Логотип Идель
Блоглар

«Татарның көчле нәшрияты булырга тиеш»

Соңгы арада Татарстан китап нәшриятын «Татмедиа» АҖенә кушу турында актив фикер алышу бара. Әлеге уңайдан «Идел» журналы да татар зыялыларының «кушылу» турында нәрсә уйлаганын белеште.

Соңгы арада Татарстан китап нәшриятын «Татмедиа» АҖенә кушу турында актив фикер алышу бара. Әлеге уңайдан «Идел» журналы да татар зыялыларының «кушылу» турында нәрсә уйлаганын белеште.

Разил Вәлиев, татар язучысы, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре:
Минемчә, сүз 100 еллык тарихы булган Татарстан китап нәшриятын кая да булса кушу турында түгел, ә аны камилләштерү, аңа ярдәм итү турында гына барырга мөмкин. Билгеле, аның уңышлары белән бергә кимчелекләре дә бардыр. Ләкин ул кимчелекләрне без дәүләт ярдәме, Язучылар берлеге, иҗтимагый оешмалар белән бергәләп бетерергә тиеш. Бүгенге көндә нәшриятның иң зур проблемаларының берсе – китапны пропагандалау. Алар чыгарган китаплар бик матур, эчтәлек ягыннан да, полиграфик яктан да бик яхшы, камил. Ләкин әлеге китаплар укучыга барып җитәме? Менә әлеге проблеманы Татарстан китап нәшрияты үзе генә хәл итеп бетерә алмый. Аңа өстәмә финанслар да, башка оешмаларның ярдәме дә кирәк. Хәзерге вакытта безгә кушу турында түгел, ә нәкъ менә шушы проблемаларны хәл итү турында уйларга кирәк. «Татмедиа»га кушканнан гына тиз арада нәрсәдер үзгәрер, камилләшер дип уйламыйм. Бу мәсьәлә мине бик борчый.

Луиза Янсуар, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, публицист, ТР Язучылар берлеге әгъзасы:
Бу хәбәрне ишеткәч, чын-чынлап борчылдым. «Татарстан китап нәшрияты» – милли бренд, безнең йөзебез, ул шуңа күрә мөстәкыйль яшәргә тиеш – бүгенге көндә татар милләтенең өч буын вәкиле язучылары да шушы бер карашта тора икән, әлеге сүзгә колак салырга кирәктер дип уйлыйм. Әлбәттә, нәшрият эшчәнлегенә карата да, ул бастырып чыгарган продукциягә, аның бүгенге базарда китапны тарату стратегиясенә карата да сорауларыбыз, хәтта ки претензияләребез дә булырга мөмкин. Әмма монысы – башка мәсьәлә. Оешманы мөстәкыйль структура буларак саклап калган очракта, аның ничек эшләргә тиешлеген уртага салып, утырып сөйләшергә һәм хәл итәргә мөмкин. Яшь иҗатчылар моңа әзер. Әгәр милләтнең 42 яшь язучысы һәм сәнгать әһеле киләчәктә үзләренең дәүләт нәшриятлары булуын тели һәм аңа ставка ясый икән, димәк, алар бу структураның, кан яңартып, яңача эшләячәгенә өметләнә, ышана. Аның безнең мирас сагында торуы белән горурлана. Безнең барыбызны да аерым-аерым түгел, ә бергә, бердәм итеп күрә. Мин моңа кадәр авыз тутырып, горурланып: “Бездә язучылар китапларын бушка дәүләт нәшриятында бастырып чыгара ала, Татарстаннан кала, башка бик күп төбәкләр бу хокуктан мәхрүм!” – дип әйтә ала идем. Шәхси нәшриятлар барлыкка килү, аларның төрле һәм үзбилгеләнешле булулары – бик шәп күренеш, китап бизнесы чын мәгънәсендә конкурентлыкка йөз тотарга тиеш. Ләкин төп дәүләт нәшриятының аңа карап роле үзгәрмичә, тирәнәя генә төшәр, дип көтә идем мин шәхсән үзем. Киләчәктә “Татарстан китап нәшрияты”, яшь буын язучыларын бастырып, дөньяга чыгарып, үзенең конкурентлыгын раслый алыр иде, минем моңа иманым камил.

Милли агентлар тәрбияләү, менеджерлар үстереп чыгару бурычы да куелсын иде киләчәктә, моның өчен нәшриятка финанс та бүленсен иде. Әнә шул очракта без милли нәшриятка яңа сулыш өрү турында сүз алып бара алачакбыз, аның дәрәҗәсен төшермичә, саклый да алабыз.

Гүзәл Сәгыйтова, «Калеб» яңа буын җыены җитәкчесе, Г.Кариев театры директоры:
Без Башкортстанда яшәгәндә "Татарстан китап нәшрияты" Казан, Татарстан кебек үк якын һәм кадерле исемнәр рәтендә иде. Ленин урамына урнашкан "Знание" кибетенә барып, яңа китаплар эзләү ике атнага бер тапкыр кабатлана торган матур традициягә әйләнде. Яңа китапның титул битендәге "Татарстан китап нәшрияты" сүзләре - сыйфат мөһере һәм, һичшиксез, рәсми Татарстан сәламе кебек иде. Нинди генә яшь, мөстәкыйль нәшриятлар барлыкка килмәсен, Татарстан китап нәшрияты - татарның йөзе булып кала! Мин - кушылуга каршы!


Рәмис Латыпов, журналист, "Интертат" электрон газетасының баш мөхәррире, "Татар-информ" генераль директоры урынбасары:
Китап нәшер итү табышлы (тулысынча булмаса да) һәм нәтиҗәле өлкәгә әйләнергә тиеш. “Татар халкы бөек халык, әйдәгез әле аларга китап бастырыйк!” дигән бөек сүзләр никадәр бөек булса да, китапханәләрдә тузан җыеп ята торган ялтыр тышлы китапларга миллионнар бирү мәңге дәвам итмәячәк. Әгәр берәр өлкәдә торгынлык башлана икән, ул үсүдән туктый. Дәүләт китап нәшриятын үзгәртергә - кемгәдер кушарга, алырга тели икән, димәк, нәтиҗә күрми, шушы торгынлык башланган дигән сүз. Татар өлкәсендә нәтиҗәле эшләүчегә тимиләр бездә, гадәттә. Китап нәшер итү табышлыга әйләнсә, моңарчы билгеле булмаган яшьләр дә шушы өлкәгә килә башлар иде. Укучы юк дигән сүз шулай ук шикле. Дәүләт тарафыннан акча бирү бөтенләй тукталганчы үзгәреп калырга кирәк. Мин татарның көчле нәшрияты булырга тиеш дигән фикердә. Нәшрият хакында берничә ел элек тә фикерләрне җиткергән булды, кызганыч, ишетмәделәр. Әмма язганнардан чыгып, мине - бу кушуга катнашы булмаган кешене кушу тарафдары итеп күрсәтеп гаепләргә тырышу - ул җаваплылыктан качу. Киресенчә: «Ни өчен сез нәшриятны шушы көнгә калдырдыгыз?»  дип татар халкы нәшрият җитәкчелегеннән сорарга тиеш түгелме?

Лилия Исхакова, Чехиядә яшәп иҗат итүче яшь автор:
Китап нәшрияты аерым, мөстәкыйль булырга тиеш. Җәмгыятьтәге һәр институтның үз функциясе бар. Бу очракта Татарстан китап нәшрияты мәдәни хәзинә, җәүһәрләрне барлый һәм телне саклый торган бер үзәк. Медиакорпорация белән нәшрият максатлары, миссияләре бер-берсеннән шактый аерыла. Тагын социолог буларак шуны ассызыклыйсым килә: яңадан тергезелмәгән мәгълүмат (бу очракта китаплар дип алыйк) югала. Читтән караганда миңа бу «Татмедиа»ның кушканнарын үтиячәк басма машина булыр кебек тоела. Мөстәкыйльлек югары бәядән йөри, аның әһәмиятен аңлап эш итсәк иде.



 

Фикерләрдән күренгәнчә, әлеге кушылу идеясе чарасызлыктан гына туган уйга охшап тора. Әгәр нәшриятның эшләре шулкадәр мөшкел икән (минемчә, алай ук коточкыч та түгелдер инде аның хәлләре), башка юллар табып була бит. Нәшриятны «колхозлаштыру»дан гына зур үзгәрешләр көтү урынлымы?
 

 

Фотолар социаль челтәрләрдән алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан китап нәшрияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев