Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    ШИШКИН УРМАНЫНДА АК КОЙРЫКЛЫ БӨРКЕТЛӘР

    Бүген "Түбән Кама" милли паркына нигез салынуга 30 ел!

    «Түбән Кама» милли паркы белән танышуым 2020 елның көзендә, кичке алтыдан тугызга кадәр дәвам итә торган дәрестә башланып китте. Кураторыбызның «Әйдәгез, Алабугага барабыз!» диюе булды, биштәрләребезне асып, төркемебез белән Алабуга районына, төгәлрәге, аның бер өлешендә урнашкан «Түбән Кама» милли паркына юл тоттык... 

    «Түбән Кама» милли паркы турында кыскача белешмә: 1991 елның 20 апрелендә булдырыла. Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан (Алабуга һәм Тукай районнары), мәйданы – 26 460 га.

    «Кырык елдан артык рәсемгә урман төшерәм дә урман төшерәм... Ник икән? Кемнедер шатландырыр өченме? Юк, аның өчен генә түгел. Урманнардан да гүзәлрәк нәрсә юк. Ә урман ул – тормыш. Кешеләр моны истә тотарга тиеш». 
    И.И. Шишкин

    Этюднигын тотып, нарат урманнарын аркылыга-буйга иңләп йөргән бөек рәссамның сүзләре дә киләчәк буынга «Түбән Кама» милли паркын булдырырга этәргеч биргәндер – 1991 елдан алып, милли парк табигый байлыкларны: урманнарны, болыннарны, анда тереклек итүче җан ияләрен саклый, фәнни тикшеренүләр алып бара. Милли парк дүрт функциональ өлештән тора: тыюлык зонасы, аеруча сакланыла торган зона, рекреация зонасы һәм хуҗалык эшчәнлеге алып барыла торган зона. Әлеге функциональ зоналарга аңлатма да биреп узыйк.

    1.    Тыюлык зонасында фәнни-тикшеренү эшләре алып барырга, табигатьне саклау чаралары уздырырга рөхсәт ителә, хуҗалык эшчәнлеге һәм территорияне рекреация, ягъни ял итү максатында куллану тыела!

    2.    Тыюлык зонасында рөхсәт ителгән эшләргә өстәмә буларак, аеруча сакланыла торган зонада экосукмаклар, экскурсия маршрутлары да оештырырга мөмкин. Ә, мисал өчен, балык тоту (һәвәскәр балык тоту һәм балык тоту ярышлары оештыру), билгеләнгән маршрутлардан читкә китү тыелган. Бу зонага, мәсәлән, Танай тугайлары һәм Кече наратлык керә. Бу урыннар буйлап сезне милли парк хезмәткәрләре озата киләчәк, әмма әгәр дә сезнең ак койрыклы диңгез бөркетенә (Haliaeetus albicilla) багышланган диссертация язу һәм билгеле бер сукмак буенча атлап бару белән чикләнәсегез килми икән, киләсе зоналар сезнең өчен. 

    3.    Рекреация зонасында ял итүгә юнәлтелгән барлык чаралар да рөхсәт ителә (балык тоту, дару үләннәре җыю, кунак өйләре, музейлар булдыру һ.б), әмма билгеләнгән урыннардан читкә китеп ял итү катгый тыела!

    Мисал өчен, милли парк территориясендә И.И. Шишкинның әсәрләренә мотив булып хезмәт иткән табигый комплекслар буйлап «Шишкинский край» дип аталучы 65 километрга сузылган җәяүле маршрут төзелгән. Бөек рәссамның иҗаты белән кызыксынган һәркем «Святой ключ близ Елабуги» (1886), «Корабельная роща» (1898), «Пейзаж с сосной» (1890), «Лесные дали» (1884), «Сосновый бор», «Мачтовый лес в Вятской губернии» (1872), «Утро в сосновом бору» (1889), «Ананьинский могильник» (1861), «На Каме близ Елабуги» (1884) һәм башка картиналарда сурәтләнгән табигать почмакларын үз күзләре белән күрә ала. Өстәвенә, әлеге урыннар турында «Түбән Кама» табигать музее мөдире Ринур Хәдияр улы Бекмансуров «Шишкинские места близ Елабуги» исемле фильм да төшергән.

    «Мәсәлән, «Цветы в лесу» (1877) картинасының урманның кайсы ноктасында иҗат ителгәнен без, әлбәттә, беркайчан да таба алмаячакбыз, «Папоротники в лесу. Сиверская» (1883) яисә «Поваленное дерево» (1875) картиналарында сурәтләнгән урыннар да тирә-ягыбызда бихисап. Әмма, шулай да, танып булырдай ландшафтка ия булган эшләр дә шактый», – ди Ринур Бекмансуров.

    «Шишкинские места близ Елабуги» (2017) фильмыннан кадр һәм И.И. Шишкинның «Кама» (1882) картинасы

    4.    Хуҗалык эшчәнлеге алып барыла торган зонада нәрсә рөхсәт ителгәнлеге исеменнән үк күренә: биредә, алда санап кителгән пунктларга өстәп, печән чабарга да, умарталыклар урнаштырырга да, торак объектлар торгызырга һ.б. эшчәнлек алып барырга ярый.

    МИЛЛИ ПАРКТАГЫ ХАЙВАННАР ДӨНЬЯСЫ

    «Түбән Кама»да кырык алты төр имезүче (поши, кыр кәҗәсе, кабан дуңгызы, селәүсен, ләтчә, янутсыман эт һ.б.) тереклек итә. Борындык, төн ярканаты, колаклы ярканат, зур ярканат – сирәк очрый торган төрләр, алар Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән. Милли паркның орнитофаунасы да күптөрле: агач кәүсәләрендә үрмәләчләр качышлы уйный, горур ак койрыклы диңгез бөркетләре табыш эзләп оча, бакылдык үрдәкләр гапләшә, – кыскасы, монда барлыгы ике йөз сигез төр кош канат кага, шул исәптән йцз утыз төре оя кора. Исемлегебезгә алты төр сөйрәлүче, ун төр амфибия (тритон, соры гөберле бака һ.б.), егерме сигез төр балык һәм мең бер йөз алтмыш сигез төр умырткасыз хайванны да өстәсәк, милли парктагы хайваннар дөньясының никадәр бай булуына тагын бер кат инанырбыз (күз алдыгызга гына китерегез, монда сез егерме дүрт төр үрмәкүч, ун төр кысласыман һәм мең йөз дә бер төр бөҗәк белән күзгә-күз очраша аласыз).

    Реклама

    Республикабызда очрый торган барлык көпшәкле үсемлекләрнең илле проценты (сигез йөз төрдән артык) «Түбән Кама»да тамыр җәйгән. Монда гөмбәләрнең – өч йөз илле, мүкнең – йөз дә биш, лишайникларның йөз дә кырык тугыз төре үсә, ә суүсемнәрнең йөз дә алтмыш дүрт төрен очратырга була!

    Д. Жуков фотолары

    ДИҢГЕЗ БӨРКЕТЛӘРЕ ПРОЕКТЫ

    Милли паркның гомуми мәйданы егерме алты мең гектардан артып китсә дә, аның эшчәнлеге әлеге гектарлар белән генә чикләнми – «Түбән Кама», күрше районнарны, республикаларны һәм хәтта илләрне дә колачлап, елдан-ел күптөрле проектларны да тормышка ашырып килә. Шуларның берничәсе – ак койрыклы диңгез бөркетләренә (Haliaeetus albicilla) багышланган проектлар.

    2018 елда милли паркта бу төр бөркетләрнең оя чорына багышланган проект старт ала. Проектның төп идеясе – онлайн режимда, заманча элемтә чараларын кулланып, Татарстанда сирәк очрый торган иң эре ерткыч кош – ак койрыклы диңгез бөркетенең экологиясе белән танышу. Даими онлайн-күзәтүчеләр бөркетнең тормышының ничек узуын күрү, әлеге ерткыч кошларның шатлык һәм кайгыларын бүлешү мөмкинлегенә ия булалар. Онлайн-күзәтү алып бара торган камераны февраль башында нарат агачына, утыз биш метр биеклектә урнашкан оя янәшәсенә беркетәләр һәм, ниһаять, 25 февральдә оя тирәсендә бөркетләр дә күренә башлый, ә онлайн-күзәтүчеләр оядагы һәр үзгәрешне, вакыйганы милли парк сайтында теркәп баралар: 

    «Кичә бөркет (ана кош булуы бик ихтимал) ояга бер ботак алып кайтты. Кич белән кар яуды да оя янә кар белән капланды. Бөркетләр бу ояда тормыш итә башларлармы икән? Интрига саклана!» – парк хезмәткәре, 27 февраль, 2018 ел.

    «Кош кечкенә генә бер табыш алып кайтты. Табышының мамыкларын ояга җәйгәләп куйды», – онлайн-күзәтүче, 22 март, 2018 ел.

     

    АЛА БЕЛӘН БУГА СӘЯХӘТЕ

    Ояга хуҗа булу мизгеленнән алып, пар табу, бала чыгару, аларны тәрбия кылып, оядан очып китүләренә кадәр – бу проект онлайн-күзәтүчеләргә бөркетләрне күк йөзендә генә күзәтергә түгел, аларның үзтотышы, тормышы белән тагын да якыннанрак һәм яхшырак танышу мөмкинлеге бирә. Онлайн-күзәтүләр алып баручы, шул ук вакытта әлеге проектның авторы да булган Ринур Бекмансуров та безнең белән хис-кичерешләре белән бүлеште.

    –    Без эре ерткыч кошларга багышланган видеокүзәтү проектларын дәвам итәргә телибез. Юкә агачында урнашкан бөркет оясында камера кабызырга уйлыйбыз, чөнки анда электр чыбыгы да сузылган, 4G да яхшы «тота». Әмма әлеге оя җирлегендә тотрыклы пар барлыкка килгәнме-юкмы, анысы билгесез. Кызганыч, узган елларда, парлаша алмадылар. Иң истә калган мизгелләргә килсәк, кайсы кошның – ата, кайсысының ана икәнен аңлаган мизгелдер ул. Иң баштан моны аңлавы шактый кыен. Барсыда да ике кош та ояда булган вакытта һәм алар арасында җенси бәйләнеш булганнан соң гына ачыклана. Аннан соң инде һәр кошның шәхси билгеләренә игътибар итеп калырга тырышасың – алга таба да кемнең кем икәнен аера белергә кирәк бит. Шулай ук ояда аякларында боҗра булган кошларны очрату да кызыклы. Ул боҗрадагы кодны укый алсаң – бигрәк тә. Бу вакытта үзеңне күптәнге танышыңны очраткандай хис итәсең, шул кошка күптән, ул әле бала кош кына булып, башка ояда яшәгән чагында боҗра кидергән чаклар искә төшә. Ә кошның һаман да исән-сау тормыш итүе – икеләтә шатлык.

    «Түбән Кама»лылар бөркетләрне милли паркта тереклек иткән чакта гына түгел, аның чикләреннән очып киткәннән соң да күз уңыннан югалтмыйлар. Бу эштә аларга GPS/GSM-трекерлар ярдәм итә. Әлеге җайланмаларны орнитологлар кошларның бер урыннан икенче урынга күчешен күзәтү өчен куллана. 2019 елда Алабуга тугайларында урнашкан ояда дөньяга аваз салган Ала (Ела) һәм Буга кушаматлы ата бөркетләргә нәкъ шундый трекерлар беркетәләр. Аларның кайда очып йөрүләрен бүген дә Интернет аша күзәтеп торалар.

    –    Ала һәм Буга кушаматлы бөркетләребез һаман да бер-берсенә бәйсез рәвештә сәяхәтләрен дәвам итә, - ди Ринур Бекмансуров. - Ала Татарстандагы барлык бөркетләр куйган рекордларны да узды, чөнки ул – Урал аръягына очып киткән беренче бөркет. Декабрьдә ул Казакъстан чикләрен узды һәм кышлау өчен Идел дельтасына килеп җитте. Аннан соңгы хәбәр 25 декабрь көнне Каспий яр буйларыннан (Әстерханнан көньяктарак) килде. Ә менә Бугадан соңгы хәбәр 9 декабрьдә килгән иде. Бу вакытта бөркет Идел яр буенда, Жигулёв тыюлыгында (Жигулёв сусаклагычы янында) булган. Аның хәлләре яхшыдыр, дип өметләнәбез.

    Язмада искә алынган проектлар – милли парк эшчәнлегенең кечкенә өлеше генә. Биредә табигать-Ананы чиксез хөрмәт иткән кешеләр хезмәт куя. Ә менә андагы нарат урманының һавасын, төрле почмакларыннан аваз салучы кошлар тавышын, аяк астындагы яфракларның кыштырдавын сүзләр белән генә аңлатырга кодрәтем җитми, шуңа күрә йөз кат укыганчы, бер кат барып, күреп, ишетеп кайтуыгыз хәерле булыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы