Логотип Идель
Блоглар

ОТЛИЧНИККА 35 СОРАУ

Казан егете. Отличник, медалист. БДИны ике мәҗбүри: математика һәм рус теле, сайлап – физика белән информатика фәннәреннән тапшырган. Рус теле, информатика һәм физикадан 100әр балл, математикадан 99 балл алган. Башка басмаларда чыккан әңгәмәләрен укысагыз, бик дөрес, хәтта кайчакта ятланган җаваплар бирә кебек тоела. Ләкин Рамил белән аралашканда аның ихлас булуын аңлыйсың.

Лэйна Татарстан турындагы җыры белән, Татарка кәттә клип төшереп, Элвин Грей Казанның иң зур стадионын җыеп дан казанса, Казанның 2 нче гимназия егете Рамил Баһавиев, популярлыкка үзенчәлеклерәк юл тапкан. Ул Бердәм дәүләт имтиханын 399 баллга тапшырган. БДИ нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, бер ай эчендә дистәләгән интервью биргән, газета-журналларда чыккан, телетапшыруларда кунак булган, Президент каршында чыгыш ясаган. Тормышы ничек үзгәргәнен, киләчәккә планнарын безнең белән дә уртаклашты.  

Рамил очрашуга безне мәктәбенә чакырды. Җәй көне булуына карамастан, аңа биредә еш булырга туры килә икән. Сакта утырган абый белән дә кул кысышып исәнләшә. Таныйлар, үз итәләр, яраталар. Мәктәп коридорыннан узганда ук сораулар яудырырга ашыктык. 
– Мәктәптә иң яратмаган фәнең нинди иде? 
– Технология дәресе. Кул эшләренә бик оста түгел мин.
Ә ничек укыдың? 
– Укыдым инде, укытучылар, сыйныфташлар ярдәм итте.
– Тагын нинди фәннәрне үз итмәдең? 
– Физкультура кайчак авыррак булды. Ә гомумән алганда, спортны яратам.
– Нинди төрен? 
– Волейболны шактый яхшы уйныйм, футбол тубы да тибәм, хоккей карарга яратам. 
– Сине волейбол уйнарга чакырсам, киләсеңме?
– Әлбәттә. Иптәшләрне дә чакыра алам. 
– Җәй көннәрең ничек уза? 

– Әйбәт кенә! Лагерьда булдым, бакчага барып килдек. Әти Әтнә ягыннан, әни Биектаудан. Ял саен кайтабыз. Сабан туена гына кайтып булмады быел. Күп итеп интервьюлар бирергә туры килде.
– Танылган булу ничек соң? 

– Зарланмыйм алай. Таныш булмаган кешеләр дә яза башлады. 


– Нәрсә дип язалар? 

– Котлыйбыз, диләр, киңәшләр сорыйлар. Мондый нәтиҗәләргә бирү реальмы, ничек күчердең, диләр. Дөресен әйтим, интервьюлар бирү ялыктыра да башлады. Чөнки күбесе бер үк сораулар юллый. Әллә ничә мәртәбә шуны ук кабатларга туры килә.
– Иң туйдырган сорау нинди?

 – Математикадан имтиханыңны нигә 99 гына баллга бирдең, дип сораучылар көлке булып тоела. 
– Тормышыңдагы иң куркыныч вакыйганы хәтерлисеңме, гомумән, отличник нәрсәдән курка? 

– Шундук искә дә төшми... Билгесезлектән куркам, дисәм... Ә... искә төште! Беренче сыйныфта укыганда операция ясаганнар иде. Иң күңелсез хәл шул булгандыр. 
– Кем булырга хыялланасың? 

– Галим буласым килә. 
– Физикмы? 

– Математик.
– Математиклар нәрсәне өйрәнә? 

– Саннарны һәм фигураларны. Хәзер ул инде бик күп төрле даирәләрдә кулланыла. Абстракт формалар да алды. Ярдәмчел функцияләрне үти. Теләгән һәр кеше үзен математикада таба ала. 
– Танылган математикларны бер дә белмим, син беләсеңме? 

– Әйтүе кыен. Чын галимнәрнең күбесе эзләнүләр белән шөгыльләнеп, дөньядан читләшәләр. Минем гомерне алай гына үткәрәсем килми, фәннән кала, ниндидер актив эшчәнлек алып барасы да килә. 
– Гаиләң синең кинәт кенә популяр булып китүеңә ничек карый?

 – Алар, билгеле, мондый игътибар булыр дип көтмәгәннәр иде. Шатланалар һәм күз тияр дип борчылалар.
– Син күз тиюләргә ышанасыңмы? 

– Ышанам дип әйтә алмыйм. Тик кеше мондый күп игътибардан үзе үзгәрергә, бозылырга мөмкин.
– Популяр буласың киләме? 

– М-м-м... Бәхетле буласым килә.
– Сине нәрсә бәхетле итә? 

– Бәхет мизгелләрдән тора. Күңелле мизгелләр ни кадәр күбрәк булса, кеше үзен бәхетле итеп тоя. Иң мөһиме, хәзерге момент белән яшәп һәр мизгелдән тәм табарга өйрәнергә.
– Йөргән кызың бармы? 

– Юк (елмая).
– Синең кебек отличникның йөргән кызы нинди булырга тиеш соң?
– Алдан кем ошыйсын, кемне яратачагыңны әйтү бик кыен бит. Күңелеңдә нинди образ йөртсәң дә, бөтенләй башка кешегә гашыйк булырга мөмкинсең.
– Бәлки төгәл фәннәрне үз иткәнгә очраклылыкка ышанмыйсыңдыр? Мәхәббәтне гормоннар, хис, инс- тинктларга бәйләп тә аңлатырга була бит. 

– Килешеп бетмим. Кешенең эчке дөньясы да бар. Эчке дөньясы, аның нинди кеше булуы, киенүе, сөйләшүе, үз-үзен тотышында да чагыла. 
– Булачак кәләшеңнең кайсы милләттән булуы әһәмиятлеме? 

– Миңа татар кызлары ошый. Тыйнак холыклы, акыллы. Идеаль татар кызы турында нинди образ туган, миңа шундые кирәк. Бәлки шундый мохиттә, татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскәнгә, бу караш формалашкандыр. Әлегә миңа моның турында уйларга иртәрәк, әти-әнием дә шулай дип саный.
– Илон Маск турында нәрсә уйлыйсың? (Илон Маск  –  хәзерге вакытта дөньяның иң танылган эшкуары, гаҗәеп алдынгы фәнни проектлар спонсоры. – Авт.). 

– Күп акчасы булган кеше бик катлаулы идеяләрне дә чынга ашыра ала. Илон Маск дөньяны үзгәртергә тели һәм үзгәртә дә. Шуңа күрә бик зур хөрмәткә лаек. 
– Аның яшь галим, сәнгать әһеле, музыкантларны һ.б. ачык галәмгә экскурсиягә җибәрергә теләгән проекты да бар. Әгәр дә сиңа шундый тәкъдим килеп ирешсә, ризалашыр идеңме? Курыкмас идеңме? 

– Әгәр дә аны Илон Маск кебек кешеләр гамәлгә ашырырга җыенса, кешенең куркынычсызлыгын да тиешле дәрәҗәдә кайгыртыр, исән-имин кире әйләнеп кайтуны гарантияләр дә иде. Галәм дигәннән, 12 апрель көнне гимназиябездә космонавтика көненә багышланган кичә узганы искә төште. Анда бик күп кунаклар чакырылды. Шуларның берсе – космоска очасы килү теләге белән янган, шуның өчен акча җыйган татар эшмәкәре иде. Ләкин аның да галәмгә очармы, юкмы икәнен әйтү кыен, чөнки чират торучылар Миңа татар кызлары ошый. Тыйнак холыклы, акыллы. Идеаль татар кызы турында нинди образ туган, миңа шундые кирәк.
шактый. Үз чиратың килеп җиткәнче картаюың да бар. Әлегә космоста бер генә татар кешесе дә булмаган. Шуңа, мондый форсат туса, бик теләп ризалашыр идем. 
Ә чит илгә китәсең килмиме? 

– Әлегә юк. Үз җиремдә калып, илемә хезмәт итәсем килә.
– Башка интервьюларыңда Мәскәү яки Санкт-Петербург университетларын сайлаячагың турында әйткән идең. 

– Мин Казанда калырга булдым.
– Нигә? Мәскәүдә белем бирү дәрәҗәсе күпкә югарырак, диләр бит. 

– Минемчә, монда да шул ук дәрәҗәдә белем алырга була. Ул күбрәк кешенең үзеннән тора. КФУ каршындагы физика түгәрәгенә тугызынчы сыйныфтан ук йөри башлаган идем. Аңа ияләштем. Мәсьәләнең финанс ягы да бар. Әлегә мин әзер түгел, димме... Бөтен әйберне ташлап китү авыррак, мондагы мохит, дуслар, гаиләне җиңел генә калдыра алмыйм. Аннан мине үстергән Татарстанга, татар халкына хезмәт итәсем килә. Бәлки соңрак фикер үзгәрер, әле төгәл әйтә алмыйм.
– Президент киңәшмәсендә катнашып, Рөстәм Миңнеханов каршында чыгыш ясадың. Чыгыш текстын үзең яздыңмы? 

– Текстны үзем яздым, укытучылар карап чыгып төзәтте, аннан мәгариф министрлыгы карап, төзәтмәләр кертте.
– Дулкынландыңмы?

 – Бик дулкынланмадым, чыгыш ясау минем өчен яңалык түгел. Мәктәптә укыганда да сәхнәдән еш чыгыш ясарга туры килде. 
– Рөстәм Нургалиевич белән селфи ясадыңмы?

 – Юк, ләкин ул минем белән төшкән фотосын үз инстаграмында куйган.
– Син үзеңне уңышлы кеше дип саныйсыңмы? 

– Әйе... әйедер. Имтихан турында сорасагыз, миңа укыган темалар эләкте.
– Имтиханны яхшы бирүнең ничә проценты уңыштан, ничә проценты тырышлыктан тора, дип уйлыйсың?
– Алтмыш проценты тырышлыктандыр, ун проценты уңышка, калганы имтихан алдыннан үз-үзеңне ничек хис итүеңә, тыныч булу-булмавыңа бәйле. Озак һәм тырышып әзерләнергә мөмкинсең, ә имтиханга кергәч, хәлең булмаса, яхшы язып булмаячак.
– Әгәр: «БДИны яңадан тапшырсаң, акча түлибез», – дисә ләр, ризалашыр идеңме? 

– Нинди сумма тәкъдим итүләренә бәйле (көлә). 
– Мәсәлән, йөз мең. 

– Юктыр, имтихан барыбер борчу, стресс ул. Сәламәтлеккә файдалы түгел. Миллион дисәләр, уйларга була әле. 
– Ютубта берәр канал ачып, блогер булырга теләк юкмы? БДИ тапшыру турында берәр канал ясарга, мәсәлән? 

– Мөмкин, ләкин, бу җиңел генә эшләнә торган эш түгел, монда да системалы якын килү таләп ителә. Укытырга да өйрәнергә кирәк. Ул теләсә кемгә теләсә нинди теманы аңлата белергә тиеш.
– Ярый, соңгы сорау. Әзерләнгәндә, яки эшләгәндә ничек төрле юк-барга бүленмичә, максималь рәвештә продуктив булырга? 

– Әйләнә-тирәдәге бар нәрсәне үз файдаңа кулланырга өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, көндәшлек мохите тудырырга. Сыйныфта, йәисә вузда укучылар арасында ярыш булса, кызыграк та, нәтиҗәлерәк тә була. 


РАМИЛ ТУРЫНДА: Казан егете. Отличник, медалист. БДИны ике мәҗбүри: математика һәм рус теле, сайлап – физика белән информатика фәннәреннән тапшырган. Рус теле, информатика һәм физикадан 100әр балл, математикадан 99 балл алган. Башка басмаларда чыккан әңгәмәләрен укысагыз, бик дөрес, хәтта кайчакта ятланган җаваплар бирә кебек тоела. Ләкин Рамил белән аралашканда аның ихлас булуын аңлыйсың.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев