Логотип Идель
Блоглар

Төркиягә биштәр белән генә барып буламы?

Чемоданым бер тапкыр югалганнан соң, киләсе юлга чыгуым җилкәгә таккан биштәр белән генә булачак, дип үземә сүз бирдем.

Чемоданым бер тапкыр югалганнан соң, киләсе юлга чыгуым җилкәгә таккан биштәр белән генә булачак, дип үземә сүз бирдем.

Бөтен кирәк әйберне букчага сыйдырып булуын ике көнгә Мәскәүгә барып кайтуымнан чыгып белә идем инде. Төркиягә бару мөмкинлеге барлыкка килгәч тә, чемоданны кирәксез нәрсә дип таптым.
Төркиягә барып кайткан иптәшләрем, укытучыларым чемодан алырга киңәш иттеләр, биштәр белән бару фикеремә көлеп карадылар.
Сәяхәтемә минималь әйбер алдым: бер-ике кием-салым, бер аяк киеме, кечкенә шампунь, теш щеткасы һәм теш пастасы. Юыну кирәк-ярагы кирәк тә булмады, чөнки отельдә барысы да бар иде. Сүз уңаеннан, сыек әйберләрне 100 мл савытларда гына алып була һәм алар 10нан артмаска тиеш. Ягъни кулга алына торган багажда 1 литрдан артык сыеклык була алмый. Сыеклыкка шампунь да, теш пастасы да, аерым урыннарда хәтта тушь та керә. Шул рәвешле аэропортлар шартлаткыч матдә алып керүдән сакланалар. Бер дус кызым әйтүенчә, кайбер оешмалар ярты литрлы су алып керергә рөхсәт бирә, ләкин андагы сыеклыкны син алар каршысында эчеп күрсәтергә тиеш...


Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Әнкарага очканда бернинди авырлык булмады. Букчадагы бүләкләрне тиз генә бушаттым да, ярты биштәр урын барлыкка килде. Мәйтәм, булды, монда таныш-белешләремә, якыннарыма бүләкләр алам да, нәкъ мин теләгәнчә булачак.
Булган, ди! Мин кайбер аспектларны уйлап бетермәгәнмен. Беренчедән, мин Төркиягә уку буенча бардым. Ә уку буенча баргач, монда һичшиксез китаплар бирәчәкләрен аңларга кирәк иде. Икенчедән, мин Төркиядә! Монда бәяләр безнең кибет киштәләрендәге товарларныкыннан ике-өч тапкыр очсызрак...

Кыскасы, Әнкарадан Истанбулга күчкәндә мин әйберләремнең бер букчага гына сыймаячагын аңлап, кечкенә чемодан алдым. Бүләкләр дә, китаплар да сыйды. Берничә киемем генә артып калды, ләкин аларны өстемә катлы-катлы кисәм, морадыма ирешә алырмын кебек тоелды. Әмма шул чемодан алган көнне дә укуыбызда тагын берничә китап бирделәр. Бөтен киемнәремне өстемә киеп аэропортка барсам да, китапларны беркая куя алмаячагымны күз алдыма китердем.
Истанбулда тагын берничә китап бирелде... Шулай итеп, монда зур чемодан алачагым көн кебек ачык булды. Бу турыда күршемә дә әйткән идем, ул да үзенең кием-китаплары күплеген аңлап, миннән кечкенә чемоданымны сатып алырга булды. Менә шундый бизнес ясап куйды Алсу Төркиядә. Дөрес, бер сумга да арттырып сатмадым ул чемоданымны, үз бәясенә бирдем. Сәүдәгәрлек минем канда инде ул, әйе.
Истанбул базарында йөргәндә кечкенә чемоданым бәясенә зурны таптым! Сыйфатыннан бераз шикләнсәм дә, бер тапкыр очышка җитәр әле дип уйладым. Әйберләремне тутыргач та, берничә китап сумкама кереп оялады - сыймадылар.
Аэропортка килгәч, 30 килограмм урынына 23 кенә яравын белеп, берничә китапны букчага алырга туры килде. Түз, аркам, түз, җилкәм, түзегез, кулларым.... Кара исәп белән, 15 килограмм кунды минем җилкәгә... Ярый әле аэропорттагы кешеләр хәерхаһлы булып чыкты - артык килограмнарга бәйләнмәде. Кул багажының максималь авырлыгы 5 кенә килограмм иде, югыйсә. Рәхмәт инде үзләренә.
Очканда киштәдә яткан букчаның авырлыгы сизелмәде. Соңга калабыз дип Мәскәү аэропортының баскычларыннан чаба-чаба менгәндә - сизелде. Аяклар калтырый башлады кабаланудан. Өстәвенә ул аэропортта берничә контроль аша узасы, өске киемнәрне, сумкаларны тикшерү машиналарыннан уздырасы.
Монысы да үтте, Аллага шөкер. Самолетына да өлгердек хәтта. Казанга кайтып җиткәч күңел инде тынычланган иде. Ләкин кайдадыр, күңелнең иң тирән чоңгылларында бер шик яши бирде: тулай торактагы бишенче катта урнашкан бүлмәмә ничекләр күтәреп алып менәрмен икән мин боларны? Чемодан 23 килограмм, җилкәмдә дә 15 килограммга якын букча-сумкалар. Җәмгысы 38 килограмм...
Исән-сау тулай торакка кайтып җиткәч, башта букча-сумкаларым белән менеп төштем бишенче катка, аннары икенче тапкыр чемодан белән “үрмәләдем”. Әйберләремне бушатып урнаштыргач, Төркиядән алып кайткан чемоданым Америка аэропортында ватылган чемодан урынына бирелгәне янына кереп ятты.


Әлеге “биштәрле” сәяхәтемнән берничә нәтиҗә ясадым. Башка илгә, аеруча Төркиягә букча белән генә барып булмый икән. Ләкин ил эчендә букча белән генә дә йөреп булыр сыман, шуңа күрә бу фикеремне тагын бер кат сынап карыйсы килү теләге бетмәде.

Автор фотолары.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Сәяхәт киңәш Төркия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев