Логотип Идель
Блоглар

Төрек кунакчыллыгы турында бер-ике сүз

Төрекләрнең кунакчыл дигән даны бөтен дөньяга таралган. Объективлыкка дәгъва кылмыйча гына, мин дә аның хакындагы кайбер күзәтүләрем белән уртаклашмакчы булам.

“Барысы да кертелгән” тарифы буенча түлисең дә атна-ун көн буена отельчеләр киң күңеллелегеннән ләззәтләнәсең. Яки төрек кибетенә кереп, берәр нәрсә алу ниятеңне сиздерәсең һәм хуҗаның чиксез игътибары, хуш исле каһвәсе белән хозурланасың... Русиялеләр Төркиядә кунак булуны шулайрак итеп күз алдына китерә бугай. Чынлыкта, акча мөнәсәбәтләренә корылган кунакчыллык турында түгел сүзем – монысы инде аның үзебездә дә чәчәк ата. Затлырак кибеткә кереп эләксәң, тышкы кыяфәтеңә карап, букчаңның буш түгеллеген чамаласалар, итагатьле генә: “Бәлки, чәй ясаргадыр?” дип кызыксыналар. Ләкин бәрелә-сугыла чәй ясамыйлар әле, сорыйлар гына. Ә төрек бәе чәй-каһвәне алдыңа китереп куя – баш тартып кара син аның кунакчыллыгыннан. Аермасы бар! 
Гадәттә, төрекләр үз өенә кунакка аңлаешлы итеп, төгәл вакытын һәм максатын әйтеп чакыра. Мәсәлән: “Бүген дүрттә чәй эчәргә кер”, яисә “Фәлән көнне төгән сәгатьтә кичке ашка көтәм” дип. Сине чакырасы килмәсә, ул әдәпле булып күренер өчен генә “кунакка кил” дими.  Шунысы да бар, кунакчыллык – Төркиядә шактый киң мәгънәгә ия төшенчә. Әйтик, визитның максаты билгеләнмәсә, ихтимал, сине “ирекле программа” көтәдер. Димәк, хуҗалар синең белән сөйләшеп утырырга тели. Мондый очракта, мәсәлән, фанта сыман берәр салкын эчемлек һәм вафли-печенье белән сыйлау да гаеп саналмый.  Килешәсездер, бездә кайнар чәй тәкъдим итмәгән хуҗа саран яки, ким дигәндә, сәер булып күренер иде.
Балачактан  хәтерлим: татар өйләрендә Коръән ашы уздырылса, табыннар идәндә корыла иде (әбиле гаиләдә үстем, мондый нәрсәләр миңа яхшы таныш). Безнең як әби-бабайлары аякларын бер авырлыксыз “төрекчә” бөкләп утырып, кулдан эшләнгән киндер ашъяулыкларга тезгән ризыктан авыз итә иде. Идәнгә яисә сәкегә утырып ашау гадәте минем күз алдымда юкка чыкты: татар халкы тагын бер милли үзенчәлеген җуйды. Төрекләр исә һаман да, бигрәк тә авылларда, идәнгә яки ишегалдына җиргә табын тирәли утырып ашау традициясенә хыянәт итми. Хәтта тәгамне һәм савыт-сабаны һәрвакыт олы-олы поднослар белән аш бүлмәсеннән ташырга туры килсә дә, борынгы гадәт буенча туклануны артык күрә алар. Көн саен берничә тапкыр пикник кебегрәк килеп чыга. Саф һавада учакта ит, яшелчә кыздырып, шунда ук софра (ашъяулык, эскәтер) җәеп кунак сыйлау да – төрек кунакчыллыгының бер варианты. 
Төрекләрдәге кунак “аш”лары бездәге шикелле үтмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, аларда бәби чәе, гакыйка, нәзер корбаны мәҗлесләре, юбилейлар, өй туйлары булуын белмим. Ләкин никах, туй, үлгән кешене искә алып Коръән ашы уздырулары мәгълүм. Күп кеше чакырыла торган мәҗлесләр менюсы, бездәге кебек үк, стандарт, әмма аларда табын сыгылып торсын, “күршедән артык булсын” дигән омтылыш күрмәдем.  Чакырылган кунакларның саны бишәр йөз кешегә җитә – төрек нәселләре хәйран зур, алар бер-берсе белән тыгыз аралашып яши. Әле бит күрше-күлән, танышлар бар, алар да мотлак чакырыла. Тәгам олы-олы савытларда (чаннарда дисәң, дөресрәк түгелме икән әле!) пешә, кеше күплегенә карамастан, мәҗлес ничектер ыгы-зыгысыз, җайлы гына үтеп китә, чөнки тәҗрибәле ашчылар һәрнәрсәне бик белеп, оста итеп оештыра. 
“Индивидуаль” (йә гаилә белән) чакырылган кунакта – бар игътибар, хөрмәт сиңа гына, табын да баерак, затлырактыр кебек. Чорба (шулпа), куырма, лахмаҗун, эчле көфтә, көммә, тагын без белмәгән әллә нәрсә куела. Чәй белән баллы тәмлүшкәләрне соңрак, ашаган ризык ашказанында тәмам урнашканнан соң гына бирәләр. Төркиягә беренче барганда, карын туйгач та табынга һаман чәй килмәве бик гаҗәп тоелды. Төрекләр үзләре моны, болай иткәндә ризык яхшырак үзләштерелә, ашказаны авырулары килеп тумый, дип аңлата.
 Кунак кабул итү, ашау-эчү мәсьәләсендә татарлар һәм төрекләр бер-беренә охшамаган. Һәм ни сәбәптәндер “төрекләрдә ашау культурасы югарырак”,  дигән фикерне хәтта кайбер татарлар да алга сөрә. Моны төрек табынында төрле төстәге һәм формадагы яшелчәләрнең, үләннәрнең, тәмләткечләрнең күп булуыннан, шуның исәбенә ризыкларны бизәп, матурлап, вак-вак савытларга салып тәкъдим итүдәндер, дип гөманлый алам. Хәтта кунак килмәсә дә, тәртип шундый. Чәй, җиләк-җимешнең төп ризыклардан аерым бирелүе дә “югары мәдәнилек”һәм саулык өчен файда күрсәткечедер бәлки. Ләкин мондый туклануга өйрәнмәгәннәр өчен ачы борыч белән шыплап тулган тәгам, туңдыргычтан алган бозлы әйрән – җитди сынау. Төркиядә ризык йә колактан төтен чыгарырлык дәрәҗәдә яндыргыч, йә чамасыз баллы булып тоела, шул сәбәптән мәшһүр төрек кунакчыллыгы да кайчагында кыенга килә башлый. Төрекләрдә кунакта үзебезнең токмачлы аш, кара ипи, сөтле һәм итле боткалар сагындыра. Ә кунакчыллык корбанына әверелгән ашказаныңны дәвалар өчен юл сумкасында һичшиксез дарулар йөртергә, газлы минераль су эчәргә туры килә. Йә Төркиягә үзең белән алган карабодай, манный ярмаңнан ботка пешереп ашарга, сөт-катык сатып алырга кала...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев