Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ТЕЛЕФОНЫҢ ШАГЫЙРЬ КУЛЫНДА КАЛСА...

    Хәзерге заман кешесен телефонсыз күзалдына китереп тә булмый. "Мин телефонсыз - аяк-кулсыз" - диюче танышларыма көлеп кенә карый идем. Ә бүген үзем дә "кара кайгыга баттым" - телефонымны югалттым!

    Бу хәл болайрак булды. Дүшәмбе көнем гадәттәгечә маҗаралар белән башланып китә: йә шәһәргә килгәндә әби-бабай белән танышам, йә авылда берәр нәрсәмне онытып калдырам, кыскасы, барысын да хәерлегә юрыйм да, редакциягә ашыгам. Бүгенге көнем дә шулайрак башланып киткән иде. "Идел"леләр белән яңа сан турында сөйләшеп, туганнарыбызны-таныш-белешләребезне журналга яздырып чыкканнан соң, өстәлгә карасам - телефон юк! Шулчак бер мизгел эчендә башыма мең дә бер уй килергә өлгерде, кайда нишләп йөргәнемне исемә төшерергә булдым. Төшми генә бит! "Өстәлгә куеп калдырган телефон ничек югала ала инде ул?" - дип баш ваттым. Коллегалар сорау бирә: "Соңгы тапкыр кая куйган идең?" "Авылда калмаганмы?" "Бар теге бүлмәдән карап карале?" - дип җыелыш булган урынга да кертеп җибәрделәр үземне. Үзем һаман анализлыйм: Редакциягә татар шагыйре Фәнил Гыйләҗев "Идел" журналын сорап кергән иде. Мин аңа үз өстәлемдәге журналларны санап бирдем.
    "Әллә ялгыш үзенеке дип кесәсенә салып киттеме икән?" - дигән сорау арты сорау туды. Редакциядәгеләр телефоныма шалтыратып та карадылар - чакыра, алучы гына юк.
    "Һичьюгы вибрация ишетелергә тиеш!" - дип сумкаларны да бушатып бетердем. Ни кызганыч, чебен очкан тавыш та ишетелмәде.

    Баш мөхәррир урынбасары Мөршидә апа Кыямова аптырый торгач, Фәнил Гыйләҗевка язарга булды. Бер минут та үтмәде, "Точно, миндә икән!" - дигән җавап килде. (Сүз уңаеннан, Фәнил абый 8 катта урнашкан "Казан утлары" журналында эшли) Мин сөенечемнән, аның янына менәргә әзер идем инде. Мөршидә апа: "Фәнил ике сәгатьтән кайта", - дигән хәбәре белән мине җиргә төшерде.

    Бары тик шул вакытта гына "телефонсыз - мин аяк-кулсыз" хәленә төштем һәм бик нык борчуга калдым. Тормышта гел шулай бит ул: телефонны югалтсаң, айлар-еллар буе аралашмаган кеше дә пәйда була яки таныш булмаганнар да шалтыратырга мөмкин. Мин шуларны уйлап, эшләвемне дәвам иттем, үзем һаман 8 катка менеп-төшеп йөрдем. Мөршидә апа да ярама тоз салып: "Менә, Рәфидә, телефоныңны шагыйрь алып китсә, шулай ул!" - дип шаяртты. Ике сәгать кеше белән язышмаган, сөйләшмәгән, Инстаграмда утырмаган чагы булмагандыр аның. Хәер, үземнең дә мондый хәлдә беренче тапкыр калуым иде бит.

    Реклама

    Көн дәвамында мин телефоным барлыгын онытып та җибәргән идем инде. Ишектән елмаеп, әмма бераз читенсенеп килеп кергән Фәнил абыйны күргәч, үземнең дә көләсе килде. Кызык та, кызганыч та булды бит бу! Үзе дә шаяртып алды әле: "Минем килүемне болай озак көткәнең булмагандыр да әле", - диде күз кысып.

    Телефонны кулга алу белән, кемнәр шалтыратканын карадым - нинди генә чит номер шалтыратмаган-язмаган! Телефоным югалып тору сәбәпле, җавап бирмәгәнемне әниемә дә хәбәр итмәдем әле. Шушы язмадан укып белер дип ышанам. Ә шагыйрь кулында "илһам" җыйган телефонымның бүгенге сәяхәте өчен Фәнил абыйга рәхмәт кенә әйтәм! Болай булгач, хикәяләр дә язылыр дигән өметтә калам әле!

    (Бу фото телефонны тапкач, төшерелде. Бәхетле мизгел)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"
    • "Красная гвоздика" (1)