Логотип Идель
Блоглар

Сәламәт кеше моделе

Кешеләрне «якорьлар» һәм «моторлар» дигән ике төргә бүлә күренекле маринист-рәссам Роберт Уиланд. «Моторларга кушылыгыз, чөнки моторлар һәрчак хәрәкәттә, ә якорьлар аска тартырга гына мөмкин», – ди ул. Оптимист һәм сәламәт булыйк! Сәламәт рух тән сәламәтлегенең нигезе булуын онытмыйк.

 Елмаеп утырам әле. Бу «җүнсез» социаль челтәрләрнең шулай елмайту үзлеге дә бар аның. Ник дигәндә, бер танышымның «ПП»дип үзенә төркем җыюын күреп алдым (миннән егерме яшьләргә яшьрәк, өч тапкырга юанрак ул). Моннан берничә көн элек кенә башка сәхифәсендә: «Менә без нәрсә пешердек! Тәмлеееее!» – дип бик матур бизәкләп эшләнгән торт янында күргәнгә генә елмаюым. Шекспир әйтмешли, тормыш – театр шул инде...

Лайклар өчен генә
Күптән түгел бер студент кыз белән дә бу темага сөйләшеп торган идек.  «Яшьләр хәзер маладис инде, үзләренең сәламәтлекләрен кайгырталар», – диюемә, ул да бераз скептикларча елмаеп: «Уен гына бу, – дигән иде. – Хәзер чынлап торып сәламәтлек турында уйлауга караганда, сәламәтлек турында уйлаучы булып күренү күбрәк. Һәр хәрәкәтен фотога төшереп, лайклар җыю өчен спортзалларга, фитнес-клубларга баралар алар».  
Бәлки, ул хаклыдыр?! Вакытлы матбугат та, интернет-ресурслар да көне-төне шул максатларда эшли түгелме соң? Аеруча хатын-кызлар өчен тырыша алар (мәгълүматларның уннан бере генә егетләргә юнәлдерелгән). Кайсы гына хатын-кызның матур йөзле, зифа буйлы, нечкә билле буласы килмәсен инде!? Ә моңа фитнес белән шейпингтан башка, төрледән-төрле диеталарсыз ничек ирешәсең ди? Әле бергә-бергә диетада утырсаң, «җиңгән» граммнарың турында төркемеңдә хәбәр дә язып торсаң (әлбәттә инде, хуплаулар-лайклар да җыйсаң!), аннары сыланып торган яңа киемнәрең белән шаккатырсаң! Менә бит, ничек әйбәт! Сәламәт хатын-кыз моделе әзер, шуңа омтыл гына. Ул – гигиена процедураларын үтәп, үзенең йөзе-тәне турында кайгыртучы,  тренажер залларында шөгыльләнеп һәм төрле популяр диеталар ярдәмендә фигурасын «формада» тотучы кеше. Ләкин... ләкин... Сәламәтлеккә шул рәвешле караш барыбер берьяклы шул ул. Танылган спортчы, язучы, инвалидлыкка китерергә мөмкин булган чирен җиңә алган Юрий Власов болай ди: «Сәламәтлек саклау чарасы буларак физик гигиенадан фетиш ясарга кирәкми. Психика гигиенасыннан тыш, аның бер файдасы да юк. Иманым камил: әгәр чир бар икән, димәк, биредә рухи бәйсезлек, курку-борчулардан азат булу һәм барлык көннәрдә дә якты, уңай кәеф юк дигән сүз. Тормышның физик асылы белән уйлар идарә итә». Туксан яшьлек карттан (акыллы карашлы, төз гәүдәле ул кешене карт дип әйтергә телем дә әйләнми, ди Власов) алган тормыш сабагы аша килә спортчы бу фикергә. «Яшәү бик күңелле бит ул», ди «карт». Мин яшәүне яратам, ди. 

«Психлар дөньясында яшибез»
Ә без яшәүне яратабызмы соң әле ул?! Балаларыбыз яратамы? Статистик фактларга карасак, тумас борын картайганнарыбыз, яшәүдән туйганнарыбыз шактый икәнлеге күренә шул. Элеккеге совет илләре киңлегендә яшьләр арасында суицид буенча безнең ил беренчелекне бирми икән. Кызларның 45 процентының, егетләрнең исә 27 процентының башына үз-үзенә кул салу турындагы уй килә, ди статистика. Яшүсмерләр арасындагы депрессия 20 процентны тәшкил итә. Тагын дәвам итәргә булыр иде, тик кирәкмидер. Ульяновскида уналты яшьлек үсмер егетнең бөтен гаиләсен, ә аннары үзен  үтерүе турындагы тетрәндергеч яңалык тәэсиреннән дә әле күпләр арынмагандыр... 
«Психлар дөньясында яшибез кебек тоела миңа», – диде бер танышым. «Бервакыт... Голливудта» фильмында бер төркем яшьләр кино артистын үтерергә барганда, «алар безне ничә еллар буена үтерешләр турында кино күрсәтеп «тәрбияләгәнгә» – без шундый! Хәшәрәтләр үлемгә лаек!» – диюе юкка түгелдер. Тарантино һәр уңышка ияреп килгән сәбәп-нәтиҗәләргә игътибарны җәлеп итәргә тели, дип аңлыйм мин. Ник дигәндә, һәр кеше үзен чолгап алган тирәлекнең җимеше. Гаиләсендә ата-ана спорт белән кызыксына икән, бала да аларга иярә; кызыксынмый икән – тирәлектәге агрессорлар иркендә кала. Игътибар иткәнегез булса, бер гаилә әгъзаларында чирләргә кадәр бер төрле булуы еш күзәтелә. Геннарга гына сылтап калдыру да бик үк дөрес түгел бит. Бертөрле туклану (майлы, тозлы, баллы...), бертөрле көндәлек тормыш (телевизор белән интернет – төп ял итү чарасы), яшәүгә бертөрле караш (хөкүмәтне сүгү, туктаусыз зарлану, «дөнья куу»...) – болар барысы да кешенең рухи, психик, физик сәламәтлегенә тәэсир итми калмый. 

 Ашау да – зур проблема
Мәктәпкә керүче балаларның егерме проценты гына сәламәт, һәм ел саен чирләр саны дүрт-биш процентка арта бара, дип чаң суга белгечләр. Сәбәпләре дә билгеле: киеренке режим, стресслар, хәрәкәт азлыгы, тиешенчә һәм дөрес тукланмау. Экологик, ләкин кыйммәтрәк булган товарларның арзанлырак һәм зыянлыраклары белән кысрыкланып чыгарылуы... «Хәзер ашау зур проблема кебек. Составы турында да, файдасы турында да уйлыйбыз. Ләкин болай уйлау миңа 30 яшьләрдән соң гына килде», – дип белдерде бер дустым. Туулары белән антибиотиклар карамагына ташланган балалар ничек сәламәт булсыннар инде, диде икенчесе... Килешәсездер, сәламәтлеккә тискәре тәэсир итүче сәбәпләр әйтеп үтелгәннәр белән генә дә чикләнми. Алар күп.
Ләкин аларның күплеге турында сөйләшеп-сөйләнеп утыру гына берни дә үзгәртми шул. Яшьләрнең сәламәт тормыш рәвешенә карашларын (ЗОЖ дип кенә җиббәрәбез инде, гадәттә) күзәткәндә дә аңлашыла бу. Бер сораштыру күрсәткәнчә, идеалдагы яшь кеше – зарарлы гадәтләре булмаган (тәмәке тартмаучы – 86,9 процент), алкоголь (65,4 процент) һәм наркотиклар (42,3 процент) кулланмаучы, дөрес тукланучы (52,1 процент), спорт белән шөгыльләнүче (44,2 процент) кеше. Ләкин шул ук вакытта респондентларның сиксән проценты үзләрендә зарарлы гадәтләр булуын таный һәм иң кызыгы (бәлки, кызганычыдыр) – бу гадәтләрдән котылырга бик атлыгып та тормыйлар. Бу язманы әзерләгәндә, бер язма исеменә күзем төште: «...армиягә каралучы егетләрнең яртысы диярлек хезмәткә яраксыз дип табылган». Крыловчарак әйткәндә, олау һаман шул ук урындамыни?! 
Әйе, сәламәт һәм актив тормыш рәвеше алып бару кирәк. Бу постулат белән килешмәүче кеше сирәктер. Ләкин, тулаем алганда, Татарстан халкы әле гамәлдә бу принципны кулланудан бик ерак, дип саный «Коткару» («Спасение») медицина оешмасы баш табибәсе Надежда Хохлова. Мәгълүмат бирү юлы белән генә вазгыятьне җайга салып булмый шул. Күбебез Коръән аятьләрен, ислам кануннарын да белә, ләкин... белү ул әле эшләү дигән сүз түгел бит. Белемне гамәлдә кулланмаган кешене – сыртына китап төяп барган ишәк белән чагыштырган иде дин белгече, Мәскәү җәмигъ мәчете имам-хатибы Шамил Аляутдинов. Һәркем үзенең ашаган ризыгы турында даими кайгыртуга күчми торып, зарарлы гадәтләреннән арынмый торып, стресслы ситуацияләрне киметми торып, йә булмаса, шуңа үзенең мөнәсәбәтен үзгәртми торып, хәлләр әллә ни тиз темплар белән яхшы якка үзгәрмәс тә инде ул. 

 Табибларга ышанасызмы?
Әле моңа даими скринингларны да өстәргә кирәк. Сыйфатлы һәм вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме бик күп авыруларны булдырмаска, азындырмаска ярдәм итәр иде. Кызганыч, ләкин соңгы елларда бездә медицина оешмаларына ышаныч шактый түбән. Сәламәтлек саклау системасы – халыкны борчыган проблемалар исемлегендә хезмәт хакы белән икътисадның тотрыксызлыгыннан соң өченче урында тора дип белдерә Русия җәмәгатьчелеге фикерен өйрәнү үзәге.
«Поликлиникаларга барырга куркып торам хәзер, йөрергә язмасын. Хезмәт күрсәтүләреннән артык канәгатьмен дип әйтә алмыйм. Табибтан да тора күбесе, бик яхшылары да очрый (!) кайчакта, Аллаһның рәхмәте белән. Үзем бик тә кирәк булса, соңгы чиктә, мөмкинлеккә карап, түләүлегә йөрергә тырышам, андыйларда барыбер дә уңайлырак». Үзем аралашкан кешеләрнең фикерләрен, гомумиләштереп, бер танышым сүзләре аша җиткереп китим әле. Менә шулайрак. Ләкин монда, хәер, тормышның башка өлкәләрендә дә, тулаем гомумиләштерергә ярамас ул. Дәүләтнең алдагы еллардагы уйланылмаган реформалары нәтиҗәсендә сәламәтлек системасында барлыкка килгән проблемалар табибларның үзләрен дә шактый кыен хәлгә куя булса кирәк. Бер яктан, авырулар саны арта, икенче яктан, табиблар саны кими, хастаханәләр саны азая бара. «Земский доктор» программасы хәлне уңай якка үзгәртеп җибәрсә дә, авылларда, мәсәлән, узган ел авыл кешеләренә хезмәт күрсәтүче табиблар саны ун меңгә азайган... 
Әллә яңарак кына старт алган «Сәламәтлек» милли проектына өмет баглыйсымы? Аның асыл бурычы: медицина ярдәме сыйфатын яхшырту, яңа инфраструктура булдыру һәм инде азына башлаган йөрәк-кан тамырлары белән онкология авырулары буенча үлем-китемне азайту, диләр бит (һәр утыз бишенче татарстанлыда онкология, дип белдергән иде ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков). 2024 елда Дәүләт хезмәтләре порталында «Минем сәламәтлегем» сервисы ачылачагын белеп тору да комачауламас.
Шулай да «Аллаһ сакланганны саклармын дигән» принцибы буенча яшәү кулайрак кебек тоела миңа. Авыруларны да дәвалауга караганда булдырмау хәерлерәк булуын беләбез ич. Иң яхшы тәрбия шәхси үрнәк икәнлеге дә билгеле. Тамыры сау булмаган агачның җимешләре дә сау булмый шул. 

P.S. Кешеләрне «якорьлар» һәм «моторлар» дигән ике төргә бүлә күренекле маринист-рәссам Роберт Уиланд. «Моторларга кушылыгыз, чөнки моторлар һәрчак хәрәкәттә, ә якорьлар аска тартырга гына мөмкин», – ди ул. Оптимист һәм сәламәт булыйк! Сәламәт рух тән сәламәтлегенең нигезе булуын онытмыйк.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев