Логотип Идель
Блоглар

«ОФИС»: КҮҢЕЛСЕЗ ТОРМЫШЛЫ КЕШЕЛӘР ТУРЫНДА ИҢ КҮҢЕЛЛЕ СЕРИАЛ

Бу сериалны миңа бер танышым тәкъдим итте. «Кара, обязательно, кара, сиңа бик ошаячак!», – диде ул. Кирелегем белән гадәттәгечә, «булыр әле бер» дип кенә котыласы килсә дә, шул кичне үк карарга утырдым. Беренче сезонны көч-хәл белән тәмамлагач, кул селтисе килде үзе, әмма кайсы сериалның тәүге эпизодларыннан ук «эләктерә» алганы бар әле? Бик сирәкләренең генәдер. Монда да шул хәл булды. Ә менә икенче сезоннан соң инде мин сериалга баш-аягым белән чумдым.

Сериал кәгазь сатучы «Дандер Миффлин» компаниясе хезмәткәрләре турында. Псевдо-документаль форматта төшерелгән бу сериалда геройлар – гел петличка белән, операторлар алар артыннан ияреп, төшереп йөри. Моннан тыш, офиста аларның махсус бүлмәләре бар – анда алар статик камера каршына утырып, нидер сөйли. 

2005 елда дөнья күргән «Офис»ның беренче сезоннарда бюджеты булмый да диярлек. Сүз уңаеннан, заставкадагы кадрларны сериалда төп геройларның берсен уйнаган Джон Красински төшергән. Скрэнтон шәһәре күренешләреннән сериал заставкасы ясыйм, дип уйламагандыр да инде ул бәлки, кем белә. Ахыр чиктә, энтузиастлар тырышылыгы белән дөнья күргән «Офис» 21 гасырда иң популяр сериалларның берсенә әйләнә. 

СИТКОМ ГЫНА ТҮГЕЛ

Иң югары рейтинглы күп кенә сериаллар ситком (situation comedy) форматында төшерелгән. Беренче яралгылары 1920 елларда радиода булган әлеге жанр 1970 елларда тулысынча телевизион форматка күчә. Ситкомда күпчелек вакыйгалар алдан әзерләнгән төшерү мәйданчыгында бара, ә төп персонажлар сезоннар буе алышынмый диярлек. Кыскача әйтсәк: бер үк персонажлар – бер үк урында. Мондый формат кешеләрнең гадәти тормышларын күзәтә алу мөмкинлеге бирә. Ә юмор исә персонажларның төрле кызык, абсурд ситуацияләргә эләгүеннән туа. Иң популяр ситкомнардан исә «The Big Bang Theory», «Friends», «How I met your mother» сериалларын телгә алырга була. 

Ә «Офис» 2005 елда, кино тәнкыйтьчеләре, ситком жанры әкренләп үз аудиторясен югалта бара, дигәндә дөнья күрә. Һәм соңгы сезоны 10 ел элек төшерелүгә карамастан, аның аудиториясе гел яшь кала – мисал өчен, Билли Айлиш бер интервьюсында «Офис»ны үзенең яраткан сериалы булуы, һәм аның кайбер серияләрен яттан белүе турында сөйли. 

Мондый популярлыкның сере берничә. 

  • Беренчедән, сериалда күпчелек ситкомнарга хас алдан яздырылган көлү тавышлары юк. Караучы кайчан көләсен персонажларның йөзендәге үзгәрешләрдән, кабатланып килә торган ситуацияләрдән аңлый. 
  • Икенчедән, биредә гап-гади кеше тормышлары күрсәтелә. Гади генә түгел, ә артык гади, хәтта күңелсез кешеләрнең күңелсез тормышлары. Кәгазь сатучы компания хезмәткәрләренең эш көне – моннан да күңелсезрәк әйбер була аламы соң? Әмма шул гадилек, эчкерсезлек белән игътибарны җәлеп итә дә инде ул. 
  • Өченчедән, юмор. Биредә ул бик күп. Һәм юмор абсурд ситуацияләр тәэсирендә тумый. Персонажлар шундый итеп уйланылган – аларның уй-фикерләре, омтылышлары, кызыксынулар, гомумән, тормышлары – үзе үк күңелле.  Шулай ук, 2023 елда шаяруы куркыныч булган темаларга биредә табу юк – «Офис»та бүген көн кадагында торган расизм, феминизмнан көлеп рәхәтләнәләр генә.

ПЕРСОНАЖЛАР

Биредә персонажлар бөтенләй бер-берсенә охшамаган, нәкъ шуңа күрә аларны күзәтүе кызык та. Менә мисал өчен – директор вазыйфасындагы Майкл Скотт. Вазыйфасында дип язуым болай гына түгел – Майклның ни рәвешле директор итеп билгеләнүе һәм ничә еллар шул урында кала алуы – томанлы. Аның хезмәткәрләре, чын-чынлап эш белән шөгыльләнгәндә, еш кына ул аларга комачаулап йөри. Көн дәвамында эшләгәннәре күп очракта кәгазьләргә кул кую белән генә чикләнә. Майкл – бик эксцентрик, ул көн дә төрле авантюралар уйлап чыгара. Ул үзенең иң шәп босс икәнлегенә 100 процент инанган һәм бернинди гадәттән тыш ситуацияләр дә аны икеләнергә мәҗбүр итә алмый. Әмма Майкл бик эчкерсез, ул башкалар өчен ихластан сөенә белә. Сериал барышында кырыкка кырлана ул – бер җен ачуларыңны чыгарса, икенче сериядә аның берәр гамәленнән күңел тула. 

Әмма Майклдан битәр аның җитәкчелегендә эшләргә мәҗбүр бухгалтерлар, сатучыларны күзәтү кызык. Бер яктан, юктан бәйрәм ясап йөрүче директор аларга эшләргә комачауласа, икенче яктан, мондый сәер кеше белән эшләү һәрбер хезмәткәргә үз потенциалын ачарга мөмкинлек бирә – күп әйбер өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга туры килгәнлектән шулай ул. 

Акыллы, әмма кирәгеннән артык төгәл, үзенең чөгендер фермасы өчен җанын бирергә әзер Дуайт Шрут – Майклдан соң иң күзгә ташланып торган персонаж. Ул үзенә ни кирәген төгәл белә: аның максаты – директор булу. Беренче сериядән үк аның бу эшкә ни дәрәҗәдә ябышуы күренеп тора. Директор булу хыялын ул барлык сезоннар буе йөрәгендә йөртәчәк, ә ул хыялы белән ни булып беткәнен язмыйм – үзегез карарсыз. Сүз уңаеннан, Дуайт баштарак минем өчен иң коточкыч персонажларның берсе иде. Кайчан гына моны сериалдан алып атарлар икән, дип карадым беренче ике сезонны. Ә соңрак Дуайт иң яраткан персонажыма әверелде. Аның сериал барышында ни дәрәҗәдә үсеш-үзгәреш кичерүен аңлагач, исем китте – беренче сезондагы Дуайт белән тугызынчы сезондагы Дуайт – җир белән күк арасы. Аның кешеләр белән аралашырга, яратырга өйрәнүен күзәтү – үзе бер рәхәт.

Биредә һәр персонаж – безнең холкыбыздагы тискәре, я кабул итәргә теләмәгән якларның гротеск варианты. Үз-үзенә ышанмаучы Пэм, башкаларга өстән караучы Анджела, флегматик Тоби, мөнәсәбәтләрдә эмоциональ «атынчыклардан» башка яши алмаучы Келли – яхшылабрак карасаң бу һәм башка персонажларның аерым гамәлләрендә үзеңне күрергә була.

«Офис»ның башка сериаллар арасында зур бер өстенлеге – аның ял иттерә белүе. Сериалны караганнарның күбесе шуны телгә ала. Нинди генә авыр, төшенке вакыт булса да, мин бер кич тә диярлек калдырмый карап бардым сериалны. Чөнки ул оныттыра, күңелгә җиңеллек бирә һәм хәтта борчулардан үзенә күрә терапия дә булып тора. Бер әйбергә генә үкенәм: ник берәр якын кешем белән бергә карамадым икән аны – сериалдагы шулкадәр күп нәрсә турында фикер алышасы килеп калды. 

Гүзәл Закирова язмасы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев