-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең яңа сезонын «Кызлар-матурлар» мюзиклы премьерасы ачып җибәрә «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган.
-
2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак? Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Розеткада калган зарядник шартлаган (булган хәл)
Элек телефонны төнгә зарядкага куеп калдыра торган гадәтем бар иде. Хәзер алай эшләмәскә тырышам. Бу, чыннан да, бик куркыныч булырга мөмкин.
Дус кызым хәзер Төркиядә ял итә. Бу хәлне ул сөйләде. Кич йокларга ятканда телефонын зарядкага тыгып калдырган. Телефоны да арзанлы түгел, кыйбатлы, "алмалы" телефон. Төн уртасында шуның заряднигы шартлаган. Зарядникның кайбер өлешләре розетка эчендә калган. Шартлау нәрсә аркасында булганын әйтүе кыен, әллә төрек розеткасы, әллә эштән чыккан зарядник... Ярый розетка кровать янында ук булмаган. Бер-бер хәл була калса, чит ил илдә, отельдә нишләмәк кирәк?! Дус кызым курку һәм ватык розетка өчен штраф белән генә котылган.
Телефоннарын зарядкага тыгып кочаклап йоклаучыларны да шактый беләм. Болай йоклау аркасында янгын чыгу, имгәнү очраклары турында да күп язалар.
Бу хәл турында күбрәк кеше белсен иде, язма белән уртаклашыгыз. Үзегенне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз