Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    РӘДИФ ГАТАШ: ЯШЬЛЕК – ул шәкертлек яше генә...

    Яшибез... Әйдә, рәхим ит, сиксәнем! 
    Ходай кушса, алга атлау исәбем. 
    Картлык та тансык каләмгә! Күрсәйдем 
    Яшь илһамчысын алдагы дистәмнең!

     

    Сораулар

    Миңа еш кына шигырьләреңдә сораулар, өндәүләр күп, бу яшьтә инде шагыйрь кеше өчен җаваплар табылган булырга тиеш, дип әйтмәкче булалар. Һич килешмим. Шигырь язу – үзе сорау инде ул.

    Такташ та: «Син эзләгән сорауларга мин дә эзлим җавап, тыныч бул, егет, тыныч бул!» – дигән.

    Минем дә «Сораулар» дигән шигырем бар. Сорауны ниндидер өметсезлек билгесе итеп түгел, ә кешенең даими бер хәрәкәте, уйлануы, эзләнүе, дип аңлыйм. Һенрих Һейне да бит, кеше гомер буе сорау биреп яши, җавап эзли, әмма кеше үлгәч, аның авызын туфрак белән күмеп куялар, дигән фикер әйтә. Дәрдемәнд тә, җитмешне узганчы укып, белеп, берни дә белмәвемне аңладым, ди. Сократтан ук килә бит инде ул. 

    Реклама

    Дөньяга сорау биреп яшим икән, димәк, мин тере дигән сүз ул. Ни генә әйтсәләр дә, сораулар – ул минем кредо. Соңгы вакытта язган робагыйларымда да күп алар. Хәтта мәхәббәттә дә сораулар аша гына аңлашам икән мин.  

    Мәңгелек яшьлек  

    Бер караганда, шигырь яшь вакытта гына языла кебек. Без мөкиббән киткән шагыйрьләр – Тукай да, Такташ та, Бабич та бу дөньяда бигрәк аз яшәп киткәннәр. Рембо 17 яшендә язудан туктаган. Алар чыннан да, бу дөньяга әйтәсе сүзләрен әйтеп киткәннәр. 
    Әмма! Гюго да, Һейне да 80не узганнар. Гете, мәсәлән, сиксәнгә җиткәндә, «Фауст»ның икенче кисәген яза. Ул гына да түгел, Хафизлар, Сәгъдиләр белән диалогта «Шәрык-Гареб диване» дигән мәхәббәт лирикасын китабын иҗат итә. 

    Шәрыкта исә яшьлек – ул әле шәкертлек яше генә. Шәрыкның бөек шагыйрьләре – Нәвои булсынмы ул, Хафиз, Сәгъди, Гомәр Хәйям – болар барысы да олпат яшьтәге кешеләр. Алар дөнья күргән, фәлсәфәне тормыш тәҗрибәсенә таянып корган шагыйрьләр. Алар да бит бу дөньяга сорау калдырып киткән. 

    Без яшь чакта 

    Без – яңа тормыш төзибез, илебез өчен кирәкле граждан булабыз, дип тәрбияләнгән буын. Шуңа күрәдерме, без һәрбер яңалыкны сусап кабул итә идек, иҗатны да бөтенләй башкача башлап җибәргән идек. Безнең буын шагыйрьләре ирекле шигырьләр белән мавыгып алды.

    Мәсәлән, Равил Фәйзуллинның япон танколары, хоккулары формасындагы шигырьләре заманында бик резонанслы булды. Дөнья әдәбиятында булган формаларны да, эчтәлекне дә үзләштерү – яхшы ул, ул карашларны ачып җибәрә. Әмма озак та үтмәде, Лена Шагыйрьҗан татарның традицион формаларын – кыйтгалар, робагыйлар, фәрдләрен кайтарды. Үзебезнең тел кагыйдәләренә, аһәңенә, телебезнең нинди бай икәненә сокланып туя алмадык. 
    Бу гел шулай булган: кайвакыт мавыгып китәбез, кайвакыт асылыбызга кайтып төшәбез. 

    Ландыш Әбүдәрова язып алды

    Язманың дәвамын "Идел"нең март санында укыгыз.

    Фотолар: Рәдиф Гаташның шәхси архивыннан алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!