Логотип Идель
Блоглар

ПАНДЕМИЯ БЕЗНЕ НИЧЕК ҮЗГӘРТТЕ?

Коронавирус пандемиясеннән соң күп нәрсә элеккегечә булмас, ахры. Инде хәзер дә кешеләрнең үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр тоемлана башлады. Бу пандемия безгә нинди рефлекслар “бүләк итте” соң?

Коронавирус пандемиясеннән соң күп нәрсә элеккегечә булмас, ахры. Инде хәзер дә кешеләрнең үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр тоемлана башлады. Бу пандемия безгә нинди рефлекслар “бүләк итте” соң?

1. Битлек белән перчатканы алырга онытмау.


Әле кайчан гына бу ике мөһим аксессуарны өйдән чыккач кына алырга искә төшерә идек. Ә хәзер онытылмый башладылар. Якын кешеләребезне урамга озатканда да “Битлек белән перчаткаңны алдыңмы?” соравы әйтелмичә калмый. Әле Казанның бер кибетендә абсурд бер хәлгә юлыккан идем. Кибеткә кергәндә сакчыларның: “Битлек-перчаткагыз кайда?” - дип сорауларына аптырыйсы юк инде анысы. Ә менә битлеге булмаган хатынга пакет бәйләтүләре әзрәк аптырашка калдырды мине. Аннары инде кайткач бу абсурд хәлне кат-кат анализлагач, мәгънәсен аңладым: кибеттәге камераларда синең нәрсә бәйләвең аңлашылмый бит. Пакет бәйләдең ни дә, битлек кидең ни… Әгәр мыек-сакаллы ир булсаң, тагын да әйбәтрәк – кем аңласын бармы синең маскаң, юкмы? Кибеттә пакет бәйләтмәсеннәр өчен булса да маска белән перчаткаларыгызны оныта күрмәгез инде, яме?

2. Антисептик куллану.


Ох, кайбер кешеләр аны шундый итеп куллана! Куллары гына түгел, идәннәр дә, якындагы диварлар да бактериясез калырлык. Исеннән әле тагын бинадагы бөтен бактерия-инфекцияләр дә тончыгып үләрлек. Ярый, иң мөһиме бетсеннәр, булмасыннар һәм килмәсеннәр.

3. Кулларны юу.


Бу пандемия “бүләк”ләреннән иң татлысы һәм файдалысы инде. Элек кул юуга әллә ни игътибар итмәгән кешеләр дә урамнан кергәч, юыну бүлмәсенә керми калмый. Әгәр бу рефлекс пандемия беткәннән соң да сакланып калса, күп кенә чирләр булмый калыр дигән өмет тә бар.

4. Кибеттән алган әйберләрне кат-кат юу.


Интернетта шундый шаяру да йөри әле:

- Алманы юдыңмы?
- Ике тапкыр.
- Сырны?
- Менә, юып утырам.
- Ярый, аннан соң сокны да юарга онытма инде, яме?

5. Һәр көнне статистика тикшерү.


Матбугат белән моңа кадәр һичничек тә бәйләнмәскә тырышкан кешеләрнең дә көндәлек коронавирус статистикасына кызыксынуы артты. Ышанамы ул аңа, юкмы – мөһим түгел. Хәтта бөтен таныш-белешләрен: “Ышанмагыз сез ул статистикаларга”, - дип агитацияләгән кеше дә көнгә бер берәр матбугат чарасына керми калмый.


6. Кешеләрдән читләшебрәк йөрү.


Сизәсезме, чиратка басканда да, хәтта урамнан узганда да кешеләрдән ераклаша башладык? Әле өстәвенә яныгыздагы адәм төчкереп тә куйса! Автоматик рәвештә аннан читкәрәк китү ягын карыйбыз.

Әлегә мин сизгән-тойган үзгәрешләр менә шулар, ә сезгә пандемия ничек тәэсир итте?
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан, коронавирус

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев