.

Электричкада йөрүчеләр яхшы белә инде, билгеле бер тукталышка җиткәч, гитарасын яки гармунын асып ир-атлар керә дә, концерт тамашасын күрсәтәләр. Юк, мыскыллап әйтүем түгел. Казанга электричка белән йөрү сәбәпле, әлеге күренешкә еш кына тап булам.

Гитарада уйный торган егет гадәттә Компрессорный тукталышында утыра һәм Биектау станциясенә кадәр бара. Өстенә кызыл кофта, аягына соры төстә кроссовки кигән егетнең җырын яттан беләм инде. Алдамыйм, матур җырлый. Кайчак “Нигә концертларда катнашмый икән? Электричкада гына җырлап, сәләте әрәм була бит”, - дип уйланам. Эстраданы җыен юк-бар басты дип зарланган халыкка да шушы җырлаучы егетне шикләнмичә тәкъдим итәр идем. Шулай дип уйлап кына бетерәм дә, аның пакет тотып яныма килеп басуына сискәнеп китәм. Вагондагылар аңа тиен акчалар салганда, чын күңеленнән сөенә егет. “Спасибо Вам большое!” - дип, ике-өч мәртәбә яннан узып китә. Ә акча бирмәсәң, үпкәләгән йөз белән карый. Ул вакытта инде үзеңнән дә начар кеше җир йөзендә юк икәнен аңлыйсың.
Ә икенче җырчы – гармунчы. Ул да матур җырлый. Теге егеттән аны җор телле, ачык күңелле һәм сөйкемле сөяге булуы аерып тора. Станциягә тукталган вакытта килеп керә дә, гармунын сузып, башта ят бер көй чыгара. Аннары соң пассажирларга хәерле юллар теләп, җырын суза. Ул вакытта вагонда йоклап кайтучылар уяна, аңа ачулы караш ташлыйлар. Ә кемдер исә бии-җырлый ук башлый һәм шул арада акча эзләп кесәгә кереп китәләр. Абзый җырлап бетергәч, теге егет кебек ике-өч әйләнми, бер генә тапкыр янга килә дә, юк була. Шуннан соң, вагондагы тынычлыкка сөенеп, кешеләр йоклауларын дәвам итәләр.
...Кичә генә шул җырлаучыларның моңына сокланып килгән идем, ә бүген инде Россия Транспорт министрлыгының аларны “куып чыгарырга” теләгәннәре турында хәбәр ишеттем.
Алар начар ис һәм пычрак киемнәрдән электричкадан җырлап йөрүчеләрне киметергә тәкъдим итәләр икән. Тиешле инициатива норматив хокукый актлар проектлары порталында басылып чыккан. Сез дә укып белегез.

Транспорт министрлыгы 2013 елда ук расланган Тимер юл транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә планлаштыра. Идеяне тормышка ашыру өчен “башка пассажирларның тынычлыгына комачаулый” пунктын “радиоприемникларны, магнитофоннарны һәм башка тавыш чыгара торган яки электрон җайланмаларны, музыкаль инструментларда уйнауны, җырлауны гамәлгә ашыра” сүзләре белән тулыландырырга туры киләчәк.
Башка пассажирларның тынычлыгын бозучы гамәлләр дип, министрлык “күңелсез, явыз ис” һәм пычрак кием-салымны атый. Хәзерге вакытта полицейскийлар юл кагыйдәләрен бозган, җәмәгать тәртибен бозган һәм пассажирның тынычлыгына комачаулаган өчен, транспорттан кешене бетерә ала.

Шушы яңалыкны укыдым да, теге абзыйларсыз калган электричканы күз алдыма китердем. Моңсу булып китте. Әйе, алардан бәлки начар ис тә киләдер, шул рәвешле пассажирларга комачау да итәдер. Ләкин ике сәгатьлек юлда аларның сәләтләренә сокланып, матди яктан аз гына булса ярдәм итә алуыма сөенүче бер мин генә түгелдер. Хәзер Биектауга кадәр тәрәзәгә карап яки наушниктан музыка тыңлап кайтасы булыр инде...

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: электричка, Казан, музыка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев