Логотип Идель
Блоглар

НОЯБРЬ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ - астролог фаразы

Астролог, Нью-Йорк язучысы Мекка Вудс ноябрь аена йолдызнамә төзегән. Аның фикеренчә, бу ай һәр кеше өчен дә вакыйгаларга бай, күңелле булачак. Карап карыйк...

Астролог, Нью-Йорк язучысы Мекка Вудс ноябрь аена йолдызнамә төзегән. Аның фикеренчә, бу ай һәр кеше өчен дә вакыйгаларга бай, күңелле булачак. Карап карыйк...

КУЧКАР (21 март - 20 апрель)

Кучкарлар көчле, энергиягә бай булулары белән бу айда аерылып торырлар. Ноябрьдә алар башта курыккан эшләренә ныклап тотынырлар, вак-төяк проблемаларга игътибар итмәсләр. Астролог күбрәк карьера, финанс эшләре турында уйларга киңәш итә.

ҮГЕЗБОЗАУ (21 апрель - 20 май)

Үгезбозаулар, ниһаять, эшләрендә уңышка ирешәчәк, бу аларның теләгән эшләрен җиренә җиткереп башкаруларына бәйле. Ноябрь аенда аларны яңа эштән тәкъдимнәр көтә. Астролог Үгезбозауларның мәхәббәттә җитди адымнар ясаячакларына да ышана.

ИГЕЗӘКЛӘР (21 май - 21 июнь)

Бу айда Игезәкләр максатка ирешер өчен нәрсә эшләргә кирәклеген тәгаен аңлаячак. Ләкин проблемалар да булмый калмас, шулай ук аерылышуларга әзер торырга кирәк булачак. Мекка Вудс "Иң мөһиме - мөнәсәбәткә нокта куюга борчылмасыннар, бу бары тик яхшыга", - дип билгеләп үтә.

КЫСЛА (22 июнь - 22 июль)

Кыслалар, бу айда карьерада үсешкә әзер булыгыз. Бу бигрәк тә иҗатка бәйле һөнәр ияләренә кагыла. Астролог киңәш иткәнчә, йөрәк кушканча эшләгез. Шәхси тормышка килгәндә, якындагы бәхетегезне күреп җиткермисез.

АРЫСЛАН (23 июль - 23 август)

Арысланнар укырга яраталар, шуңа күрә бу ай белем ачкычлары өчен менә дигән вакыт! Берәр курсларга язылырга, курс эшен язарга утырырга киңәш итәбез. Өй, гаилә сезнең өчен беренче планга чыгар. Гаиләдә күңелле хәбәрләр көтә.

КЫЗ (24 август - 23 сентябрь)

Кызлар үзләрен борчыган комплексларны җиңеп, нәрсәгә сәләтле булуларын аңларлар. Тәҗрибә һәм потенциалларына таянып, ноябрь аенда яңа үрләр өчен мөмкинлекләргә ия булырлар.

ҮЛЧӘҮ (24 сентябрь - 23 октябрь)

Үлчәүләрне илһамлы ай көтә! Үзләрен яхшыга омтылдыра торган кешеләр янында ешрак йөрергә киңәш итә астролог. Һәрвакыт үзегез дөрес дип санаган якта калыгыз! - ди Вудс.

ЧАЯН (24 октябрь - 22 ноябрь)

Ноябрь аенда сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Күптән эшлисе килгән проектка тотынсагыз да була. Финанс ягыннан проблемалар булмый калмас - чыгымнар һәм керемнәр турында яхшылап уйлагыз.

УКЧЫ (23 ноябрь - 21 декабрь)

Укчылар хыялларын чынга ашырырга мотивация һәм стимул табачак. Иҗат итәргә иренмәгез, бу ай "илһамлы" булачак.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22 декабрь - 20 гыйнвар)

Кәҗәмөгезләр ноябрьне эмоциональ яктан авыр үткәрәчәк. Аларны элеккеге хисләр тиз генә җибәрергә ашыкмый әле. Астролог билгеләп үткәнчә, башка юнәлеш табарга кирәк: дуслар белән ешрак аралашырга, сәламәтлекне кайгыртырга, яхшыга өметләнергә!

СУКОЯР (21 гыйнвар - 18 февраль)

Сукоярлар, карьерада уңышка ирешәчәксез, әзер торыгыз! Мекка Вудс, Сукоярлар тормышта нәрсәнедер үзгәртергә сәләтле, дип саный. Ноябрь - нәкъ вакыты.

Мәхәббәттә сезне яңа хисләр көтә.

БАЛЫК (19 февраль - 20 март)

Бик тырышып эшләгән эшегезнең нәтиҗәсе булачак. Гаиләдә бары тик күңелле вакыйгалар гына көтә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев