Логотип Идель
Блоглар

«Сез исән – һәм бу инде бәхет...»

Үләренә бер көн кала, 27 яшьлек кыз күңелендәгене социаль челтәрдәге битенә язып калдыра. 24 сәгать узар-узмас, якыннары янәшәсендә җан бирә кыз. Хәзер әлеге хат, күпләрнең күңелен кузгатып, дөнья буйлап йөри...

Австралиядән 27 яшьлек кыз язып калдырган хушлашу хаты аны укыган кешеләрне дөньяга башкача карарга мәҗбүр итә. Холли Батчер. Ул 2018 елның 4 гыйнварында вафат була – яман шеш чире бу кызны бер ел эчендә «ашап» юкка чыгара. Үләренә бер көн кала, Холли Батчер күңелендәген социаль челтәрдәге битенә язып калдыра.  24 сәгать узар-узмас, якыннары янәшәсендә җан бирә кыз. Хәзер әлеге хат, күпләрнең күңелен кузгатып, дөнья буйлап йөри...  

    
26 яшьтә үзеңнең үләчәгеңне аңлау һәм бу фактны кабул итү сәер... Гадәттә, без бу хакта бөтенләй уйламыйбыз да. Ләкин көннәрнең берендә ул синең ишегең шакый... Ә тормыш шундый нәфис, кадерле... Алдан әйтеп куярлык түгел. Һәр көн – ул бәһасыз бүләк. 


Хәзер миңа – 27. Минем үләсем килми. Тормышны бик яратам. Мин бәхетле. Бу бәхет өчен үз якыннарыма рәхмәтлемен. Ләкин инде берни үзгәртергә хәлемнән килми.  


Бу хатны үләргә куркыныч булган өчен язмыйм. Без исән чакта, үлемнең ни икәненә һәм аның никадәр якын булуын төшенә алмыйбыз. Хәтта, үлем юк, дип тә уйлыйбыз. Аның шулай булуы яхшы да. Менә хәзер... инде якама ябышкач та, үлемнең ни икәнен аңлау авырлык белән генә бирелә. 


Мин кешеләрнең проблема табып хафалануларыннан туктауларын гына теләр идем. Үлем фонында алар вак-төяк кенә булып кала. Безнең барыбызны да – һәм мине бик тиздән – бер үк тәкъдир көтә. Шуңа күрә аны юк-барга сарыф итмәгез.


Тормышыгызга зарланырга теләгәндә, чын проблемага дучар булганнарны искә төшерегез. Мәсәлән, менә мине. Көндәлек мәшәкатьләрне ерып чыгарга мөмкин ич. Үлем белән чагыштырганда, аларның ни дәрәҗәдә пүчтәк икәнен аңлап, тормышка рәхмәт әйтергә онытмагыз. Сез исән – һәм бу инде бәхет. Урамга чыгып, саф һава сулый аласыз. Күкнең – зәңгәр, агачларның яшел булуын күрәсез. Сезгә моның өчен җай чыккан. Ә мин инде болай булдыра алмаячакмын.  


Бәлкем, бүген сез машина белән юл тыгыма эләккәнсездер... Бәлкем йокыгыз туймагандыр, чөнки балаларыгыз төне буе йокларга бирмәгәндер... Ә бәлки, чәчтараш ялгышып, чәчегезне сез сораганнан кыскарак итеп кискәндер. Яисә акча түләп үстергән озын тырнагыгыз сынгандыр. Йа, Раббым, бу хакта уйлаудан туктагызчы! Ышаныгыз, үз чиратыгыз җиткәч, бу нәрсәләр хакында, гомумән, онытачаксыз!


Мин менә хәзер үз тәнемә карыйм да аның күзгә күренеп сулуын күрәм, һәм моны булдырмаслык берни дә эшли алмыйм... Теләгән бар нәрсәм – камил форма түгел, ә якыннарым белән бергә үтәчәк тагы бер көн (бары бер көн!).


Кайчак кешеләрнең спортзалда тренерның артык авыр күнегү бирүенә зарлануларын ишетәм. Тәнегез хәрәкәтләнә алганда, физик күнегүләр башкара алу җан рәхәте бит. Шунысы да бар, ныклы сәламәтлек – ул физик сүрү генә түгел. Җанга якын, рухи бәхет табарга тырышыгыз. Шул чагында социаль челтәрләр таккан «камил тән» төшенчәсенең буш икәнен аңларсыз. Үз тасмагыздан гәүдәгезнең матурлыгына шикләнергә этәргән барлык аккаунтларны алып атыгыз. 


Тагын шул... Тәнегезнең бер җире дә авыртмаган көн өчен рәхмәтле булырга өйрәнегез. Салкын тидереп, аркагыз яки кулыгыз сызлаганга үзегезне начар хис иткән көннәр өчен дә рәхмәт әйтү кирәк. Әйе, бу күңелсезлек. Тик сезнең тормышыгызга куркыныч янамый бит, узгынчы чирләр генә...  


Азрак сукраныгыз, кешеләр! Һәм бер-берегезгә күбрәк терәк булыгыз. Бүлешегез, өләшегез, бирегез. Бу илаһи дөреслек: әгәр дә сез кемгә дә булса булышсагыз, үзегезне бәхетлерәк итеп сизәчәксез. Кызганыч, мин боларны соңрак аңладым... 


Авырып киткәннән бирле, бик күп игелекле кешеләр очраттым. Алардан шактый җылы сүзләр ишеттем. Гаиләмнең, дусларымның һәм хәтта таныш булмаганнарның ярдәм дәрьясын кабул иттем. Бу – мин аларга алмашка бирә алачагыма караганда күпкә күбрәк. Мин әлеге кешеләргә ахыргача рәхмәтле булып калачакмын.


Акчага ия булып та, аны үләр алдыннан гына тота башлау сәер булыр иде. Менә хәзер минем бер дә кибетләргә барасы һәм яңа күлмәк аласы килми. (Ә бит моңа кадәр шопингны ярата идем!) Матур күлмәкләр үз мәгънәләрен югалтты. Ахырда, шуны аңлыйсың: яңа кием-салымга яисә башка нәрсәләргә акча сарыф итү – ахмаклык. Күлмәк, бизәнү әйберләре урынына якыныгызның күңелен күтәрәчәк, аңа шатлык китерерлек берәр нәрсә сатып алыгыз. Төшке ашка чакырыгыз, яки бүлмәсен ямьләп торырлык гөл, яисә массаж абонементы, матур шәм бүләк итегез. Нәрсә булуы мөһим түгел, якыныгызны ярату, хөрмәтләү билгесе икәнен генә күрсәтсен.  


Башкаларның вакытын кадерли белергә дә өйрәнегез. Әгәр дә сезгә соңга калу хас икән – нишлисең, бары тик өйдән иртәрәк чыгу гадәтегезне булдырыгыз. Аны, телефонына төбәлеп, көтәргә мәҗбүр итмәгез. Моның белән үзегез дә ихтирамга лаек булырсыз. 


Әгәр дә акча туздырырга теләсәгез – тәэсирләргә сарыф итегез. Сәяхәтләргә йөрегез. Һичьюгы, бүген хыялланганны иртәгегә калдырмагыз. Ниһаять, табигать кочагына чыгарга вакыт табыгыз: суга чумып алыгыз, бармакларыгызны комга күмегез. Су тамчыларын йөзегездә тоегыз.     Үзегезне табигатьнең бер кисәге итеп хис итегез. Шул мизгелне смартфон камерасына төшергәнче, үзегездә тоемларга өйрәнегез...  Тормыш экраннар аша яшәү түгел, камил кадр эзләүгә вакыт сарыф итү – ахмаклык. Бары тик шушы мизгел белән ләззәтләнегез! Үзегез! Ул мизгелне башкаларга күрсәтү нигә кирәк? 


Тагын бер риторик сорау. Сезнең һәр көн саен макияж һәм чәч рәтләүгә сарыф ителгән вакытыгыз чыннан да шуңа торамы? Хатын-кызлардагы бу гадәтне беркайчан да аңламадым.
Сирәк-мирәк булса да, кошлар җырын тыңлар, таң атканын күрү өчен иртәрәк уяныгыз. Йокымсыраган шәһәргә кояшның беренче нурлары төшүен карау нинди бәхет! 


Музыка тыңлагыз. Нәкъ менә тыңлагыз! Көй – ул дару. Борынгы көйләр күпкә дәвалырак. 
Үзегезнең йорт хайванын кочаклагыз. Мин этебезне өзелеп сагыначакмын.
Дусларыгыз белән сөйләшегез. Аларның хәлләре тәртиптә микән? 


Яшәү өчен эшләгез, әмма эшләү өчен яши күрмәгез. 


Йөрәгегезне дулкынланырга мәҗбүр иткән гамәлләр генә кылыгыз. 


Торт телисезме? Ашагыз – һәм бернинди дә үкенү кирәкми! 


Үзегез теләмәгәнгә «юк» дияргә өйрәнегез. 


«Минем турында нәрсә уйларлар» дип фикер йөртүдән туктагыз. Әйе, башкаларның үз күзаллаулары булырга мөмкин. Ләкин ничек яшәргә кирәклеген, ахыр чиктә, бары сез хәл итәсез! 


Якыннарыгызга аларны ничек яратуыгыз хакында мөмкин кадәр күбрәк әйтегез. Һәм аларны ихлас яратыгыз! 


Әгәр нәрсә дә булса – эшме, шәхси мөнәсәбәтләрме, башкасымы – сезне бәхетсез хис итәргә мәҗбүр итә икән, нигә интегергә? Кыюлык җыеп, тормышны үзгәртү үзегездән генә тора! Берәү дә күпме гомер бирелгәнне белми. Сезне бәхетле итәчәк вакытны юкка сарыф итәләр димени? Әйе, бу хакта күп язылган. Әмма хакыйкать шул лабаса! 


Һәрхәлдә, болар яшь кызның киңәшләре генә. Теләсәгез, колак салырсыз, юк икән – сезнең эш. 


Соңгы сүзем шул. Мөмкинлегегез бар икән, кешелек өчен (һәм минем өчен дә) изгелек кылыгыз – кан доноры булыгыз. Моның белән сез кемнеңдер тормышын саклап калачаксыз! Бу һәркемнең хәленнән килерлек олы гамәл. Донор каны (һәм мин инде кан күчерелүенең исәбен югалттым) миңа тагы бер ел яшәргә мөмкинлек бирде. Бер ел! Моның өчен чиксез рәхмәтлемен, чөнки аны якты дөньяда гаиләм, дусларым, этем белән бергә үткәрдем. Бу минем тормышымдагы иң күркәм ел булды.


Рәхмәт.
Һәм очрашканга кадәр... 

Зилә Нигъмәтуллина әзерләде

Фотолар интернеттагы ачык чыганаклардан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев