-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
Студентлар карантинда
Башисем куркынычрак яңгырый, ә ситуация үзе куркынычмы икән? Шуны белешергә булдык. Карантин вакытында студентлар нишләп бетә икән? Күбесе авылга кайтып китте инде, ә кайтып җитмәгәннәре нәрсә эшли?
Фирүзә:
- Йоклап (көлә). Дистанциона уку әле көйләнеп кенә килә. Алла бирса, тиздән өйгә кайтам. Планнарым гадәти: тәмле әйберләр пешергәләү, хәзерге татар әдәбиятын уку, кичләрен фильмнар карау.
Ләйсән:
- Авылга кайтыр өчен машина эзлим. Юллар ябык булу сәбпле, авыррак табарга.
Расил:
- Дөресен генә әйткәндә, бер дә борчылмыйм. Ул авыруны гади бер чир генә дип кабул итәм. Кеше күп нәрсәне теләсә нәрсә уйлап кына “йоктыра”. Уйламаса, барысы да тыныч кына уза. Шуңа артык борчылуларга бирелмим. Укыйсы килгән, карыйсы фильмнар юк үзе, теләгәнне гел үз вакытында эшлим. Урамга чыгам. Ә нидән куркырга? Саф һавада йөрү бүлмәдә ятуга караганда күпкә файдалырак.
Камилә (ул Казан кызы):
- Дөресен генә әйткәндә, университетта карантин була дип ишеткәч, башта бик шатланган идем: шулкадәр күп буш вакыт барлыкка килә, моңарчы вакыт җитеп бетмәгән күпме планлаштырган эшләрне эшләп була бит! Бу ситуациянең нинди дәрәҗәдә катлаулы булуын инде өйдә утыруның беренче көнендә аңладым. Бөтен дөнья "изоляциядә" сыман, мондый вакытта күпчелек әйберләрне арткы планнарга куеп торырга туры килә. Без шәһәрнең үзәгеннән ераграк торабыз (Авиатөзелеш районы), кичен күбрәк урамда йөрергә тырышам, саф hава башны "ял иттерергә" булыша. Иҗат иту өчен мөмкинлек күбәйде, журналист буларак минем өчен бу бик зур плюс. Шулай ук безгә якын торган туганнарыбыз белән бер-беребезгә кунакка йөрибез, аралашабыз. Хәзерге көннәрдә дистанцион уку системасын аңларга тырышабыз, бүген беренче дәресебез булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз