Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2834
      0
      6

    СУГА САЛ…

    Кызык бу тормыш. Социаль челтәрләгә баксаң, әле бер артист, әле икенчесе мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында фотога төшәләр, видео урнаштыралар... «Афәрин!» – дип карый  кайберәүләр, «Үзләренә пиар ясый инде болар», – дип йөзен сыта икенчесе. Кем әйтмешли, кемнең нияте ниндидер – бер Ходай гына белә.


    Ирексездән, бер вакыйганы искә төшерәм. 


    Авылдагы чишмә бик ташландык хәлгә килгәч, социаль челтәрдәге авыл төркеменә игълан язып элдек: «Ярдәм кирәк!»


    Күп тә үтми, беренче сәдака килеп төште. Шәһәрдә туып үскән, авылыбызга кунакка кайтып йөри торган дус егеттән иде ул. Рәхмәт әйтеп шалтыраттым да: «Төркемгә кем, күпме биргән – язып барам, синнән башлыйм инде, Аллаһның рәхмәте яусын!» – дип сүз башладым мин. Туктатты. «Уң кул биргәнне сул кул сизмәскә тиеш, Нәзирә, Ходай ризалыгы өчен, исемемне әйтә, яза күрмә», – диде ул.


    Мондый ихласлык, чиста күңеллелек, гадилек белән беренче тапкыр очрашуым иде. Чын күңелдән сокландым. Һай, дөньяда мондый кешеләр дә бар икән әле, дип гаҗәпләндем.


    Соңрак мондый кешеләрне тормыш юлында тагын очратырга, тагын сокланырга туры килде...


    Балык бистәсе Балтач авылы мәчетенең йөз еллык тарихы бар. Кызыл кирпечтән эшләнгән мәчетнең нигезе нык, диварлары тигез булса да, агач түбәсе тузып-таушалып утыра иде. Гадәттә, мәчет, чишмә, зиратларны төзекләндерүгә я шул авыл кешеләре, я әлеге авылдан чыккан бераз хәллерәк кеше өлеш кертә. Ә бу елның җәендә Балтач авылына бернинди мөнәсәбәте булмаган кешенең мәчет төзекләндерүгә үз өлешен кертүе безне тагын гаҗәпләндерде, тагын сокландырды.


    Белешә торгач, әлеге игелекле кешенең тумышы белән Балык бистәсе районы Котлы Бөкәш авылыннан булуын ачыкладык. Нәбиуллин Илдар Кафил улы хәзерге көндә илебез башкаласы Мәскәү шәһәрендә яши икән. Аның ярдәме белән Балык бистәсендәге Котлы Бөкәш авылының  агач мәчете, зираты, капкасы төзекләндерелгән. Шулай ук Олы Көл авылы мәчетенә дә шактый ярдәм күрсәткән ул. Алда әйтеп үткәнебезчә, 2018 елның язында Балтач авылы мәчетенең түбәсен тулысынча яңартырга булышкан. Билгеле инде, бүгенге көндә авыл имамы Фирдинанд хәзрәт Хәкимов, авыл кешеләре яңартылган мәчеткә карап сөенеп бетә алмый, әлеге олы йөрәкле кешегә зур рәхмәтләрен җиткерәләр, үзенә, гаиләсенә саулык, муллык теләп дога кылалар. 


    Әлеге язманы әзерләгәндә тәмам разведчик булырга туры килде: фото җибәрү юк инде, хәтта исем-фамилияләрен дә белгертәсе килми бу егетләрнең. Чыннан да, изгелек эшлиләр дә, суга сала болар. Әйтәм бит, кем икәннәрен белү өчен хәйран су төбендә йөзәргә туры килде. 


    Дөнья булгач, матур күңелле кешеләр белән генә түгел, бөтенләй күңел кайтаргычлары белән дә очрашырга туры килә шул. Анысын да язмый калып булмый. Әбиләр әйтмешли, гыйбрәт өчен... Шулай безнең авылдан чыгып шәһәрдә яшәүче берәү авыл чишмәләренең фотосын җибәрүемне сорады. Җибәрүем булды: «Ии, безнең авылда бер юньле чишмә юк икән бит, менә ичмасам Әлмәт якларында ул...» – дип сөйләп китте бу. «Аһ, оятсыз, ул чишмәләрне авыл халкы, кайткан кунаклар белән җыелып төзекләндердек ләбаса, ник сез дә кушылмадыгыз соң?!» – дип бик әйтәсем килде, телем кычытты кычытуын... Тукта, кешенең хәтерен калдырырмын дип әйтмәдем, тыелып калдым… Ходай мондыйларның да күңелен йомшартсын, игелек кылырга мөмкинлекләрен ачсын дип кенә чикләндем... 


     «Изгелек эшлә дә суга сал – халык белмәсә, балык белер», –  ди татар халык мәкале. Чыннан да, бүгенге көндә исемнәрен әйтми, «Изгелек эшләдем!» дип күкрәк какмый, фотога төшми генә хәерле эшләр башкаручылар шактый. Авыллардагы зират-мәчетләр, район үзәгендәге, шәһәрдәге мәдрәсәләр андый изге күңелле кешеләр хисабына яңартылганын, яшәп килгәнен күреп, ишетеп торабыз. Билгеле, Ходай андыйларның малларына бәрәкәт, тормышларына тынычлык бирә. 


    Өч тиенлек эш күрсәтеп фотога, видеога төшеп, интернетка элеп шаулаучы егетләргә караганда, акрын гына, шауламый гына таулар күчерүче асыл егетләребез күбрәк булсын иде. Алар үрнәгендә без – гүзәл затлар да бераз хәерле эшләргә үз өлешебезне кертик, дөньяны үзгәртик. Яхшы якка үзгәртик...



    Тарих кабатлана... Әлеге авылга бөтенләй мөнәсәбәте булмаган эшмәкәрләрләр иганәче буларак игелек кыла, изгелек эшли. Үз авылыбыздан чыккан хөрмәтле кешеләр, эшкуарләр арасында да авылны онытмаучылар, яшәртергә һәм яшәтергә омтылучылар күбрәк булсын иде…
     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр