Логотип Идель
Блоглар

Песи турында уйланулар (Марат Кабиров)

Бер көн юк. Ике, өч. Мин эзли башладым. Берәр ерткыч кулына эләкмәгәннәрме дип. Юк, эләкмәгәннәр. Сөендем. Балалар алып киткәндер дип уйладым.

Песи яраткан кешеләр бармы? Песи яратсаң, идән юып карарга кирәк. Шәп итеп. Бөтен җирен дә актарып. Менә шул вакытта теге син яраткан песинең бөтен шуклыклары килеп чыга. Сүгенергә мәҗбүр итә. Сүгенәсең инде. Тик юасың. Юарга кирәк. Югач, чиста булып кала.

Песисез дә булмый авылда. Песи исеннән бөтен күсе-фәлән качып бетә. Күршеләргә. Ул булмаса, бөтен нигезеңне чокый башлыйлар. Песи монда патша кебек йөри. Ул – хуҗа.

Менә шул хуҗа өч бала алып кайт­кан. Бар инде ул балалардан котыла белгән кешеләр. Кем суга батыра, кем каргага бирә. Кем фермага илтеп ыргыта. Мин абзарга чыгарып куйдым. Әйбәт тартма эшләдем. Асларына элек яхшы концертларда гына кия торган костюмымны җәйдем. Теге өч песи баласын шунда алып бардым. Ятыгыз, сөенегез, үтермим, тимим, сез дә тимәгез, өйгә кермәгез, шушында үсегез.

Сөенеп карап калдылар. Әйбәт язучының костюмында тәгәрәп үсү әле бер җанварның да бәхетенә тимәгән. Горур булып калдылар. Ә аналары... Аналары канәгать булмаган икән. Тегеләрнең җилкәсеннән эләктергән дә өйгә ташый. «Анагыз­ны!» – дип, мин кабат абзарга илтәм. Аналары тагын – өйгә. Мин – тагын абзарга. Шулай өнсез генә талашабыз хәзер моның белән. Мин абзарга илтәм. Бөтен тишек-тошыкларны каплап куям. Ә ул ниндидер юлын табып, өйгә алып кайта. Песидән дә үҗәт җан иясе юк. Мин, ялкып, туктыйм. Ул туктамый. Баласын авызына капкан, койма башыннан килә. Ну, аның шундый фидакарьлегенә хөрмәт булырга тиеш бит инде. Ярый, дидем. Бик теләгәч, яшәсен инде шунда. Идәнне генә юарбыз, өйрәтербез дә. Өйрәттем.

Үстеләр. И аларның матурлык­лары. Мин гомеремдә дә үземне песи ярата торган кеше дип уйламый идем. Этләр ярата торган, әйе. Ә болар... Өчәүләшеп уйныйлар шунда. Көрмәкләшәләр. Сугышалар. Ауга өйрәнәләр. Боларны карап тору да кызык. Сөенәсең. Көләсең. Рәхәт була. Бераздан аяк астыңда урала башлыйлар. Иркәләнәләр. «Син нинди генә явыз булсаң да, безне абзарда калдырмадың бит, өйдә үстердең. Үз балаң кебек итеп», – дигән сыман тоелалар. Күзеңә карыйлар. И ул песи балаларының күзләре. Дөнья­ның бөтен сафлыгы шуларга тупланган шикелле.

Бер мәлне юкка чыктылар.
Бер көн юк. Ике, өч. Мин эзли башладым. Берәр ерткыч кулына эләкмәгәннәрме дип. Юк, эләкмәгәннәр. Сөендем. Балалар алып киткәндер дип уйладым. Ну, кызыга бит инде бала-чага шундый матур җан иясенә. Сорап та тормый ул. Ала да китә. Элек мин дә шундый идем. Улларым да шулай булды. Шуларның сүзен сүз итеп, шәһәрнең әллә күпме бомж-песиен адәм итәргә туры килде. Ә бу – авыл. Авылда бернәрсәне дә сорап тормыйлар.

Өч песи баласын өч малай алып киткән. Өч кешегә шатлык бит инде. Миңа да шатлык. Дүрт кешегә. Тик мин... шулай таралуларына сөенсәм дә... сагына башладым... Рәхәт иде алар булган чакта. Уйнауларына карап та күңел сөенә иде. Алар булмагач, кыен. Күз алдына китерергә тырышам. Уйныйлар. Шаяралар. Бер мәлне, минем уйларымнан калкып чыккандай, теге песи балалары пәйда булды. Уйныйлар. Шаяралар. Качып кайтканнар. Өчесе дә берьюлы!

Бераздан бер малай килеп керде.
– Марат абый, безнең песи бит... – ди.

Аннан соң тагын берсе. Шулай көтмәгәндә ишегалдында өч песи һәм өч малай пәйда булды. Малайлар да шаярыша башлады. Песиләр дә. И, уйныйлар. Карап торулары рәхәт. Малайлар да песи балалары сыман. Песиләр дә кешеләр шикелле. Балалар бит инде.
И-и, без дә песи балалары кебек инде. Ихлас чагыбызда.

https://pixabay.com

shahrikazan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев