Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ МЕДИТАЦИЯ КАНАЛЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ “Идел” журналының YouTube каналы аутотренинглар яздыра башлады. Күбегезнең медитация файдасы турында ишеткәне бардыр. Хәзер аны татар телендә дә тыңлап булачак. Йокысызлыктан тилмергән, нерв системасы какшаган кешеләргә әлеге видео тынычланырга ярдәм итәчәк.
      148
      0
      0
    • БИШ ТАТАРСТАНЛЫГА ВЛАДИМИР ПУТИН ОРДЕН ТАПШЫРАЧАК РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады. Анда Рафис Борһанов, Ләйлә Фазлыева, Андрей Поминов, Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар билгеләп үтелгән.
      221
      0
      0
    • БИСТӘЛӘРНЕ КЕМ ЧИСТАРТЫР? Казан яны бистәләрендә яшәүчеләр, теләкләре һәм үз техникалары булса, урамнарны кардан чистартып, акча эшли ала.
      210
      0
      0
    • ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ ӨЧЕН 36 МИЛЛИОН СУМ Бәйрәмне 25 декабрьдә сәгать уникедән 19.30га кадәр үткәрергә планлаштыралар.
      204
      0
      0

    «ШАЯН» ХЫЯЛЫЙЛАР

    «Әгәр син хыяллана беләсең икән, димәк, аларны тормышка ашыра да аласың!» (Уолт Дисней)

    Күпләр ир-егетләрне хыяллана белми, дип уйлый. Ялгыш фикер! Һәркайсыбыз хыялый ла! «ШАЯН ТВ» балалар каналының алып баручы егетләре белән хыяллар турында аралашабыз. 

    «Үземне яңалыклар сөйләүче дип күзалдына китерә идем»

    Илназ, «ШАЯН тәҗрибәләр» тапшыруын алып баручы: 
    – Бәләкәй чактан ук, телевизордан күргән абый-апаларга сокланып, алып баручы булырга хыяландым. Матур киенеп, төз утырып, үземне яңалыклар сөйләүче, дип күзалдына китерә идем. Ләкин, язмыш сынаулары белән бәйле, миңа табиблар белән якыннан танышырга туры килде. Шуннан медицина өлкәсе күбрәк кызыксындыра башлады. Әмма югары сыйныфларда безне КФУныңа Филология һәм сәнгать институтына ачык ишекләр көненә алып бардылар. Андагы иҗади тормыш үзенә җәлеп итте: студентлар концертын карагач, укудан тыш, иҗат белән дә шөгыльләнәләр икән, дип уйладым. Киләсе елны шул институтка укырга да кердем. Дусларыма: «Хыялланырга курыкмагыз», – дим. Менә мин дә кайчандыр алып баручы булырга хыялланган идем бит!  

     

    «Алмаз белән Венерага кызыктым»


    Руслан, «Яшьләр тукталышы» тапшыруы алып баручысы: 
    – Ә мин янгын сүндерүче булырга хыялландым! Президент та начар һөнәр түгел, дип тә уйладым. Шулай бервакыт телевизордан «Яшьләр тукталышы» тапшыруына юлыктым. Алмаз Гәрәев белән Венера Ивановаларның алып баруына кызыгып карадым. Их, алар кебек шушы тапшыруда катнашсаң иде, дип уйлап куйганым хәтердә... 
    Театр училищесын тәмамлагач, үземне төрле өлкәләрдә сынап карадым: балалар белән эшләдем, төрле түгәрәкләр алып бардым, алар өчен төрле бәйрәмнәр уздырдым... Көннәрнең берендә юнәлешем үзгәртеп, «ШАЯН ТВ» балалар каналының PR бүлегенә килеп эләктем. Монда тормыш кайный иде. Бераздан анонслар тавышландыра башладым. Озак та үтми, «Яшьләр тукталышы» тапшыруына алып баручы итеп тә куйдылар. Нәрсә әйтәсем килә: бер хыялланырга да, аның турында онытырга кирәк икән. Хыяллар шул очракта гына тормышка аша. 

    «Биш яшемдә – беренче газета»


    Искәндәр, «ШАЯН балалар» сәхифәсен алып баручы: 
    – Хыялым – журналист булу иде. Беренче «газета»мны биш яшемдә чыгардым!  Телевизордан татарча тапшыруларны йотлыгып тыңлый идем, үземне дә зәңгәр экраннарда күзалдына китердем. «ШАЯН ТВ» каналы ачылу турында Актаныш гимназиясендә укыганда ишеттем. Казанга килүгә үк, үз көчемне сынап карарга булдым. Журналист һөнәре бик авыр һәм җаваплы. Ләкин мин бу өлкәне сайлавыма үкенмим. 

    «ТВда дөнья гизәм»


    Азамат, «ШАЯН тарих», «ШАЯН балалар» тапшыруларын алып баручы: 
    – Дөнья гизәргә, илләр күрәсем килгәнгә, иң яхшы һөнәр – илче дип фаразлаган идем. Бертуганым Салават белән «Нур» театр студиясенә йөрдек. Бер елны режиссер Нурания апа Җамалиева Яңа ел алдыннан чыгарылачак фильмга балалар сайларга кастинг үткәрде. Шунда безне дә сайладылар. Фильмга төшү мавыктыргыч булды. «ШАЯН ТВ» каналына да кастинг аша эләктек. Мин хәзер тапшыру да алып барам, дубляж студиясендә дә тавышландырам. Телевидение – үзе бер дөнья икән!   

    Динара Әхмәт

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ