Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    РОМАНТИКА. МӘХӘББӘТ. ЙОЛДЫЗНАМӘ.

    Йолдызлар мәхәббәт вәгъдә итә! Ышанмыйсызмы? Йолдызнамәне укыгыз, кәефегез дә күтәрелеп китәр!

    Кучкарлар (21.03 – 20.04)

    Сабыр булыгыз. Үз максатыгызга омтылырга тырышыгыз. Шул очракта эшегездә тоткан урыныгыз мөһимрәк роль башкарыр, дәрәҗәгез күтәрелер. Әмма кемнәрнеңдер аяк чалырга маташуы бар. Сак булыгыз! Күрмәмешкә-белмәмешкә салышыгыз. Атна дәвамында яхшы яңалыклар күп булыр.

    Үгезбозаулар (21.04 – 20.05)

    Керемле яңа эшкә тотынырга вакыт. Дусларыгыз белән күрешү, аралашып алу яхшы булыр. Хатын-кыз Үгезбозауларны – шәп кенә сюрприз яки романтик рухтагы очрашу, ә ир-атларны  шәхси тормышта үзгәрешләр көтә. Баштарак мондый үзгәрешләр сәеррәк тоелса да, борчыласы юк. Ахыры хәерле булачак.

    Игезәкләрләр (21.05 – 21.06)

    Гаиләдә сез – баш икән, димәк, күп нәрсә сездән торачак. Шуңа киңәш бирергә генә түгел, әйткән сүзегез өчен җавап бирергә дә әзер торыгыз. Юкса, якыннарыгызның үтә көчле тәнкыйть утында калырга мөмкинсез.

    Кыслалар (22.06 – 22.07)

    Сәламәтлекне тикшертү өчен бик уңайлы вакыт. Шуннан соң тынычланып, рәхәтләнеп калгач, яңа көч-дәрт белән эшли башлаячаксыз. Өстәвенә әле акча җитмәүгә бәйле кыенлыклар да артта калачак. Кыскасы, дөньягыз түгәрәкләнәчәк.

    Арысланнар (23.07 – 23.08)

    Гаиләгездәге җылылык, эшегездәбарлыкка килергә торган менә дигән мөмкинлекләр үзегезгә күк капусы ачылгандай тәэсир итәр. Атна урталарында дусларыгыз белән күрешегез.

    Кызлар (24.08 – 22.09)

    Реклама

    Яраткан эшегез зур тырышлык һәм көч куюны таләп итмәс, әмма нәтиҗәсе дә әллә ни куандырмас. Ә менә атнаның икенче яртысында  эше дә, нәтиҗәсе дә искиткеч булыр! Ләкин кемнәрнеңдер юк-бар киңәшләренә колак салмыйча, бары тик эчке сиземләвегезгә генә таянырга кирәк. Сезне уңышлы атна көтә.

    Үлчәүләр (23.09 – 23.10)

    Финанс мәсьәләсен, ниһаять, хәл ителәчәк. Моңа кадәр үзегезгә бик үк таныш булмаган өлкәләрдә әйбәт кенә акча эшләү мөмкинлеге ачылачак. Дөрес, акчаны бераз көтәргә кирәк булачак.

    Чаяннар (24.10 – 22.11)

    Катлаулырак чор. Бер яктан, нәрсәдәндер күңелегез кайтырга, икенчедән, яшерен өметләрегез тормышка ашарга мөмкин. Язмышыгызның көтелмәгән якка борылуы нәтиҗәсендә, барысын да үз кулыгызга алып, теләгәнегезгә ирешергә мөмкинсез.

    Укчылар (23.11 – 21.12)

    Үзегездән көчсезрәкләрне яклау өчен уңайлы вакыт. Шуның нәтиҗәсендә шәп кенә уңышларга ирешәчәксез һәм бик әйбәт эшкә чакыру алачаксыз. Ике дә уйлап тормастан ризалашыгыз. Үкенмәячәксез!

    Кәҗәмөгезләр (22.12 – 20.01)

    Киңәшмәләрдәге активлыгыгыз җитәкчегез күңеленә ошап җитмәс. Сәбәбе нидән гыйбарәт икәнен бераздан аңларсыз, ди йолдызлар. Ә өйдә барысы да әйбәт. Сөеклегезнең җылы мөнәсәбәте көннән-көн артачак, балаларыгыз уңышлары белән куандырачак.

    Сукоярлар (21.01 – 19.02)

    Алда бик уңайлы, әйбәт атна көтә. Күптәннән башлап ташлаган эшләрегезне, ниһаять, әйбәт кенә төгәлләп куярга җай чыгар. Атна урталарында якыннарыгыз менә дигән хәбәрләр белән сөендерер.

    Балыклар (20.02 – 20.03)

    Башлаган эшегезне ахырына җиткерегез әле: җаваплылыгыгыз югары бәяләнәчәк! Шәхси тормышыгыз да тел-теш тидергесез. Борчуларыгыз артта калачак. Гомумән, бу атнада сезгә кайда да «яшел ут» кабыначак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы