Логотип Идель
Блоглар

ТАНЫШУЛАР САЙТЫ. МИНЕМ ТӘҖРИБӘ.

Барысы да шулай җиңел һәм матур гына башланып китә. Ул вакытта син үзеңне дөньяның ич чибәр кызы итеп хис итәсең: артыңнан меңләгән егет йөри, синең фотосурәтеңә карап сокланалар, көн саен мактау сүзләре генә язалар. Әмма бу “мәхәббәт тарихлары” озакка бармый, беренче күрешү мизгелләреннән соң чираттагы кармакка эләккәнеңне аңлыйсың, ягъни иллюзиягә...

-    Сәлам, чибәркәй, сезнең белән танышырга мөмкинме?
-    Танышып карыйк соң!

Барысы да шулай җиңел һәм матур гына башланып китә. Ул вакытта син үзеңне дөньяның ич чибәр кызы итеп хис итәсең: артыңнан меңләгән егет йөри, синең фотосурәтеңә карап сокланалар, көн саен мактау сүзләре генә язалар. Әмма бу “мәхәббәт тарихлары” озакка бармый, беренче күрешү мизгелләреннән соң чираттагы кармакка эләккәнеңне аңлыйсың, ягъни иллюзиягә...

Беренче курста укыганда миңа шул дәрәҗәдә күңелсез иде, хәтта “егет эзләп” танышулар сайтына теркәлдем. Бер атна дәвамында күргән маҗараларымны сезгә дә сөйләп үтәсем килә. Сезгә хәзер кызык тоелган вакыйгаларым ул вакытта минем өчен яңа ачыш булганын әле генә аңладым.

Беренче көн. Романтика, чәчәкләр, танышулар сораган күңелне тынычландырыйм дип, сайтка кердем. Аңарчы башта йөз фото арасыннан ике матурын табып урнаштырдым. “Үзем турында” дигән җирендә мине китап укырга яратучы, тәмле итеп ашарга пешерүче, фильмнар карарга яратучы, уңган-булган икәнемне белергә мөмкин иде. Ярар, монысы булды. Чиратта – көтү. Биш минут та үтмәде, минем сәхифәмне караучылар саны артканнан артты, шулай ук танышырга рөхсәт сорап язучылар да барлыкка килде. Беренче көнне беркем белән дә танышмадым.

Икенче көн. Тәҗрибәне дәвам итеп, матур дип санаган егеткә җавап хаты юлладым. Ул гына да түгел, кичә язган егетләрне дә нәүмиз калдырып булмый бит! Аларның да матур кыз белән танышасылары киләдер дип, үземә “тиң” санаганнарына сәлам бирдем. 

Өченче көн. Беренче көнне танышкан өч егет белән язышуларны дәвам иттем. Өчесе дә күрешергә теләгәннәрен яздылар. Әмма минем үз алдыма куйган таләбем – кимендә бер атна үткәч кенә күрешү иде. Егетләр дә кызганыч, тере аралашу яклылар, имеш. Үземнең сүздә торып, өчесе белән дә әңгәмәне суздым. Ул арада тагын биш егет танышырга сорап яздылар. Таныштым, билгеле, фотолары да ничава, яшебез, кызыксынуыбыз белән дә туры киләбез. 

Дүртенче көн. Бу көнне мин бик мөһим парага йоклап калдым. Автобус белән барсаң ерак, таксига акча күп китә. Шул арада сайтта бер егет күрешергә тәкъдим ясады, ике дә уйламадым, адресымны яздым. Ул миннән ерак түгел җирдә яши икән. Мин бизәнгәнче подъезд  төбенә килеп тә җиткәнен хәбәр итте. Чыктым. Кәттә генә машина янында кара күзлекле баһадирдай егет басып тора. “Ух, шушы егет белән генә аралашыргамы әллә?” – дип аның парфюм исенә исереп, янына килеп кенә җиткәндә, арттан берәү сызгыра: “Рәфидә исемле кыз сез буласызмы?” Мин артыма борылырга да өлгермим, кара күзлекле егет чибәркәен утыртып, китеп тә бара. Бая гына танышкан егет янына киләм, үзем һаман аларны ничек бутый алдым икән дип уйланам. Гади генә киемле егет миңа машина ишеген тибә-җимерә ача да, “беренче свиданиега” чакыра. Мин ул вакытта парага барырга кирәклеген искәртәм. Танышым анысын да хуплап, ыҗрыгып мине уку йортына алып килә. Ике пара арасындагы тәнәфестә кафега барып чәй дә эчәргә өлгерәбез. Шулай итеп беренче тәҗрибәм үзенә күрә кызыклы гына уза. Кич белән инде мин бу егеткә башка күрешә алмаячагымны хәбәр итәм. Тәҗрибә өчен генә танышканымны әйтмим, билгеле. 

Бишенче көн. Беренче егет белән ара өзелгәч, чиратта мин инде бишенче көн аралашкан егетләр белән язышуны дәвам иттем. Р. исемлесе күрешүне бик үтенгәч, мин дә буш вакытым барлыгын әйттем. Шулай итеп, Казанның бик матур урыннарында йөреп, чәчкәләр белән кайтып киттем.


Кактус. Ашан. Биектау

Алтынчы көн. Кичәге егет белән элемтәне өзәргә ашыкмадым. Ни дисәң дә, кызлар яратканча “ухаживать” итә, баллы теле бит... Әмма аның белән икенче очрашуыбыз уңышлы килеп чыкмады, Биектауда яшәүче апам бала карашырга чакырды. Минем ул көнне Ашанга кереп нидер (исемә төшми) аласым да бар иде. Әмма иң кызганычы (ә бәлки кызыгы) – бүген өч егет белән күрешеп, теге тәҗрибәгә нокта кую иде бит исәп. Логик фикерләвемне “эшкә җигеп”, мондый план төзедем: Башта Р. белән күрешәм дә, аннары Н. белән Ашанга барам, ә Биектауга мине Л. һичшиксез, алып кайтып куячак. Иң мөһиме – акча да янда кала (студент вакыт бит!), тәҗрибәгә матур гына нокта да куела.

Алтынчы көн уртасы. Р. белән күрешеп, алдан билгеләнгән сәгатькә кадәр паркны әйләндек тә, мин “эшләрем килеп чыгу” сәбәпле, Бауманга юл алдык. Ә анда мине түземсезлек белән Н. көтеп тора иде. Ул вакыт ягыннан бик төгәл кеше булып чыктымы, әллә без соңга калдыкмы – Бауман сәгатенә терәлгән берәүнең мине эзләвен абайладым. Янымда барган егет тә сукыр түгел, “Кемне эзлисең?” – дип сорады.  Телгә килгән беренче сүз итеп, “Абыйны”, - дидем. Аның белән саубуллашып, Н. исемле “абый” янына барып елыштым. Күрешкәндә кочаклашмасам, абый икәненә ышанмас дип уйладым. Н. белән алдан килешкәнчә, Ашанга кузгалдык. Минем белән дөге эзләүне (исемә төште!) романтикага санапмы, шигырь юллары тезгән бу егет миңа үземнән дә хыялыйрак кебек тоелды. Машинага чыккач, кесәсеннән нәни генә кактус чыгарды бу. Ә ул минем иң яраткан “чәчәкләр”емнең берсе бит! Өстәвенә, Н. аның янына сәйләннән чәчәк ясап та беркеткән. Сөенечемне яшерә алмыйча, бу егетне кочаклап алганымны сизми дә калдым. Аның һәр елмаюга исе киткәнен башымнан да чыгаргач, нишләтим инде?! Аның белән озак мәхәббәткә бирелеп тормадык, теге сайтта танышкан Л. белән дә күрешергә сөйләшенгән бит. Ул минем план буенча, Биектауга кадәр озатырга тиеш иде. Н. белән кабат Бауманга таба киттек. Үч иткәндәй, Л. исемлеге егет тә артыгы белән пунктуаль булып чыкты. Тукталыш каршында ул тасвирлаган машина ялтырап мине көтеп тора иде. Ә мин күзем белән эзләгән арада Р.га абыем барлыгы турында сөйләргә ашыктым. 

-    Бүген абыем белән күрешәм. Биектауга кайтыйк әле, ди
-    Син абыеңны авылда яши дигән идең бит? (аһ, бу тел!)
-    Минем бер генә абыем бар дип беләсеңме әллә? Алар миндә күбәү!
-    Килгәнме соң әле? 
-    Әйе, әнә теге кызгылт машина...

Бу сөйләшү барышында бу егетнең миңа бүтән язмаячагын сиздем. Алдаганымны аңлапмы, әллә инде үпкәләпме, ул рульгә берничә тапкыр сугып алды. Мин шома балык кебек котылып, “абый” янына киттем. Л. карап торышка җитди егет булып чыкты. Әгәр ул планның беренче өлешенә туры килгән булса, мин алдалау белән котыла алмас идем. Кесәмә “чәчәк аткан” кактусымны яшереп, сайттагы елмаюлы йөзне ясадым. Мин бит анда язылганча, уңган-булган, әйбәт кыз кебек танышырга тиеш идем. Әмма көн дәвамында тәҗрибә туплый-туплый, ике төрле типтагы егет белән көчкә сөйләшеп, хәлем дә калмаганлыктан, үземне тыныч тоттым. Бу егет районга кайтканда миңа йөз төрле сорау бирергә өлгерде. “Нинди китаплар укыйсың? Син сайтта ашарга пешерергә яратам дигәнсең, ниләр пешерәсең? Яраткан артистың...”

Кыскасы, минем рульгә үзем утырып, күз ачып йомганчы апай янына кайтасым килде. Әмма егет юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белә, махсус әкрен дә бара иде кебек. Л. өчен мин укымышлы, уңган, барысын да белергә теләүче, аның хыялында йөргән кыз булып калдым. 

Ярый әле бензинга заправкага тукталдык, юкса, сорауларга җавапны интернеттан эзләргә өлгермәгән булыр идем. 

Алтынчы көн ахыры. Апай янына мин көне буе “укып арган” студент булып кайтым аудым. Сумкадан бер-бер артлы чыгарган тәмле шоколадтан да бигрәк аның нәни кактуска күзе төште. Башта рәхәтләнеп көлде, аннары кызганды шул егетләрне. (Ул кактус хәзер дә апайда саклана)

Нәтиҗә

  Шул көннән соң мин танышулар сайтыннан сәхифәмне бетердем, аңарчы теге егетләргә бәхет теләп аралашуны өздем. Дөресен генә әйткәндә, миңа алай үк күңелсез түгел икән бит! Егетләрсез дә яшәп була, ләбаса! Әмма бу сайттан алган тәҗрибәм миңа хәзер дә кайбер сорауларга җавап табарга булыша. Шуннан чыгып, үземә нәтиҗә дә ясарга өлгердем:
1.    Мондый сайтларга бүтән теркәлмиячәкмен;
2.    Очрашу урыны итеп Бауманны сайламыйм;
3.    Чын “абыйлар” белән генә аралашам;
4.    Матур машиналарга кызыкмыйм;
5.    Ал күзлекне салам. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев