Логотип Идель
Блоглар

Татарчаны яратмыйм?

Хәбәрчебез берәүнең дә ишеген шакымыйча, рөхсәт-фәлән сорап тормыйча гына төрле министрлыклар, мәдәни-тарихи оешмалар, муниципаль структураларга кунакка кереп чыкты. Виртуаль рәвештә – аларның рәсми сайтларына.

Ел саен апрель аенда үткәрелә торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында бер күркәм гадәт яши. Татар яшьләре арасыннан активистлар, төрле мәгълүм оешмаларга кереп, мөрәҗәгать итеп, сугылып, кайвакыт бәйләнеп тә, татар мәркәзендә татар теле – дәүләт теленең ничек санлануын, кулланылуын тикшерә.

Шундый күзәтүне, артык фәннилеккә һәм киңкүләмлелеккә дәгъва кылмыйча гына, «Идел» дә оештырырып карарга булды әле. Хәбәрчебез берәүнең дә ишеген шакымыйча, рөхсәт-фәлән сорап тормыйча гына төрле министрлыклар, мәдәни-тарихи оешмалар, муниципаль структураларга кунакка кереп чыкты. Виртуаль рәвештә – аларның рәсми сайтларына. Барысына да түгел – татар телен, мәдәниятен сакларга яисә пропагандаларга тиешлеләренә, яки үзләрен икетелле дип күрсәткәннәргә.

Исемлектә түбәндәге рәсми сайтлар бар:
Казан шәһәре мэриясе 
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
ТР Мәдәният министрлыгы
ТР Милли китапханәсе
ТР Милли музее
Габдулла Тукай исемендәге әдәби музей.

Ике министрлык һәм мэрия сайтында татартелле навигация мөмкинлеге каралган. Сайтларда бүлек исемнәре, баш исемнәр татарчага тәрҗемә ителгән. Шулай ук көндәлек яңалыклар да тулаем диярлек татарчага тәрҗемә ителә. Синхрон рәвештә үк булмаса да, барыбер татарча хәбәрләр укырга мөмкин. Әмма сыйфат ягына килгәндә... Әлеге дәүләти структураларның матбугат үзәкләрендә эшләүче коллегаларыбыз үпкәләмәсен: чыктым аркылы күпер, стилистика һәм орфография хаталары... 

Бер-ике мисал: 
Татар филармониясе скверында яңа исемле агачлар утыртылачак.
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР (бер министр урынбасарының телефон номеры, электрон почта адресы – «элемтә» яки «контактлар» бу).

Ярый, бу кадәресен әле аклап та була: кызу эш темпы, татарча редакцияләү һәм корректура программаларына кытлык – татарчага тәрҗемәче хезмәтенең үзенчәлекләре болар. Тик әлеге сайтларның татарча рубрика исемнәренә төртеп карасаң, гадәттә, анда бүтән бернинди мәгълүмат булмый. Иң күбе, шундый язуга юлыгасың:
Буш бит
Әйтерсең, хуҗалар кунакка чакырып та, каядыр чыгып киткән, һәм сине ат башы хәтле йозак каршы ала...

Ләкин иң гаҗәпләндергәне әле бу түгел. ТР Милли музее, республиканың баш музее саналса да, сайтында татар телен кулланмый. Сайт ул – гомуми зур эшчәнлекнең тышкы ягы гына бит, диючеләр дә табылыр. Ә май чүлмәгенең эчен кайдан белеп була соң? Дөрес, тышыннан, ягъни сайтыннан.
Шул ук вакытта монда заман технологияләре үсештә. Сайттагы теләсә кайсы сәхифәне, җөмләне гугл-тәрҗемәче керфек каккан арада дөньяның дистәләгән теленә аударып бирә. Урысчадан башлап, эстончага һәм эсперантога кадәр, гәрчә соңгысында беркем сөйләшмәсә дә! Аурупа телләрен әйткән дә юк, үзбәк, пушту телләренә кадәр бар. Сәер, ник шулкадәр телләр арасында бер татар теле үксез калган икән?

Тукай музее – ТР Милли музееның филиалы. Филиаллар сәхифәсе төп сайттан ачылгач, бөек татар шагыйре исемендәге музей сайтының нинди телдә икәнен чамаларга була. Билгеле, монда да навигация урысча. Тик шулай да көндәлек яңалыкларны татар телендә эләләр. Бусы, һичьюгында, музей җитәкчелегенә ихтирамны арттыра торган факт.

Ниһаять, ТР Милли китапханә сайтына җиттек. Менә кайда эшли икән Татарстанның ике дәүләт телен дә чынлыкта куллана торган хезмәткәрләр! Сайтның навигациясе дә, барлык рубрика һәм бүлекләре ике телдә алып барыла, язудагы хаталар күзгә ташланмый. Әдәби татар телендәге сайт нәкъ шундый булырга тиеш, дип ирексездән уйлап куясың: төзек, саф татар теле күзне дә, күңелне дә иркәли!

Әй, сайт хуҗалары, “барыбер беркем керми, керсә дә укып тормый” дип, мәгълүматны урысча гына биреп утырмагыз анда! Татарчасын да эзлибез, карыйбыз, тик, табып булмагач, ахыр чиктә, сайтларның урысча версияләрен укырга мәҗбүр булабыз...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: мин татарча сөйләшәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев