-
КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: ЖУРНАЛИСТ ГӘБДЕРӘХИМ ВАФАТ Урыны Оҗмахта булсын!
-
26 апрельдә Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк.
-
Сәләтләрне ачучы “Сәләт” конкурсы 16 апрель көнне Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурс булып узды. Бинага барлык иҗат сөюче һәм, әлбәттә, иҗат итүче яшьләр җыелды.
-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Сүгенү хәзер нормага әверелдеме, яки казакъ фильмы Казанга ничек эләккән?

Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә, ни кызганыч, җәнҗаллар да булмый калмый. 2011 елда элек порнофильмнарда уйнаган актриса Сибәл Кәкиллегә хатын-кыз ролен иң яхшы башкарганы өчен гран-при тапшыру белән бәйле вакыйганы әле күпләр хәтерлидер.
Кичә, 28 апрельдә XV КХМКФдә тагын ислам шәригатенә һәм әхлагына чит күренешләрнең генә түгел, гомумән, әхлакка каршы килә һәм мәдәни кешене мыскыллый торган нәрсәләр шаһиты булдык. Сүз – Казакъстан режиссеры Фәрхат Шәриповның “Шәхес үсеше тренингы” нәфис фильмы (2018) турында.
Кайчандыр институтта бергә укыган ике сабакташ һич көтмәгәндә-уйламаганда очраша. Очрашу “хөрмәтенә” болар кеше күзеннән ераграк китеп, аракы шешәсен ача. Бусы шикләндерде, билгеле, ләкин күңел “юк, су гынадыр”, дип алдана бит әле.
Ярар, яр буенда комлыкта йөриләр болар. “Зур кеше” булып җиткәне дусты белән: “Шушында мин Юльканы аударып салган идем...” дип хатирәсен уртаклаша. Әйе, “мөселман киносы”н һәм, гомумән, кино караганда мондый эпизодка юлыксаң, бу инде – кичекмәстән торып чыгып китәргә дигән сигнал! Тик мин әле тораташ булып катып һәм аңгыраеп, һаман экранга текәлеп утырамын икән. Күрәчәгемә каршы. Чөнки “зур кеше” булганы үзенең элекке хатыннары турында сөйләп китте, һәм аның авызыннан чыккан “бизәкле” сүзләр, автомат пулялары кебек, бөтенләй үтерде, кырып салды. Бернинди күпноктасыз, сызгырту-чыелдаусыз (фильмнарда андый урыннарны ничектер томаларга, яшерергә тырышалар – андый хәлләр кайбер совет фильмнарында да очраштыргалый иде) ап-ачык урысча сүгенүдән кичергән шок шулкадәр көчле иде – башта хәтта, ялгыш ишетелгәндер, дип уйладым. Юк, ялгыш ишетмәгәнмен – персонаж туктарга уйламый да иде бугай. Өченче тапкыр сүгенүендә инде залдан чыгып китәргә туры килде.
Нинди “мөселман киносы” булды соң бу? Ашыга-ашыга программаны тикшерәм, алай-болай очраклы, “сул” фильмга эләкмәгәнмендер бит?.. Юк, очраклы фильм түгел! Алай гынамы әле: фестивальнең төп программасында “Россия – Ислам дөньясы” номинациясендә күрсәтелә, 97 минут бара, диелгән. Ләкин шулкадәр тупаслык, шакшылык, бозыклык халыкара дәрәҗәдәге мөселман фестиваленә ничек үтеп керә алган? Мөмкин эшме бу: фестивальдә күрсәтеләчәк барлык фильмнарны берничә ай дәвамында сайлап алу комиссиясе үз “иләге”ннән или. Профессионаллар бит алар, ипиләрен тикмәгә генә ашамыйлардыр? Өстәвенә, сайлап алуда ТР мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре дә катнаша, дип беләбез – профессионаллар күрми калганны, һичьюгы алар күрергә тиеш иде. “Шәхес үсеше тренингы” фильмында кысага сыймастай нәрсәләрне профессиональ киночылар һәм дин белгечләре генә түгел, сабый балалар да аерырлык.
Билгеле, мине төптән уйламауда, фильмны карап бетермичә генә аңа тулаем бәя бирергә тырышуда гаепләүчеләр табылыр. Бәлки, персонажлар соңыннан тәүбәгә килеп, гел изгегә әверелгәндер? Бәлки. Ләкин ачык итеп норматив булмаган лексика куллану, хәмер эчү эпизодлары күрсәтелгән кинотасма, теләсә нинди генә максатларны алга сөрсә дә, мөселман дөньясын рәнҗетә. Сүгенү, гомумән, теләсә кайсы кешене мыскыл итә. “Шәхес үсеше тренингы”ның аннотациясендә исә акка кара белән, фильмда алга таба инде моның ише “вак-төяк”ләр генә түгел, җинаять тә кылыначагы искәртелгән, бозыклыкка тартым фотосурәтләр урнаштырылган иде. Кая анда изге максатлар?
Бу хәлгә мин XV КХМКФ җитәкчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Диния нәзарәте берәр төрле ачыклык кертә алыр, дип өметләнәм. Ниһаять, “мөселман киносы фестивале”нең исеме җисеменә туры килү-килмәү, “мөселман киносы” дигән төшенчәгә оештыручыларның нинди мәгънә салуы турында әллә ничә ел буе тынмаган бәхәсләргә дә нокта куелсын иде. Сәнгать белгечләре һәм лингвистларның норматив булмаган лексиканың конкрет фильмнарга үтеп керүенә карата төгәл мөнәсәбәтен белү ихтыяҗы килеп туды. Әйтегез инде үз сүзегезне: сүгенү хәзер сәнгать өлкәсендә нормага әверелдеме әллә ул?!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз