Логотип Идель
Блоглар

Теләсә кайсы рәсемне китапка салырга була, ләкин туры килә торган авторны табарга кирәк

16 ноябрьдә Татар китабы йортында “Яңа исем” иҗат лабораториясе кысаларында “Китаплы булам” дип исемләнгән мастер-класс булып узды.

Мастер-классның остазлары булып рәссам-иллюстратор, дизайнер, КФУ (ИДиПИ) дизайн проектлау укытучысы Гүзәл Гарипова һәм Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, шагыйрь, кулдан үзе эшләгән 16 китап авторы Рифат Сәлах катнаштылар. Алар түгәрәк өстәл артында үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм китапны бизәү серләре белән бүлештеләр.

Гүзәл Гарипова хәзерге вакытта бизәлеш һәм авторлык ягыннан китап чыгаруда киң таралган жанр «автор һәм иллюстратор ул бер үк кеше», - дип билгеләп үтте. Шунсы кызык, үз китабыңны чыгарыр өчен иҗат кешесе булу мәҗбүри түгел икән. Төрле фән, эш өлкәләрендә хезмәт куючылар нәшриятлар белән берлектә, үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, балалар өчен китаплар чыгаралар. Әйтик, Корея нәшриятында математика галиме белән берлектә «Тылсымлы математика әкиятләре» дип исемләнгән балалар китабы нәшер иткәннәр. 

Дизайнер бер шигырьдән бер китап чыгару мөмкинлеген дә билгеләде. Иң мөһиме – текст иллюстрацияләргә туры килергә тиеш. 
Рифат Сәлах катнашучыларга иң беренче шигырь язылуы һәм аннан соң гына рәсем ясалуы турында әйтеп китте. Шулай ук шагыйрь Татарстан китап нәшриятында үз китабыңны чыгару өчен нәрсә кирәклеген әйтеп узды:

1.    Сыйфатлы материал – кызыклы хикәя, повесть, шигырьләр җыентыгы.
2.    Кулъязма бер файлда булырга тиеш.
3.    Word форматында, 14 кегльдә, 1,5 интерваллы, Times New Roman шрифтында.
4.    Шигырьләр җыентыгы булган очракта шигырьләрегезне үзегез теләгән бер системага салып алып килсәгез яхшы була.
5.    Әсәрләрегезнең эчтәлеген төзегез.
6.    Үз-үзеңә редактор булырга кирәк.

Әлеге кагыйдәләрне исегездә тотып, үз китабыгызны чыгарганда куллансагыз, редакторлар эшен күпкә җиңеләйтәсез, ә аларның сезнең белән эшләргә теләкләре туачак.

Рифат Сәлах “Балалар китабының иң зур уңышы, ул да булса – рәсем” дип билгеләде.

Аның фикеренчә балалар китаплары сатылсын өчен алар зәвыклы һәм матур рәсемнәргә бай булырга тиеш.

Алга таба шагыйрь катнашучылар белән берлектә үзенең яңа шигырьләрен туплаган “Әюп пәйгамбәрнең чишмәсе” дип исемләнгән җыентыкны китап форматында ясадылар. 

Гүзәл Гарипова чит илдә балалар китабын якынча 6 ай яки 1 ел дәвамында ясалырга мөмкин, диде. Бу, әлбәттә, конкуренция, китапның нинди контекстта булачагын, аның кайда сатылачагын өйрәнү белән бәйле. Хәтта рәсемнәргә дә бик җитди карыйлар: тестлар ясыйлар, китапның кәгазьләрен сайлыйлар.
Мастер-класс ахырында остазлар һәм катнашучылар тәмле чәй белән сыйланып, китапны бизәү серләренә төшенеп, иҗат турында фикерләре белән алыштылар. 

Остазлар җавап бирә:

- Китап чыгарганда нинди вёрстка программалары белән эш итәләр?

- Иң еш кулланыла торганы – Adobe InDesign. (Гүзәл Гарипова)

- Сезнең мастер-класска алып килгән китаплар җыентыкларыннан иң яратканы кайсысы?

- Иң яратканы – калынрак булганы инде. “Кызыл юл” иң беренчесе иде, ул күләмле. Күләмле булган саен, күңелеңә якынрак, чөнки яхшы шигырьләр күбрәк була. (Рифат Сәлах)

- Һәр шигырегез астында язылу вакыты куелган, ягъни Сез һәрбер шигырегезне язган саен, шулай датасын сугып барасыз инде?

- Әйе, секундын да куеп баргалыйм, даталарында куеп барган булам.

- Ни өчен шулай вакытын билгелисез?

- Ул тарих бит инде.

Кәрим Газизуллин

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев