Логотип Идель
Блоглар

Шикәрсезлек. Эксперимент

Бу эксперенментымның дәвамы да булыр әле.

Психология бәхет сүзен болай аңлата: бәхетле кеше – ул үзен ничек бар шулай кабул итүче һәм ничек бар шулай яратучы кеше. Минемчә, үз-үзеңне ярата башлау өчен, башта үзеңне танып белергә һәм өйрәнергә кирәк. Фәндә иң эффектлы өйрәнү алымнарының берсе – ул эксперимент, ягъни сынау алымы. Үзеңне төрлечә сынап караганда, организмның мөмкинлекләрен,ни дәрәҗәдә көчле булуын аңлыйсың, чын хис-тойгларны тыңларга һәм танырга, кичерешләреңне анализларга өйрәнәсең. Студент вакытларда үткәрелгән йокысызлык эксперименты  ( аны кабатларга киңәш итмим) миңа бик күп нәрсәне аңларга ярдәм итте.  Шуңа күрә экспериментларны дәвам итәргә булдым. Бу юлы бер атнага шикәрдән баш тарттым.

 

Үземне баллы әйберләргә мөкиббән кеше дип атый алмыйм. Күбрәк тозлы әйберләр яратам. Шикәрдән бер атнага баш тарту карарым чиргә яки шикәрнең зыяны турындагы мәкаләләр укуга да, фильмнар (андыйлар бик күп) карауга да бәйле булмады. Бары тик үземне сынап карыйсым гына килде.

Нинди үзгәрешләр кичерәчәгемне якынча чамалый идем. Шулай да ачышлар да булды.

Шикәр ашамау – шикәр кушып пешерелгән барлык әйберләрне ашамау – шоколад, туңдырма, барлык камыр ризыклары, соклар, йогуртлар, компот, морс, варенье, конфетлардән баш тарту дигән сүз. Үз-үземә җиләк-җимеш, йөзем, кара жимеш, өрек һәм шулай ук составында шикәр булмаган конфетлар (аптекада сатыла) ашарга рөхсәт иттем.  Шикәрсез конфетларда күпчелек очракта сорбит дигән матдә кулланыла (күп ашаганда уд да зыянлы һәм эчне йомшарта булып чыкты).

Беренче көн

Бернинди үзгәрешләр дә юк. Чәйне «коры» килеш эчәм. Чәйгә элек тә шикәр салмый идем, ләкин хәзер берни дә кабып куймыйм. Көндез яшелчәләр белән ит ашыйм. Ашаганнан соң берәр баллы әйбер кабып куясы килә. Хәтер һәм игътибарлылык бераз югалганын сизәм. Эштә берничә хата җибәрдем. Кәеф кырылды, һәм шоколад ашыйсы килә башлады.

Икенче көн

Иртәнге 7дә йокым туеп уяндым. Эшлим. Идеялар күп. Аргач баллы әйбер ашыйсы килә. Алма һәм персик ашыйм. Бер нәрсәсез чәй эчәм. Көндез ашыйсы килми. Кич тагын баллы әйбер ашыйсы килә башлады. Кефир эчеп, йокларга яттым.

Өченче көн

Гадәттә ачу килә торган әйберләргә ачу килми башлады. Организмда артык энергия булмавын сизәм. Башка вакытларда, кич өйгә кайткач, тагын чыгып китеп берничә километр йөреп яки йөгереп кайтырга хәлем кала иде. Кичләрен йөгерми башладым. Баллы әйбер ашау теләге беркая да китмәде, киресенчә, артты гына. Кибетләрдә кондитер бүлегеннән үтү авыр. Кибеттә йөрү гомумән авыр. «Менә моны ашый алмыйм, ә менә бу миңа ярамый, бу да…» дигән фикерләр артык еш туа. Кибет киштәләре 80-85 % составында шикәр булган әйберләрдән тора икән. Реклама ягыннан да аларга өстенлек бирелә.

Дүртенче көн

Һаман да баллы әйберлә ашыйсы килә. Бүген төшемдә эрегән шоклад болгатуларын күрдем. Чәйне әзрәк, сөт азыкларын күбрәк эчәм.  Тиренең чистарганын (үсмер чактан бетчәләр аптырата) һәм ябыга башлавымны сизәм. Фотоларда һәм көзгедә үземә ныграк ошыйм. Десертка как ашыйм. Тагын кечкенә балалар өчен сатыла торган шикәрсез пюре ашый һәм соклар эчә башладым. Пюреларны варенье урынына кулланам. Балалар эчә торган соклар тәм ягыннан караганда бөтенесе дә бер үк төрле булып чыкты.

Бишенче көн

Гадәттә баллы әйбер ашаганнан соң (бигрәк тә иртән һәм күп күләмдә булса) куллар калтыравына игътибар итә идем. Хәзер бу юк. Энергия көне буена тигез бүленгән. Көндез, ашаганнан соң, йокы килми. Ләкин азык, күпме генә ашасаң да, тулысынча туйдыра алмый, ягъни, гел «күз туймаган» хис кала. Тышы кытырдап торган ипи ашыйсы килә. Өчпочмак ашаучыларга көнләшеп карыйм.

Алтынчы көн

Дәү әниләргә кайттым. Эксперимент турында белмәгән дәү әнием миңа яңа кайнатылган варенье белән үзе пешергән тәмле әйберләр ашатырга тырыша. Йомшак кына баш тартырга туры килә. Дәү әнием, кытырдап торган тышлы ипинең кибән башына шоколадлы паста ягып ашый (троль 100 levl). Кич гел баллы әйбер ашыйсы килә. Бакчадан алма белән слива өзеп ашыйм.

Җиңенче көн

Экспериментны тәмамларга будым. Чөнки дәү әниләрдә ашамый торып булмый. Иртән шоколадлы паста белән чәй эчтем. Искитмәле тәмле булды. Бөтен ашаган баллы әйберләр дә мин хәтерләгәннән баллырак булып тоела. Бик сагындырган ипи һәм батон ашадым. Кибеткә төшеп пакетлы соклар алдым. Алар барысы да бик баллы булып чыкты – ошамады. Көндезгә таба йокы басты. Кич туңдырма белән шоколад ашадым. Туңдырманы ашап бетерә алмадым, артык баллы булып тоелды.  Кич 3 километр чамасы туктамыйча диярлек йөгердем. Дөнья гадәттәгедән яктырак һәм төслерәк тоела.

Нәтиҗә:

Экспериментның яхшы яклары да, начар яклары да булды.

Физик активлыгымны киметсәм дә, якынча 1,5 кг югалттым. Тирем чистарды (шикәр ашый башлаган көнне үк, кичкә таба яңадан бетчәләр чыкты). Үземнең хис-кичерешләргә «колак салырга» өйрәндем.

Эксперимент барышында, кибеттән, элек ала торган бик күп әйберләрне сатып алмасам да, акча күбрәк тотылды, чөнки, җиләк-җимеш, кипкән җимешләр, чикләвекләр, балалар пюрелары һәм шикәрсез кәнфитләр кыйбат тора.

Без ашаган күпчелек әйбердә шикәр барлыгын яхшы аңладым. Кайчакта, гомумән шикәр ашамыйбыз дип уйлаган вакытта да, бик күп шикәр ашыйбыз икән.

Рационны кисәк үзгәртеп ипиләр ашамый башлаганга ашказаны начаррак эшли башлады. Ит ашауны да киметергә туры килде. Чөнки ит ризыкларын иписез ашау кыен булды.

Шикәрсезлек атнасы – нәрсәсе беләндер ураза тотканга охшаган. Дуслар аны шулай, «шикәр уразасы» дип атап йөртә башлаганнар иде. Атна буе үземне бик тыныч хис иттем, ачулану һәм  борчылу хисләре, кәеф төшкән чаклар булмада диярдек.

Шикәр наркотикмы? 

Әйе дә, юк та. Күпчелек кеше, шул исәптән мин дә, кәеф кырылган чакта, ачуланса, борчылса, күңелсез булса баллы әйбер ашый. Бу шул кадәр гадәткә кергән, хәтта сизелми дә башлый. Без кәеф кырылганда, кәефнең нигә кырылганын аңлап, проблеманы хәл итәргә тырышмыйбыз, аны бер өем шикәр белән йомып куярга тырышабыз һәм күпмедер вакыттан соң ул агрессия һәм ачу булып килеп чыга.

Ләкин, чама белгән ашаган очракта шикәрнең зыяны юк. Шикәрдә бик күп файдалы һәм оргнизмга кирәк әйберләр бар. Шикәр хәтерне яхшырта, энергия бирә.

Мин шикәр ашавымны дәвам итәчәкменме?

Әйе итәчәкмен, ләкин күләмен нык киметергә уйлыйм.

Ә укучыларга, кешенең нәрсә әйтүенә карамастан, бары тик үз-үзләренең хис-кичерешләрен генә тыңлап, җаннары һәм тәннәре өчен идеаль булган вариантны сайларга киңәш итәм.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев