Логотип Идель
Блоглар

"Сал, сал, Гайнулла" (бәйрәмнән соң уйланулар)

Эчмик, җәмәгать, саулык өчен дә, башкасы өчен дә эчмик әле...

  Кызганыч, татарлар да "от души" эчәргә ярата име... 

 Хәтерлисезме, заманында туйга 5 ящик ак аракы, 2 ящик кызыл аракы алалар иде. Мунча алачыгында яки өйдәге мич тирәсендә зур феләге (фляга) белән балы да пычтырдап әчеп утыра иде.

     Ииии, ул бал белән печәннәр җыела, кайта, өелә иде. Ул бал белән бәрәңгеләр утыртыла, алына, базга салына, ул бал белән утын ярыла, мал чалына, гомумән, бөтен эш эшләнә иде. Зур эшләр беткәннән соң, ул бал берничә көнгә баш төзәтүчеләргә дә, хуҗага да җитә дә һәм бетеп тә китә иде... Билгеле инде, ул вакытта "феләге" төбендә "апарасы", әчегән карлыган вәренҗәсенең карлыганнары гына кала, хуҗаның хәле бетә, рәте китә, куллары калтырый башлаган була. "Сания, Сания, бер генә румка салып бир әле" дип, таңнар ата, "бүтән мәңге эчим" дип кояш бата... Ул бүтән эчмәү турындагы тукран тәүбәләре хәйран еш кабатлана. Сания дә "Ярар, минеке ярыйсы әле, сала да, бисмилласын әйтеп ятып йоклый, әнә Камиләнеке урам буйлап куып йөри, тукмый" дип, шешә төбендә калганын салып бирә. Уйлаганда гына шулай "культурный" уйлый ул, ә салганда "Мә, бирән тәре, тыгын!" дип, "матур" сүзләрен җәлләми тутырып әйтеп бирә Сания. 

Ә Камиләнеке, чыннан да, зәһәр, малай! Бераз чәркетеп алса, өйдәге бөтен нәрсә оча башлый, йорттагы халыклар да төрле якка чыгып чаба. Урамдагы хәлләр кинодагы бер сюжетны хәтерләтә: качалар, куалар, кычкыралар, койма аша җәлт кенә сикерәләр, капкаларны җитез генә бикләп куялар. Күпмедер вакыттан соң давыл тына: көтүләр дә кайта, сыерлар да савыла, тормыш дәвам итә... Камилә дә "Аллага шөкер, тузынса да, минекенең кулы алтын, әнә Җәмиләнеке Сабантуйларда гел астына печ итеп куак төпләрендә аунап ята, атналар буе өйгә кайтмый кайдадыр югалып йөри. Аллага шөкер, Аллага шөкер..." ди. 

Тормыш шулай акрын гына дәвам итә... Өйдәге "Сания, Камилә, бер румка... Валлаһи, билләһи, бүтән эчмим...Үләм! Үләм бит!" дип кычкырып ялварулар, лыгырдатып косулар балалар колагында шактый вакыт ишетелеп тора әле. Андый вакытларда балалар да бөрешеп, тынып кала, уенда да гамь калмый, тормышта да ямь калмый...

Әйткәнемчә, теге туйлардагы 5 ящик ак, 2 ящик кызыл да сулар булып ага. "Яшьләр хөрмәтенә! Шул хөрмәткә!" дия-дия, рюмкалар бушый, өстәл астында буш шешәләр шалтырый. Алып баручысы да бертуктаусыз "Әйдә күтәреп куйыйк! Төбенә кадәр!" дип көч биреп, рухландырып тора. "Артык рухланганнарны" таң алдыннан (Ходай рәхмәте) өйләренә озатучылар табыла. Үз аяклары белән кайтып китүчеләр дә күренгәли...

   Инде, җәмәгать, теге заманнан бүгенге заманга күчик... Хәзер хәлләр ничек икән соң? Билгеле, хәзер хәлләр бераз башкача. Теге заманның бастырып эчүчеләре я бөтенләй эчми башлады, я үлеп китте. Авыл җирендә дә болганып йөрүче бер-ике кеше калса, калгандыр. Аллага шөкер, эшләр дә балсыз, аракысыз гына эшләнә, урамда да куышып йөрүчеләр, аты-юлы белән сүгенүчеләр, Сабантуйларда аунап ятучылар күренми. Туйларны да аракысыз үткәрүчеләр арта...Аллага шөкер! 

Әмма бу барлык татар авыллары да гөрли, татар ир-егетләре аек, тәртипле, хатын-кызлары әхлаклы, балалары тәүфыйклы дигән сүз түгел әле. 

"Бәйрәмнәрдә генә... Сәламәтлек өчен...Эштән соң гына..." дип "тәртипле генә" салучылар бар, юк түгел... 

"Иии, арттырасың, кабартасың!" диючеләр дә табылыр. "Безнең татар эчми, әнә урысларны күр!" дип тә өстәр кайберәүләр...

   Әлеге язма бик акыллы, тәүфыйклы булып күренергә тырышу өчен дә, акыл өйрәтү өчен дә язылмады. Бу бары минем фикерләрем, бу бары минем тормыштагы күзәтүләрем.

Әгәр тормышта менә дигән, интеллегент, акыллы уңган татар ир-егетләре көннәрдән бер көнне идәндә аунап ята, уңган-булган, матур татар хатыны астына җиффәреп атналар буе өенә кайтмый йөри икән, димәк уйланырга җирлек бар... Тормышта билгеле бер уңышка ирешкән кешеләр дә түбәнлеккә тиз тәгәри. Аракы шулай тәгәрәтә, упкынга төшерә, күмеп куя...

   Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дигән: "Аракы − бөтен явызлыкларның анасыдыр".

Бу бәйрәм көннәрдә дә күрәбез: аракы һәртөрле явызлык һәм начарлык барлыкка килүенә сәбәп-этәргеч була. Чыннан да, дөньяда эшләнгән бик күп явызлык һәм усаллыклар (әйтик, юл казалары, янгыннар, кеше үтерүләр, һәртөрле ямьсез бәхәсләр, җәнҗаллар, сугышулар һәм башкалар) исерек кешеләр тарафыннан кылына. 

Эчмик әле, җәмәгать, "саулык өчен", "әз генә" дә, башкасы өчен дә эчмик әле...Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дигән: "Аракы − бөтен явызлыкларның анасыдыр".

Бу бәйрәм көннәрдә дә күреп торабыз: аракы һәртөрле явызлык һәм начарлык барлыкка килүенә сәбәп-этәргеч була. Чыннан да, дөньяда эшләнгән бик күп явызлык һәм усаллыклар (әйтик, юл казалары, янгыннар, кеше үтерүләр, һәртөрле ямьсез бәхәсләр, җәнҗаллар, сугышулар һәм башкалар) исерек кешеләр тарафыннан кылына... 

Эчмик, җәмәгать, саулык өчен дә, башкасы өчен дә эчмик әле...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев