Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • БДИ вакыты күчерелә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру даталарын коронавирус инфекциясе һәм карантин чаралар таралу сәбәпле, ике атнага күчерергә планлаштыралар.
      81
      0
      0
    • Нурбәк Батулла: "Заманча сәнгатьне аңларга кирәкми!" "Бу заманча сәнгатьне аңламыйм мин", - дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә. Шул турыда бер-ике сүз язасым килә. Күбегезне тынычландырырга ашыгам: заманча сәнгатьне (гомумән сәнгатьне) аңларга кирәкми! Дөресрәге, сәнгатьне (спектакль-мазарны) акыл һәм хисләр (тоемлау/интуиция) ярдәмендә кабул итү мөмкин.
      74
      0
      0
    • Цифрлы пропускларны интернет аша теркәү Шул ук вакытта, элегрәк кәрәзле телефон аша теркәлгән кешеләр дә шәхси кабинет куллана ала. Алар теркәлү узганнан соң юлланган беренче SMS-хәбәрдә күрсәтелгән код аркылы керә. Биредә өйдән чыгу максатының кодлары хакында сүз бармый, дип искәртте Хәйруллин.
      50
      0
      0
    • «Татар авылы» конкурсы финалистларына тавыш бирәбез! Тавыш бирү Бөтендөнья татар конгрессы сайтында 3 нче апрельдә башланды, дип хәбәр итә конгрессның рәсми сайты.
      115
      0
      1
    Видео
    • спорт
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1247
      0
      6

    Ришвәт аласы килә

    Ришвәт аласы килә. Газеталарда язганча, күп итеп, матур итеп. Аның хәзер күләме дә шактый бугай. Ялгышмасам, 300-450 мең сум тирәсе диләр. Остараклар 500-600 меңне дә кесәләренә шома гына салып куя икән. Күргәнем юк, шулай язалар. Миңа – әле алып өйрәнмәгән кешегә, ул кадәр үк булмаса да ярый. Алуның рәтен белеп бетермим бит әле, аның кадәр акча белән йә буталып бетәрсең, йә кесәңә сыймас. Кызык, ничегрәк итеп бирәләр икән аны: кәгазьгә төрепме, әллә сумкага салыпмы? Алгач, рәхмәт әйтәләр микән, әллә тагын китер диясеме икән? И-и, бирсәләр ничек тә ярар иде әле. Тик бирүчесе күренми. Каян, ничек табарга икән ул ришвәт бирүчене, ә? Күр әле, бигрәкләр дә надан икән мин ришвәт мәсьәләсендә. Бөтен ил ришвәткә чумган заманда ришвәтне ничек алалар икән дип баш катырып утыр инде син, адәм көлкесе!

    Ришвәт алучы караклар, жуликлар, депутатлар хакимияттә генә түгел, хәтта оппозициядә дә утыралар икән бүген. Дөрес булса, шундыйларның берсе ришвәттән салым тотып калырга кирәк дип әйткән, имеш. Менә бит намуслы ришвәтчеләр нинди була! Шулай, дәүләттән урланган һәр тиен исәптә торырга тиеш.

    Ришвәт – игътибарлылыкны акча белән җаваплау билгесе ул. Кемдер елмаю белән алдыра, кемдер акча белән, кемдер... Бездә ришвәт бирмиләр, бездә аның белән рәхмәт белдерәләр. Бернинди сәбәпсез ришвәт алган кеше рәнҗергә, үпкәләргә мөмкин.

    Хезмәт хакына гына ничек яшәмәк кирәк? Элек законны әйләнеп үтү өчен түләгәннәр, хәзер барысы да законлы булсын өчен түләнә. Мин үзем, намуслы кеше буларак, ришвәтне һаман түгел, ә җае чыкканда гына да алырга риза. Тик җаен ничек чыгарырга? Әллә берәр чиновникка акча төртеп, киңәш сорап карарга микән? Алар белә инде аны. Берәр гозер белән бүрегеңне салып бүлмәләренә керсәң: “Син миңа нәрсә белән килгәнеңне әйт, мин сиңа нәрсә белән китәсеңне әйтермен”, – дияргә яраталар ди бит алар.

    Кеше алгач, минем дә бик алып карыйсы килә ул ришвәт дигән тылсымлы нәрсәне. Кызыктыра. Безнең күршедә төш юраучы карчык бар. Беркөнне төшемдә кемнәндер акча алганымны күрдем дә йөгереп шуңа кердем. “Зинһар, – мин әйтәм, – әйтеп бир тиз генә, өнемдә миңа акчаны кайчан бирәләр?” Их, кермәгән генә булсам. “Төшеңдә акча бирсәләр, өнеңдә акчаң чыгып китә инде”, – дип тора бит, тешсез авызын ерып. “Әгәр үзең биргән булсаң, күп акча кергән булыр иде”, – ди. Менә бит, килмәсә килми ул. Икенче вакыт истә тотармын инде, бирергә тырышырмын төшемдә, дим.

    Алмаш-тилмәш килгән президентларыбыз да ришвәт турында әйткәләп куялар. Бик онытып бетермәсеннәр дип уйлауларыдыр инде. Миллионлап алган абзыйларга бармак селкиләр. Ярамый, янәсе. Өстәгеләр белән килештермичә алган ришвәтчеләрне, хөкүмәт акчасын чәлдерүчеләрне кәнәфиләреннән торгызып орышкалап та алгалыйлар. Әмма без беләбез: ришвәткә каршы көрәшү әле ул ришвәтне бетерү дигән сүз түгел. Ул – бездә барысы да тәртиптә дигән сүз. Барысы да контрольдә, аңлашылдымы, янәсе. Бездә хөкүмәт тә, халык та ришвәттән башка тормышның бармавын белеп тора. Бу мәсьәләдә тулы бердәмлек. Ләкин халыкның шуны да беләсе килә: илдәге ришвәт күләме дәүләтнең еллык бюджетын узып китмәде микән инде?

    Ришвәт – чиновникның акылы, намусы һәм вөҗданы. Чиновник алмаса – аның дәрәҗәсе төшә. Бирмәсә –кәнәфиеннән колак кага. Тормыш шулай корылган: синең кесәдәге машина йөртү таныклыгы – инспектор өчен банк карточкасы. Студентның зачеткасы – профессорның саклык кенәгәсе. Тәндәге шеш сиңа – чир, врачка – майлы калҗа. Шулай булгач, бездә һич кенә дә ришвәтне бетерергә ярамый. Ришвәт бетсә бөтен эшләрнең асты-өскә килә, тормыш җимерелә, чиновниклар бетә дигән сүз. Димәк, хөкүмәт тә бетә. Аллам сакласын! Мин ришвәт дигән нәрсәне күрмичә дә калам микәнни инде? Болай булмас, иртәгә үк берәр газетага “Ришвәт алам. Теләгән күләмдә бирергә мөмкин!” дигән белдерү биреп карыйм әле. Нүжәли муеныннан ришвәткә чумган илдә берәр хәерхаклы бәндә табылмас?..

    Фәрит Вафин

    belem.ru

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Татарстанда өйдән чыгу өчен махсус рөхсәтне ничек алырга?
    • Тавыш бирү
    • «За выдающихся татарстанцев»
    • Конкурс!
    • Сүз