Логотип Идель
Блоглар

«ТУКАЙ ДА БИТ СИНЕ ҖЫРГА КЕРТКӘН»

Авыллар, нәсел тарихын өйрәнүгә мөнәсәбәтле язмаларымнан бераз читкәрәк китеп, яшьлек вакытына бәйле предметлар, ризыклар турында да сөйләшәсе килә. Шуларның берсе – һичшиксез, бәрәңге. Нинди генә мәзәкләр сөйләнмәгән аның турында, нинди генә җырлар язылмаган. Кешене үлемнән саклап калган, билен бөктергән, халыкның рәхмәтен дә, нәфрәтен дә ишеткән бәрәңге ул.

Авыллар, нәсел тарихын өйрәнүгә мөнәсәбәтле язмаларымнан бераз читкәрәк китеп, яшьлек вакытына бәйле предметлар, ризыклар турында да сөйләшәсе килә. Шуларның берсе – һичшиксез, бәрәңге. Нинди генә мәзәкләр сөйләнмәгән аның турында, нинди генә җырлар язылмаган. Кешене үлемнән саклап калган, билен бөктергән, халыкның рәхмәтен дә, нәфрәтен дә ишеткән бәрәңге ул.

Ак тәнле, аһ, тәмле…

Бәрәңге, ачлы-туклы сугыш заманында һәм аннан соң яшәгән кешеләргә генә түгел, безнең буын өчен дә бик кадерле. Ул узганның – көндәлек тәгаме дә, кунак ашы да, мал саклаганда үзе салынган учак тирәсенә әкиятләр сөйләтергә җыйган ризык та, өстән кары-яңгыры явып торганда басуда ышык табып пешерелгәне – эчкә җылы керткән дәва да.

Әни бервакыт балалары буйчанрак ишле гаилә турында сөйләгәндә, абый, авыз суларын корытырлык итеп, гадәттәгечә, хыялга бирелебрәк:

– Алар көн саен пич бәрәңгесе ашыйлар шул,– дип куйган иде. Акчаны мул тапкан әти төрледән-төрле тәмле ризыкларны ташып кына торгач, заманына күрә үзе дә төрлеләндеребрәк пешергәч-төшергәч, әни башта аның бу сүзенә аптырабрак калды. Ашау-эчүгә бәйле шушыңарак тартым афоризм-фикерләрне аңарчы да әйткәләгән абыйның бу сүзе барыбызны да әңгәмәгә тартып кертте. Әлбәттә, әти-әни бәрәңгедә генә торырга мәҗбүр гаиләләр барлыгын белә иде, бераз моңа ачындылар, әмма. безне сөендереп, көлдә пешкән бәрәңге белән сыйлауны арттырдылар. Кемгәдер ул – көндәлек ризык, ә безгә бәйрәм ашы кебегрәк иде.

Абыйның шул җөмләсе аларга икенче көнне мәктәптә укытучылар белән дә мәгънәле сөйләшүгә сәбәп булган.

И-и ул заманда бәрәңгенең кайсының да тәмлелекләре! Дучмактагысы да, аштагысы да, каз ите белән кыздырганы да… Аның малга дип кенә, искереп беткән әлүмин кәстрүлдә я бабайлардан ук калган чуенда алма, кыяр, бодай һәм башка яшелчәләр тәме сеңеп пешкәнен генә дә без чиннек янындагы скамьяда сәгать буе көтеп торырга әзер идек. Бәрәңге пешкән табаның кызган төбе өчен тарткалашулар дисеңме, әле өлгергәнче, файдалы дигән булып, урам буйлап чиен ашап йөрүләрме…

Әтиемнең апасы Фәхриҗиһан ападан, кунакка кайткач, нәрсә пешерим, дисәң, һәрчак бәрәңге генә сорый торган иде. Әле синдә ашап алгач, бергә тракторда басу сөргән иптәш кызларына барып та, шуны пешертеп ашый торган иде ул. Шундый көннәрдә генә, кәефе килеп, йокларга таң беленер-беленмәстә җырлый-җырлый кайта. Аннан апа, күтәрә алган кадәр төяп, поезд вагонында туган туфрагында үскән бәрәңгене еракка – Казакъстанга кадәр алып китәр. Чиләге белән балын, кайнатмаларын, башкасын да биргән әти, авыр бит, дип тә карар, нәрсәне калдырырга риза булганда да, бәрәңгесез китә алмый иде ул. Әти үлгән елны Фәхриҗиһан апаның әйберләрен әни Нократ Аланы вокзалына кул арбасы тартып илтте. Күчтәнәчләрнең бер капчыгы бәрәңге иде. Апа ашаган саен, әти үстергән бәрәңге, дип елаган. Елаган-елаган да үзе дә артыннан китеп барган.

Дучмакны бездә бәрәңге пирәмәче дип йөртәләр. Фәхриҗиһан апабызның балалары да, нишләп Карагандада бәрәңге пирәмәче мондый тәмле түгел соң, дип аптырыйлар, кунакка кайтуга, әнидән шуны пешерүен сорыйлар иде. Яңгырын да, җылысын да вакытында алып, туган җиребезнең мул ашлы туфрагында үскәнгә шулкадәр тәмле булгандыр дип уйлыйм хәзер бәрәңге турында.

Көз җиткәч, басуда калган бәрәңге пешерә-пешерә, сукыр эчәгеләренә шуның кабыгы тулып шартлаган малайлар хастаханәдән әллә нинди каһарманлыклар эшләгән кебек кайта иде без бәләкәй вакытта. Классташ малайның эчәгесеннән дә шул чыккач, һәркем үзенчә шаяртырга тырышты. Ул чакта көн дә ни ашасаң, шул тула иде сукыр эчәгесенә. Бераз авылда яшәп шәһәргә күченгән иптәш кызныкыннан киптергечтән – «промакашка»дан башка берни тапмаганнар, нервланып дәрес хәзерләгәндә – хата ясасам орышыр дип, әнисеннән курыкканда – гел шуны чәйни иде, бәгырь кисәгем.

Күлмәгеңне салып, моңсуланып,
Кайнар шулпаларга төшәсең…

Без мәктәпкә укыганда бәрәңгенең сортлары – төрлеләнеп, инде яңаларын утыртып, авыл кешесе аннан шактый гына табыш та ала башлады. Алтышар зур чиләкле бәрәңге капчыкларын аркабызга эһ тә итмичә күтәреп алган кызлар идек шул үзебез дә. Хәзер уйлыйм: мәктәпне тәмамлаганда да 35-40 кг гына идем бит мин, югыйсә.

Авылда кеше күп. Ындырда я бәрәңге алу вакытында гына эш табу җиңелрәк. Төшкә кадәр мәктәп белән бәрәңге чүплибез, ашап алгач, олылар янына чыгабыз.

Җан көченә тырышабыз, алар, арттан бәрәңге атып, арканы күгәртеп бетерәләр иде. Артык алга китмәгез, янәсе. Апалар ялга утыра. Без һаман чүплибез дә чүплибез, бәрәңге атканнарына, орышканнарына да карамыйбыз. Шуны да уйламыйлар дибез: үз буразнаңны бетерсәң, аларга булышырга керәсең, ләбаса! Безнең өлкәннәр алдында яхшы, тырыш булып күренәсе, хезмәтебез өчен күбрәк акча аласы килә. Хәзер аңлыйм: алар көн дә шулай эшләсә, ел буена ничек чыдарга тиеш?! Яшьләре дә шактый булган апалар ничек инде җиденче-сигезенче сыйныфтагы кызлар белән ярышсын?! Ә менә хәзер… Эш киресенчәрәк тора шикелле.

Безнең заманда мәктәп баласы – гаиләнең төп эшче көче. Алар әтиләрен, бигрәк тә әниләрен ял иттерер өчен, моннан тыш, яшь булганга, җитез дип саналганга, һәрвакыт күбрәк эшләргә тырыша. Көндезен көндез, әле бит авыл баласы төн буе басудан бәрәңге урлый, соңрак кышка сукаланган җирдә калганын җыя. Аның, җитмәсә, җыйган бәрәңгесен күтәреп, артыннан мотоцикл белән куа килгән бригадирдан котыласы да бар. Димәк, ул басу җиреннән, капчык күтәреп, рюкзак асып, техникадан да кызурак йөгерә алырга тиеш. Бер иптәшебез, Бөргә кадәр йөгереп, суның аргы ягында гына котыла алган иде бервакыт. Чын булгандырмы, ялганмы, ике капчык бәрәңге белән булган икән, диделәр.

Эштән кайтканда кесәләре тишелгән телогрейкаңа кимендә бер чиләк бәрәңге тутырасың, бутый кунычыңда – бәрәңге, корсагыңда – бәрәңге, билең бәрәңге салынырга дип бирелгән капчык белән буылган… Моны гаепләргә ярамый. Үзе үстергән көзге муллыкка хуҗа була алмаган авыл кешесе бәрәңгене дә урлап кына үзләштерә ала. Җәен басу җиреннән чүп утыйбыз. Бригадир Мидхәт абый саклап кына тора. Бушаттыра. Утарга ярамый. Колхозныкы. Штраф салалар. Бурлык шаһите булган һәм инде бушатылган капчык-рюкзакларны уңыш җыю чорында кич белән аның әнисе, качырып кына, барыбер хуҗаларына кире кайтарачак. Хәзер хәтта акча түләсәң дә, бәрәңге чүпләргә теләүчене дә табу кыен.

Кайнар шулпаларга төшеп кенә калмый иде шул бәрәңге, ул сине дә төшерә, яндыра, билсез калдыра, муен бүсерен – бөкереләреңне чыгара торган иде. Бәрәңгегә кеше хәзер табыш чыганагы итеп карамый. Ул аны үзе өчен генә утырта, хәтта малына дип тә үстерми диярлек. Ә бит кайчан гына авылның «селекционеры» Габделбәр абый Саттаров, «новосаттаровский» дигән үз сортын чыгарып, Русия буйлап, почта аша таратып, күпме акча эшли иде. Кызыл гадәти «әмрикә» бәрәңгесе иде ул, югыйсә. Кеше ышанды, алды. Авылда да ышанучылар булгандыр, кем белә, әмма ул аны үзебездә тарата алмады. Габделбәр абый соңрак зур гына хата җибәрде. Бер елны кыш көне алма булмады, ул шактый кыйммәткә мәктәпкә Яңа ел пакетына алмалар сатты. Бер данә алманың бәясе бер сумга җитте шикелле.

Габделбәр абый икенче елны бәрәңгене бик аз утыртты. Алмадан табышның зурлыгын кеше саен исбатлый торганга әйләнде, тәмам хыялланып бетте. Ул арада Маҗарстан, Польша СССРга алманы күпләп кертә башлады. Аның элеккеге кадере китте, кышкы бәясе төште, Габделбәр абый хыялланган табышыннан коры калды. Әле алмагачларның үсәсен дә көтәсе бар иде. Бакча буйлап рәт-рәт утырган агачлар туфрагының ашын бетерде, кечкенә генә җиргә утыртылган бәрәңгесе килде-китте була башлады, инде аны кайсы елны үзе кешедән сатып алды. Бәрәңге Габделбәр абыйга «үпкәләде». Аңа бер дә каршы тормаучан гаҗәеп тә яхшы күңелле Рабига апаның иренең бу эшләренә бер дә ачуы чыкмады. Ул аның сәер гадәтләрен белә иде. Капка төбендә шәл бәйләгәндә, хәзер бәрәңге урынына алма ашыйбыз, дип шаярткан кебек кенә истә калган. Алма – үзе бер тема. Без әле аңа әйләнеп кайтырбыз.

Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә.

Авылның үз гадәтләре, аның Яңа еллары да, башка бәйрәмнәре дә, ярышлары да үзенчә. Бәйрәмдә ярыш оештырылса, һичшиксез, я ир-егетләрләрдән, я хатын-кызлардан бәрәңге әрчеттерәләр. Бер үк кайсыларының юкарак һәм күбрәк әрчергә өлгергәннәрен ачыклап, җиңүчене билгелиләр. Хәзер бу эш яшь киленнәрне сынау өчен бармый. Белгечләр, бәрәңге кабыгын кимендә 1 см калынлыгында әрчергә кирәк, анда агу туплана, ди. Ә безгә бәрәңгенең иң тәмле, иң файдалы өлеше кабыкка якын җирендә, дип өйрәтәләр иде.

И-и ул бәрәңгенең исләре... Әби тавыкка бәрәңге төйгәндә, килеп-килеп иснисең, комачаулыйсың. Соңыннан тукмагын яларга бирсә ярар иде, дип көтәсең.

Югыйсә, өй түбәсе астының буеннан-буена – кояшта өлгергән казылык, кичен өстәлдә табак тулы – ит… Аларның берсе генә дә бәрәңгене алмаштыра алмый. Ул кәгазь келәйләргә җилем бирә, ангина чыкса, башыңны шул пешкән кәстрүлгә тыгып, аызыңны ачып, парында утырасың. Камыр ясарга вакытың булмаса, аны балыкларга җим урынына да ыргытасың. Бәрәңгене яра өстенә дә ягалар, аның белән крахмаллап, марлядан «кар кызы» күлмәкләре дә тегәләр. Бәрәңгедән пәке белән уеп, төрле кош-кортлар, хайваннар, кеше йөзе ясарга була. Аның кызылын кыш бабайга борын итеп куярга мөмкин. Бәрәңге үзе дә әллә нинди сурәтләрдә үсә һәм «көзге бал»ларның күргәзмәләренә килә.

Гомер буе бәрәңге генә ашап, аңа тәмам нәфрәтләнгән берәүнең бәрәңгеле ризыкны туенда табынга чыгартмавы, чирләгән әнисен кунаклар янына дәшмәве, яңача тормыш башларга тырышуы хакында тормыштан алынган бер гаять гыйбрәтле хикәям бар. Төп каһарман әсәр ахырында гына әниләренең әтиләре васыятен тотканлыгын, шул бәрәңгене ашатып, аларны үлемнән саклап калганлыгын, аның каршында зур хата кылганлыгын аңлый, әмма инде соңга кала, иң кадерле кешесен югалта. Бәрәңге ашамас өчен, балыкка барып, күлдә батып калган бертуганының язмышы да берни аңлатмаган була аңа.

Әйе, бәрәңгегә нәфрәтләнүчеләр, бәрәңгеле авыл тормышыннан ычкынырга теләүчеләр дә күп булган үз заманында. Гаҗәп түгел. Үзе үстергән ризыкны да ашарга хаксыз бер җан булган бит авыл кешесе. Борынгы чорларда бу хакта әллә никадәр җырлар чыккан, такмак-такмазалар уйлап табылган. Бервакыт безнең авылда сугыш вакытында иртән идарәгә килгән кешеләр дә баганадан шундый җырларның берсе язылган плакатка тап була. Шактый чәнечкеле «Бәрәңге җыры» менә шулай башлана:

Башымны да кыралар,

Артымны да кыралар,

Колхоз ипи бирәлмәгәч,

Минем белән торалар.

Кушымта:
    Ай бәрәңге, җанашым,
    Вай, бәрәңге, җанашым,
    Син генә тәмле итәсең
    Сыек шулпа – «ит ашы»н.

Үсмер вакытта дуслашып йөргән авылдашым белән бервакыт истәлекләргә бирелдек тә, син миңа Лена белән «Шаян бию» биегән кыяфәттә һәм «Бәрәңге» җырын башкарган сурәттә күз алдыма киләсең, дидем. Көлде. Артык хәтерләмим дә инде, дигән булды. «Йодрык кадәрле», дигәндә, тукмак кадәр йодрыкларын залга күрсәтеп ала иде ул. Укытучылары шулай сәхнәләштергәндер инде әлеге җырны. Искә алам, димен, ә чыны –  күбрәк үзен түгел, кара «гармун» читекләрдә тыпырдаган кәкре аякларын, аһ сине, дип, миңа таба сузылган кебек зур йодрыкларын күз алдына китерәм.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев