Логотип Идель
Блоглар

«СЕЗ ЕГЕТЛӘРНЕ БЕЛМИСЕЗ» - иң кызыклы фактлар!

Ир-атлар, егетләр психологиясен өйрәнү һәм аның турында фикер йөртү һәрвакыт кызыклы һәм актуаль темаларның берсе булып кала бирә. Без инде хатын-кызлар психологиясе гаять катлаулы, кызыклы һәм аңлаешсыз дип әйтүләренә бер яктан өйрәнгән булсак та, барыбер яртыбыздан күбебез моның белән килешеп үк тә бетмәскә мөмкинбез. Әмма әлегә сүз бу хакта түгел!

Ир-атлар, егетләр психологиясен өйрәнү һәм аның турында фикер йөртү һәрвакыт кызыклы һәм актуаль темаларның берсе булып кала бирә. Без инде хатын-кызлар психологиясе гаять катлаулы, кызыклы һәм аңлаешсыз дип әйтүләренә бер яктан өйрәнгән булсак та, барыбер күбебез моның белән килешеп үк тә бетмәскә мөмкинбез. Әмма әлегә сүз бу хакта түгел!

Хәзер без егетләр психологиясе белән күпмедер дәрәҗәдә таынышачакбыз, чөнки алар да гади түгел. Әгәр сез егетләрнең без “ нинди булдык, шулай кала киләбез, я без иң гади кеше затлары, сез генә ул авыр затлар” дигәннәрен ишетсәгез, ышанмагыз. Бу алай түгел. Ир-атларның психологиясе безнекенә караганда күпкә катлаулырак.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар бертөрле чыгышлы булса да, аларның башларында кайнаган нәрсәләр: уйлар, фикерләр бөтенләй аерыла һәм кисешми диярлек. Ир-атлар һәм хатын-кызлар төрлечә уйлый, үзләрен төрлечә тота һәм хәтта карарларны да төрлечә кабул итә. Һәр кыз яисә хатын кыз  белергә тиешле ир-ат (егетләр) психологиясенең нинди үзенчәлекләре бар соң? Алар белән ышанычлы, ачык һәм тигез мөнәсәбәтләрне ничек саклап калырга? Егетләр нәрсә ярата һәм яратмый? Бу һәм башка сорауларга җавапларны әлеге язмада таба алачаксың.

Ир-атлар психологиясенең үзенчәлекләре

 1. Егетләрнең кайгыртуга карашы. Беркем өчен дә сер түгел, хатын-кызларга аларны кайгыртулары, аңлаулары һәм игътибар бирүләре бик мөһим – нишләтәсең, хатын-кызның табигате шундый. Ә менә егетләрне башка әйберләр кызыксындыра – аларга ышаныч һәм аларны ничек бар, шулай кабул итүләре бик мөһим. Аларның психологиясе нәкъ менә шушы фактта төзелә дә инде. Ир-атларны хатын-кызларның "я үзгәрәсең, яки мин китәм" дигән сүзләре читкә этәрә, аларга үзләрен аңлау һәм ышаныч мөһим.

2. Стресслы хәлләргә мөнәсәбәтләре. Стресс ситуациясе барлыкка килгән очракта, бернинди ир-ат та моның турында үзенең сөйгән яры белән уртаклашырга теләмәячәк. Аңа көчле һәм “барысын да үзем хәл итәм” дигән халәттә калуы кулайрак. Нәкъ менә шуңа күрә дә күпчелек ир-атлар стресс ситуацияләрендә үз-үзләрен ялгыз тотуны өстен күрә.
Аларга мондый мөмкинлекләрне бирергә кирәк. Әле тагын барысы турында да уйларга һәм дөрес карар кабул итәргә вакыт бирү дә яхшы булачак.

3. Ир-атларның күнегү хәләте (привязанность). Бу система хатын-кызларга караганда бераз башкачарак корылган. Алар еш кына читләшергә мөмкиннәр, ләкин бу аның сиңа хисләре югалган дигәнне аңлатмый. Әгәр сезгә ул сездән ераклаша кебек тоела икән, бу әле мөнәсәбәтләрнең азагы дигән сүз түгел. “Тынычланыгыз, кызлар!” Алар кайвакыт бер үзләре калырга яраталар, ә тулаем алганда, аларның сөйгән ярларына бәйлелеге бик көчле һәм аерылгысыз.

4. Төгәллек. Безгә - кызларга һичшиксез бер мөһим фактны истә тотарга кирәк: теләсә кайсы ир-ат һәрвакыт рациональ фикер йөртергә күнеккән. Хатын-кызлардан аермалы буларак, алар хисләргә сирәгрәк бирелә яки бик эмоциональ булган вакытта да җитди глобаль хәлләрне кабул итәргә ашыкмыйлар. Алар тынычланып, барысын да уйларга, ә аннары максималь дөрес һәм рациональ карар кабул итәргә тырыша. Шул ук вакытта хатын-кызлардан аермалы буларак, йөрәк белән түгел, ә баш мие белән уйлап эш итәргә тырышалар.

5. Карарлар кабул итүгә мөнәсәбәт. Һәр ир-атка теләсә нинди карарларны дөрес кабул итү бик мөһим. Бу аларга аңлы дәрәҗәдә салынган, һәм аларга үзләрен мөһим, көчле итеп тою мөһим, ягъни үз яртыларын саклый алырлык кешеләр итеп. Шуңа күрә, әгәр гашыйкларга  нинди дә булса мөһим карар кабул итәргә туры килә икән, ир-атларның күпчелеге моны үз өстенә алачак, чөнки ул барысын да үзе эшләргә һәм үзенең мөһимлеген күрсәтергә күнеккән. Аларның бу үзенчәлекләре турында онытырга ярамый.

Шулай итеп, югарыда санап үткән үзенчәлекләрне һәм серләрне укып, исәпкә алсак, бу язма  “сәламәт”, ә иң мөһиме бәхетле мөнәсәбәтләрне саклап кала алырга бер ярдәм булачак.

Эльвина Сәбирҗанова,

КФУ студенты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев