Логотип Идель
Блоглар

“Нәүрүз” фестивале курчак театрлары белән кызыксындырды

Безгә, татарстанлыларга әле курчак театрының мөмкинлекләрен ачасы да ачасы. Казанда да курчак театры бар. Аның белән якыннан танышыр өчен, киләчәктә сәбәпләр күбрәк булсын иде.

Төрки халыкларның  XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале уртасыннан узып, азагына якынлаша. Фестивальгә килгән төрле ил артистларын, режиссерларын Казанның төрле театрларында теге яки бу вакыйгада очраткан саен, йөзләренә игътибар итәм.

Йөзләр инде уйчанланып калган төсле тоела. Санаулы көннәр бик тиз үтә шул, өстәвенә, вакыйгалар көн саен шулкадәр  тыгыз һәм “куе” ки – һәрберсен күреп, катнашып, “татып” өлгерү бик җиңел түгел.

Кунакларны күргән саен тагын шундый уйлар да килә: ничек итеп истә калдырыр икән алар фестивальне? Татарстанны? Казанны? Ә безнең халыкны ничек итеп хәтерләр? Соң, үзләреннән сорап кара, диярсез. Сораганда, әлбәттә, барысы да “ал да гөл” дип җавап бирә. Төрки халыклар бу мәсьәләдә аеруча әдәп саклый – менталитет шундый. “Кунак – хуҗаның ишәге” яки “кунак булсаң, тыйнак бул” дигән әйтемнәрне яхшы беләбез һәм, өйдән бераз гына читкә китү белән, алар үз-үзебезне тотышыбызда төп кагыйдә, нормага әверелә...

Фестиваль вакыйгаларына әйләнеп кайтсак, монда сайлау мөмкинлеге дә, шәхси зәвекъ-мәнфәгатьләр дә төрле-төрле. Мисалга, үткән көннәрдәге шулкадәр күп жанрлар, театрлар арасыннан мин үзем өчен... курчак театрын сайладым. 

Дөресен әйткәндә, татар халкында курчак театрына ничектер өстәнрәк карау дигән нәрсә яши. Балалыктан күптән узган ирләр һәм хатыннар курчак уйнап йөри, янәсе. Шул сәбәпле, “курчак уйнау”ны бик үк килештермәүчеләр дә бар. Андыйларга берничә көн дәвамында “Нәүрүз” фестиваленең курчак спектакльләрен күрсәтәсе иде! Курчак театрларының нинди генә төрләре, стильләре, эчендәге жанрлары тагын күпме булуын үз күзләре белән күреп, бик тәэсирләнер иде алар, минемчә. Курчак театры – балалар өчен генә түгел икәнен дә аңлар иде. 

Алматы, Ташкент, Чабаксар, Уфа, Чаллы, Казан курчак театрлары вәкилләре белән үткән матбугат конференциясендә булырга туры килде. Театраль фестивальләрдә күп катнашкан, Аурупа һәм дөнья тенденцияләрен әйбәт өйрәнгән белгечләр фикере мондыйрак: “драма театрының мөмкинлекләре төкәнде” (Юрий Филиппов, Чабаксар);  “соңгы арада дөньяда өлкәннәр өчен куелган курчак спектакльләренә карата кызыксыну арта” (Хәтәм Ахунов, Ташкент) ; “курчак театры артистлары универсал, теләсә-кайсы театрда эшли алалар” (Зөһрә Митрофанова, Яр Чаллы). Алматы (Динә Җомабаева) һәм Уфа (Динә Дәүләтшина, ул модератор да иде) вәкилләре әйтүенчә,  “курчак театрында спектакль кую драма театрында куюга караганда кыенрак”. Артист монда әсәрне һәм режиссер ниятен үзе аңлап, йөрәгеннән үткәреп кенә түгел, үз күңеленең һәм тәненең халәтен курчакларга да “тапшырып”, шуны тамашачыларга җиткерә алырга тиеш. Шул сәбәптән, “курчак уйнатучылар” үзләре курчак театрының перспективалары, сәнгатьчә чаралары, иҗади мөмкинлекләре драма театрына караганда зуррак, дип саный. Фестиваль кунаклары моның чыннан да шулай икәнлеген һәркайсы үз мисалында исбатлап та күрсәтте.

Алма-Ата шәһәре мәдәният Идарәсе Дәүләт курчак театрының  “Ромео һәм Джульетта” спектакле (иҗат төркеме аның жанрын “трагедия түгел” дип билгеләгән) яшьләр һәм өлкәннәр өчен генә иде. Башкорт дәүләт курчак театрының “Мостай Кәрим. Якын офыклар” драмасы шулай ук өлкәннәр өчен җитди спектакль. Тукай әкияте буенча Чаллы дәүләт курчак театры куйган “Су анасы” спектакле – классик курчак театры төшенчәсенә туры килгән, балалар өчен ширмалы спектакль. Татар дәүләт “Әкият” курчак театрының Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Йолдыз тапкан кыз” спектакле – балалар өчен артистлар һәм курчаклар катнашындагы спектакль.

Курчак театрлары арасында иң кызыксындырганы – Чуаш дәүләт курчак театрының “Күгәрченкәй” һәм Үзбәк дәүләт курчак театрының “Баһаруй һәм Нәүрүз” тамашалары булгандыр, мөгаен. Чөнки беренчесе – чуаш шагыйре Педер Хузангайның милли фольклорга таянып язган әкиятеннән туган мюзикл, икенчесе – үзбәк халкының Нәүрүзне бәйрәм итүе турында спектакль-концерт. Икесе дә – җырга-биюгә, төрледән-төрле фольклор материалына бай, күңелле тамаша. Икесе дә – традицион милли мәдәниятне күрсәтә, халыкның күңел бизәкләрен, рухын чагылдыра торган спектакль.

Үзбәк театры күрсәткән спектакльнең үзенчәлеге – аның олыларга да, балаларга да ошарлык итеп эшләнгән җете, матур тамаша булуында иде. Өстәвенә, үзбәкләр курчак театрының барлык мөмкинлекләрен, ысулларын, төрләрен кулланып, оригиналь һәм кызыклы спектакль эшләп алып килгән. Ташкент театры фестивальдә катнашыр өчен әсәрне махсус иҗат иткән. Пьеса авторы – шушы театрда озак эшләгән, классик курчак театрына гашыйк актриса Мөнисә Игамназарова. Спектакльдә ул үзе дә, аның сулышын “тоеп”, һәр хәрәкәтенә буйсынган курчаклары да чыгыш ясады. Режиссер Хәтәм Ахунов әйтүенчә, театр тамашачы ихтыяҗын искә алып эшли, гаджетлар мәсьәләсендә өлкәннәрдән күпкә алга киткән бала-чаганы үз спектакльләре белән җәлеп итәргә тырыша. Сүз дә юк, балалар игътибарын яулаганда аларга бик көчле көндәш белән ярышырга туры килә. Ләкин әлеге катлаулы мәсьәләне театр чишә аладыр кебек. Һәрхәлдә, спектакльне караган “экспертларым”, ягъни  балалар, нәкъ менә үзбәкләр тамашасын бик яратты. Гомумән, үзбәк кардәшләрнең “Нәүрүз” фестиваленә ныклап әзерләнеп килүе, үз гореф-гадәтләре белән лаеклы итеп таныштыруы күңелгә бик тә хуш килде. Үзбәк театры һәрнәрсәне бөтен нечкәлекләренә кадәр алдан уйлап куйган. Хәтта колакчыннар алырга да туры килмәде – спектакль Казанда күрсәтер өчен махсус урысча куелган.

Шул ук вакытта кабул итүче ягыннан фестивальдә катнашучыларга кайвакыт тиешле мөгамәлә җитенкерәмидер кебек. Әйе, кайчагында вак-төякләр дә тәэсирне бозып куя ала. Мәсәлән, үзбәк курчак театрына фестиваль дипломы тапшырганда, безнең рәсми вәкилләр үзләренең кая эләккәнен абайламыйчарак калган, ахры, дигән фикер туды. Беренчедән, ике чибәр генә кыз курчак спектакле бетәр-бетмәс, артистлар әле баш ияргә керешкәнче үк атылып чыкты һәм, дипломны тапшырыр өчен режиссер-фәлән күтәрелгәнне дә көтеп тормыйча, беренче очраган артистка биреп калдырды.

Аңлашыла инде, төш вакыты җиткән, төгәл режим белән эш йөртергә күнеккән хезмәткәрләр ашыккандыр – тантаналылык онытылырга да мөмкин. Ләкин Үзбәкстан вәкилләре каршында уңайсызрак булып китте, артистлар үзләре дә нык гаҗәпләнде сыман. (Сер бирмәделәр, әлбәттә).  Икенчедән, сәхнәгә чыгып, диплом тапшырырга тиешле хезмәткәр хәтта хисапчы яки курьер вазыйфасында булса да, дресс-код таләбен беркем юкка чыгармаган бит әле. Көн саен республика исеменнән чит ил делегациясенә рәхмәт әйтергә туры килмидер – көндәлек эш киеме, ягъни  кара футболка һәм чалбар урынына бераз затлырак кием дә комачауламас иде. Шулай да дөреслеккә хилафлык китерәсе килми: кызларның берсе килешле, сәхнә өчен яраклы кыяфәттә иде.

... Безгә, татарстанлыларга әле курчак театрының мөмкинлекләрен ачасы да ачасы. Казанда да курчак театры бар. Аның белән якыннан танышыр өчен, киләчәктә сәбәпләр күбрәк булсын иде. Барасы килгән спектакльләргә билетлар булып торсын, татар телендә спектакльләр сайланырлык дәрәҗәдә күп булсын.

“Нәүрүз” фестиваленә рәхмәт, курчак театры белән кызыксыныр өчен форсат бирде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев