Логотип Идель
Блоглар

Тел – халык ДНКсы

Еш кына Адәм баласын сөйләме, башкалар белән аралаша белү сәләтенә карап бәялиләр. Матур сөйләшә икән, димәк, эчке дөньясы да матур.

Еш кына Адәм баласын сөйләме, башкалар белән аралаша белү сәләтенә карап бәялиләр. Матур сөйләшә икән, димәк, эчке дөньясы да матур. Андый кеше үзенә җәлеп итә, яраттыра, хөрмәт казана. Ике сүзне бер-берсенә бәйли алмый торган кеше  начар дип әйтмәс идем, бәлки примитив дию урынлырак булыр. Алты телдә укучы, язучы, камил аралашучы буларак, күп телләр белүнең өстенлекләре хакында «Идел» журналы укучылары белән дә уртаклашасым килә.

 

Гуманитар белем алганнар күпкырлырак

Тел – тумыштан бирелгән аралашу, фикерләү чарасы, дөньяга карашның шәкелләнүендә зур роль уйнаган искиткеч мөмкинлек. Дөньядагы табигый һәм рухи юлыбыз бишектә әнкәбезнең матур җырлавын тыңлау белән башлана безнең. Тел аша тирә-юньне анализлап, әйбер, хәрәкәт, аларның сыйфатларын барлыйбыз. Кайбер телләргә «заман» төшенчәсе дә кушыла. Сирәк булса да, «заман»сыз телләр дә очрый. Нәкъ менә шундыйлар үткән гасырда Сепир-Уорф теориясенең барлыкка килүенә дә сәбәпче булды. Хәер, ул теория түгел, ә гипотеза гына. Шулай да «телнең структурасы тел ияләренең дөньяга карашына һәм когнитив процессларына йогынты ясый» дигән фикер бүгенге көндә дә актуальлеген җуймаган.

1

Лингвистика дигән гыйлем гуманитар фәннәргә кертелсә дә, аның даирәсе күпкә киңрәк. Чөнки телдән башка бер генә фән дә була алмый. Ә гуманитар белем алган кешеләр күпкырлырак. Телнең сәнгатьтә дә роле зур. Эчке тойгыларны аннан башка чагылдырып та булмас иде.

Икенчедә иртәрәк

Тел – гасырлар буе үсеп, халыкның рухын: дөньяга карашын, фәлсәфәсен, әдәбиятын, матурлык аңлаешын, тарихын, гадәтләрен һ.б. саклап килә. Кыскасы, тел – халыкның ДНКсы ул!

Һичшиксез, баланың башта – ана телендә генә сөйләшүе мөһим. Кешенең берничә остазы булса, каршылык туарга мөмкин. Ә сабыйның тәүге остазы – әнисе, теле – ана теле була. Сабый чактан ук икенче лөгатькә өйрәтергә ашыкмаска киңәш итәм. Бала иң башта үз халкының «ДНКсын» үзләштерергә тиеш. Аңлаганыгызча, сүзне генә түгел, ә үз халкының дөньяга карашын, гореф-гадәтләрен, тойгыларын җанына сеңдерсен ул.

Ә икенче телне кайчан өйрәтергә? Урынлы һәм бәхәсле сорау. СССР заманында безне аңа дүртенче сыйныфтан укыта башладылар. Аннары икенче сыйныфтан, хәзер беренчедән үк өйрәтергә керештеләр. Бу шулай булырга тиеш дигән сүз түгел әле. Әнә, Төркиядә, икенче сыйныф балаларына чит тел өйрәтүгә каршы чыктылар. Төрекләр моны иртәрәк дип саный. Минем шәхси фикерем дә аларныкы белән тиңдәш.

Без – татарлар – бик яшьли ике телле булып үсәбез. Яхшымы бу, начармы – бәхәсле. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер тел – бер кеше», – дип әйтеп калдырган. Безнең балалар – тумыштан «ике кеше». Урыс һәм татар борынгы заманнардан күрше яшәгән, телләрендә уртак сүзләр күп. Чуаш, мари (чирмеш), удмурт (ар) телләрен белүнең дә зыяны юк. Алары «чит» түгел дә, «күрше», «аваздаш», «җирле» телләр. Мәктәпләрдәге укыту программаларына нәкь шул исемнәрдә дә кертергә булыр иде.

Татарга тылмач кирәкме?

Чит телләр, дигәндә, аларны белү, һичшиксез, өстенлекләр генә бирә. Коръәндә дә: «Йә кешеләр! Дөреслектә, Без сезне бер-берегезне белеп таныр (яки танышыр) өчен ирле-хатынлы яраттык, сезне халыклар-кабиләләргә аердык», – диелгән бит. Татарлар көнчыгыш-көнбатыш арасында сәүдә үзәгендә яшәгәч, халыкта «Татарларга тылмач кирәкми» дигән матур гыйбарә таралган. Без – күптелле милләт дип, мактана да алабыз.

Чит телне өйрәнгәндә, үз телеңне дә яхшырак белә башлыйсың. Элек игътибар итмәгән яклары күзгә чалына. Мәсәлән, татар телендә җенес категориясе юк. Күрәсең, безгә бу мөһим түгел. Элек бит ир-ат та атта, хатын-кыз да… Уктан ата, утын яра, чана тарта… Урысларга без «моң» төшенчәсен һаман да аңлата алмыйбыз. Кызык бит! Менә шундый «бушлыклар» тел белемендә «лакуна» дип атала да инде.

Чит тел сәүдәгәрләргә һәм эшкуарларга бик тә кирәк. Чит илләргә чыкканда гына түгел, кибеттә берәр тауарның күрсәтмәләрен укыганда да ансыз булмый.

Алты тел үзләштердем!

Тик чит телләрне ничек тиз генә өйрәнергә соң? Андый ысуллар бармы икән? Берничә тел үзләштергәч, бер-берсе белән буталып китмиме?

Күбегезнең: «Тиз өйрәнеп була! Дәреслекне уң кул белән тотып, «бисмиллаһ» дип мендәр астына тыгасың да йоклыйсың. Бер ай шулай итсәң, файдасы бар», – дигән сүзләремне ишетәсе килсә дә, алай түгел.

Үзем ничек өйрәнгәнемне сөйлим әле. Мәктәптә инглиз телен укыттылар. Нәтиҗәсе? Чит телдә фәкать бер-ике шигырь генә өйрәндем. Кыскасы, вакыт бушка китте. Бер ел алман телен укыттылар. Шундый ук нәтиҗә. «Өйрәнеп булмый икән, мин тинтәк, акыл җитми», дигән фикерләр башыма керә башлады. Көннәрдән бер көнне үзебезнең Туймазы якларында төрекләр белән таныштым. Телләрендә безнең татар теле белән охшашлыклар күзгә ташланды. Алай иттем, болай – тәки аралаша башладым үзләре белән. Сөйләмнәрен – татар телендәге сүзләр, ике телдәге грамматика күренешләрен чагыштыра-чагыштыра, мин төрек телен өйрәндем. Әлифбасы да бик җиңел булгач, укуда иза чикмәдем. Шул рәвешле, тинтәк булмавыма инангач, гарәп телен өйрәнергә ниятләдем.

Иң әүвәл, гарәп хәрефләрен үзләштердем. Аннары «киттем мәдрәсәгә, бәлки өйрәтерләр дип, берәр нәрсәгә». Җәмәгать, өч айдан соң мин гарәпчә сөйләшә башладым! Ничекме? Остазларым ни урысча, ни татарча белми булып чыкты. Аралашасы килгәч, алар сөйләшкән телне өйрәнми хәл калмады. Көн саен өчәр сәгать укыттылар. Алдан ук әйтим: мин өйрәнгән дүрт тел арасында иң тиз үзләштергәне – гарәпчә булды. Нәтиҗә: чит телне чит телдә өйрәнергә кирәк! Аңласагыз да, аңламасагыз да, ул чит тел гел яңгырап торырга, сез аны гел ишетергә тиеш. Чөнки колак моңа күнегеп бара.

Мәдрәсәдә укыган чакта таҗиклар белән дә аралашырга туры килде. Аларның телләре белән кызыксына башладым. Тик ул вакытта тел өйрәнү теләгемнән башка, бернинди китап, дәреслек яки сүзлек тә булмады шул.

Аннан Казанга барып, Татар дәүләт гуманитар институтының инглиз теле факультетына укырга кердем. Чит телләр арасында инглиз теле – иң җиңелләрдән санала, ләкин без дә иске схоластик методика белән укыту сәбәпле, мин аны бик авыр үзләштердем. Институтта фарсы теле дәресләренә дә бик теләп йөрдем.

Шулай итеп, бүгенгесе көндә миндә алты «кеше» яши булып чыга. Болай тату гына «гомер итәләр» тагын, аеруча гарәп, фарсы һәм төрек телләре. Өчесе дә күршеләр, ислам мәдәнияте белән сугарылганнар, уртак сүзләре дә шактый. Аларның өчесен берьюлы өйрәнергә дә була.

Чит телләр өйрәнү рецепты

Үз тәҗрибәмә таянып, сезгә чит телләр өйрәнү рецептын әйтәм:

Беренчесе, иң мөһиме – мотивация! Ул – теләк, өйрәнергә дәрт, ашкыну, һәр үзләштергән сүздән тәм табу. Мотивацияне һәрчак яңартып, тулыландырып тору фарыз. Беркайчан да бетмәслек итеп! Чит телдә яраткан кинолар карагыз, җырлар тыңлагыз, үзегез җырлагыз, рәсемнәрдән коллаж ясагыз.

Икенчедән, мохит булдыру. Ничек тә булса, сез ул чит телне гел ишетеп торырга тиеш. Радио булса, гел кабызган килеш торсын, видеоязмалар икән, анысы да файдага гына. Ул телдә сөйләшә торган кешеләр белән аралашыгыз. Үзегезне тел өйрәнә торган сабый бала итеп күз алдында китерсәгез дә була. Бала ничек сөйләшергә өйрәнә, сез дә нәкъ шулай ук өйрәнегез. Тел өйрәнү дүрт «багана»га таяна: тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу.

Өченчедән, «багаж» туплыйбыз. Ягъни, тутый кош шикелле, сүзләрне алабыз да кабатлыйбыз. Хәтта әзер җөмләләрне дә ятларга киңәш итәм. Бу сезгә киләчәктә шома гына сөйләшүне тәэмин итәчәк. Робот шикелле, уйлап та тормый, җөмләләп җавап кайтарасыз. Чөнки күпләр аралашканда, кайсы сүз исем, кайсы сыйфат, килеш, кушымча һ.б. әйберләргә игътибар итә, ә ятлагач, дөреслегенә борчыласы юк. Диалоглар китабын алырга да киңәш итәм. Анда барлык җөмләләр һәм сүзләр куллану ситуацияләренә бәйле рәвештә тәкъдим ителә. Заманча методикаларда грамматика юк диярлек. Рәсемнәр күп. Алары телнең куллану даирәсен модельләштерергә булыша. Башыгызда гел яңа ситуациялар уйлап чыгарырга тырышыгыз.

Дүртенчедән, заманча методика буенча төзелгән яхшы дәреслек алыгыз. Аларда сез өйрәнә торган тел генә кулланыла; рәсемнәр бик күп; бирелгән текстлар гадидән катлаулыга һәм логик эзлеклелек буенча бирелә; грамматик аңлатулар (без аны көлеп, «фәнни лирика» дип атыйбыз) минимум яки бөтенләй юк. Бер текстта өйрәнгән сүзләр, икенче текстта да кулланылырга тиеш. Өченче текст та шул принцип буенча өйрәнелә. Шулай итеп, сез өйрәнгән сүзләр гел кулланылышта булып, кар түмгәге шикелле зурая гына бара. Сүз ятлаганда «ассоциатив хәтер» дигән бик кызыклы алым кулланырга мөмкин: чит телдәге сүзне үзең белгән телдәге берәр сүзгә охшатып ятлау ул. Мәсәлән: инглиз телендә «tonight» [түнайт] (урысча: этой ночью) сүзе татарчадагы «төнлә» яки диалектта «төннә» дигән сүзгә охшаган, шулай истә кала; «dawn» [доон] (рассвет) татарчадагы «таң» сүзенә охшаш. Ассоциатив хәтергә таянып чыгарылган сүзлекләр дә бар.

Бишенчедән, яхшы остаз табу, аеруча башлангыч этапта. Чөнки өйрәнгәндә хата җибәрү табигый, шуңа авазларның дөрес әйтелешен тикшереп торырга кирәк. Ләкин остазсыз да өйрәнеп була. Әмма озаграк.

Алтынчысы, кабатлау. Баш миебез санак шикелле: оператив һәм төпле хәтердән тора. Яңа сүзләрне оперативтан төпле хәтергә тиз генә кертеп булмый. Аның өчен гел кабатлап торырга кирәк. Өч көннән соң трамвайда барганда ул сүз искә төшсә, димәк төпле хәтер дәрәҗәсенә күчеп баруы. Ләкин сүз истә калмаса, үзегезне нык интектермәгез. Андый хәлләр дә була. Кайчан да булса барыбер хәтергә сеңә ул. Кәефегезне төшерә күрмәгез.

Җиденчедән, психологик момент: хаталардан, ялгышлар җибәрүдән курыкмагыз. Әйе, кайбер дорфа кешеләр сездән көләргә дә мөмкин, ләкин игътибар итмәгез, алардан өстенрәк булыгыз! Шунысы да бар, чит телне өйрәнер алдыннан үзегезне: кимендә өч ай дәвамында көн саен тырышам, кабатлыйм, ятлыйм, сүрелмим, дип әзерләгез. Каникулны соңрак ясарсыз. Бер-ике атнадан ук сүрелсәгез, телне яңадан өйрәнә башларга туры киләчәк. Суыгызны комга түкмичә генә максатка ирешү үтемлерәк.

Шушы җиде киңәш сезгә бик файдалы булыр, дип ышанам. Чөнки алар үземдә сыналган!

Альберт Исмаил

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: блог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев