Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    САЙГАКЛАР НИГӘ КЫРЫЛА?

    Фән-Фәсмәтән

    Санкт-Петербург зоология музеенда пыяла аша әкият каһарманнарына гына хас кыяфәтле җан ияләре карап тора. Җитмеш ел элек аларның Русиядә сигез йөз мең баш булып, хәзер җиде меңгә генә калуларына ышанасы да килми. Карашы да, торышы да мәңгелеккә катып калган мамонт чордашы, ни хәлдә син?

    ГАРЕМДА АНА САЙГАКЛАР САНЫ АРТА

    Сайгаклар (лат. Saiga tatarica) – кәҗә зурлыгындагы куышмөгезле, партояклы дала антилопалары. Әлеге җан иясенең җир йөзендә инде бик күптәннән тереклек итүенә ишарәләгән хәрәкәтчән хортум-борын сайгакларга елның төрле фасылларын исән-имин кичерергә ярдәм итә: кышын ул үпкәгә кергән һаваны җылыта, җәен дала тузанын тотып кала. Көтү-көтү булып яшәгән һәм гарем тоткан бу хайваннарның бер гаремына унбиш-утыз ана сайгак туры килә. Әмма ата сайгакларның күпләү кимүе аркасында, хәзер бер гаремга иллегә якын ана сайгак керә. Ата сайгакларга гына хас ярым үтә-күренмәле мөгезләр кыйммәтле трофей булып саналган, сайгак мөгезен көнчыгыш медицинасында киң куллану да аучыларны башлыча ата сайгакларга тартып торган (һәм бу хәл һаман да дәвам итә). Мамонтлар вакытында сайгаклар бик киң мәйданнарда – хәзерге Бөекбританиядән алып Аляскага кадәр җирләрдә тереклек иткәннәр. XVIII гасырда аларны Молдавия, Киев, Уфа, Тамбов, Орск тирәләрендә, Кара диңгез буенда да очратырга мөмкин булган. Хәзер алар Үзбәкстанда, Кыргызстанда, Казакъстанда, бераз Төркмәнстанда, Монголиянең көнбатышында һәм Русиянең «Кара җирләр» («Черные земли») тыюлыгында һәм «Меклетинский», «Степной» заказникларында бар, кыргый далаларда да күренгәли, Украинага да реинтродукцияләнгәннәр. 2002 елда Халыкара табигатьне саклау берлеге сайгакларны «CR» (инглиз телендә Critically Endangered) категориясенә кертә. Әлеге категориягә юкка чыгу куркынычы астында торган хайваннар (мәсәлән, Ерак Көнчыгыш капланы, һ.б.) керә. Бүген, бөтен дөнья буйлап таралган сайгакларны туплаган очракта да, аларның саны йөз егерме меңне генә тәшкил итә (Бөтендөнья кыргый табигать фондының 2018 ел мәгълүматлары буенча).

    Реклама

    САЙГАКЛАР НИГӘ КЫРЫЛА?

    Сайгакларның кырылуының бер сәбәбе Чыңгыз Айтматов тасвирлаган чамадаш тыш аулау, браконьерлык булса, икенчесе – эпизоотияләр (билгеле бер территориядә хайваннарда нинди дә булса йогышлы авыруның киң таралуы). Мисал өчен, 2015 елның маенда Казакъстанда Pasteurella multocida бактерияләре тудырган йогышлы авыру – пастереллез гына да йөз илле мең (!) сайгакның үлеменә китерә. Ваграк төр хайваннар белән чагыштырганда, үрчү тизлегенең түбән һәм хайваннарның азсанлы булуы, генетик төрлелекнең төшүе яки азсанлы популяцияләрдә мутацияләр туплану да сайгакларның санын киметә ала. Бәхетебезгә, дөнья буйлап сайгакларны саклауга һәм аларга игътибарны арттыруга юнәлтелгән төрле чаралар бар: тыюлыклар бу хайваннарны саклау һәм үрчетү белән шөгыльләнә, 5 майда Халыкара сайгак көне билгеләнеп үтелә, Бөтендөнья табигатьне саклау фондының 2021 елда тормышка ашырыла башлаган «Сайгакны бергәләп саклыйк» проекты да моңа күркәм мисал.

    ГАЛИМНӘРНЕҢ УРАК ӨСТЕ

    Дала өчен иң үзенчәлекле вакытларның берсе – ул май башы. Бу вакытта сайгаклар төркемнәргә җыела һәм дөньяга аваз салган яңа буынны каршылый. Аучылар төркем булып җыелган сайгакларга атмыйлар икән. Калмыкия халкы ышанулары буенча, бу вакытта уңдырыш сакчысы, хайваннарны, бигрәк тә дала антилопаларын химая итүче Ак карт сайгакларны савып йөри. Җан иясенә зыян китердеңме, Ак картның ачуы төшкәнен көт тә тор. Яз аенда сайгакларны ят күзләрдән саклау аеруча мөһим, шуңа да апрель уртасыннан май азагына кадәр тыюлыклар оештыра торган махсус турлар (экскурсияләр, экология сукмаклары һ.б.) туктап тора. Ә менә сайгакларны өйрәнүче галимнәр өчен урак өсте башлана. Елның башка айларында дала антилопаларын куып тоту шактый кыен – сайгаклар тигезлек буйлап сәгатенә 80 чакрым тизлек белән йөгерә, бу вакытта аларны төп дошманнары – бүреләр дә куып тота алмый, чөнки алар сәгатенә 50 чакрым тизлек белән генә йөгерергә сәләтле. Ә хәзер дала хуҗалары беркая да ашыкмый диярлек, яңа туган балалары янәшәсендә торалар. Ана сайгакның «төшке ашка» китүеннән файдаланып (сайгаклар көн дәвамында өч-алты килограм үсемлек ашый), галимнәр юлларында очраган һәр сайгак баласына тамга салып, аларның гәүдә озынлыгын, авырлыгын, җенесен теркәп йөри. Ирислар һәм лаләләр чәчәккә күмелә, сайгаклар аларның сусыл сабакларыннан авыз итә, бугаз җырлавына охшаш тавыш чыгарып аралашулары ишетелә... Тормыш дәвам итә. Яшәү өчен көрәш тә.

    «Моюнкум саваннасы сайгакларын адәмнәр дә аулыйлар иде. Әүвәл – атка атланган, тирегә төренгән, уклар белән коралланганнары, аннан – мылтык асканнары тегендә-монда ай-һайлап йөрде, ә сайгаклар көтүләре белән әле бер якка, әле икенче якка ташлана тордылар. Соңрак адәмнәр сайгакларны машиналары белән, нәкъ бүреләрчә интектереп камап алырга тотындылар, ә ахыр чиктә очкычлары белән дә килеп җиттеләр: далада йөргән сайгакларны һавадан күзәтәләр дә билгеләнгән координаталар буенча көтүләрен камап алалар, ә җирдәге снайперлар, сайгаклар качарга өлгермәсен дип, сәгатенә йөз һәм аннан да күбрәк чакрым тизлектә тигезлек буйлап җилдерәләр... Машиналар, очкычлар, тизаткыч винтовкалар – Моюнкум саваннасы тормышының өсте аска килде...»

    Чыңгыз Айтматов, «Плаха» романы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!