Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Тукайны яттан сөйли шәкертләр

    Габдулла Тукайның 135 еллык юбилее алдыннан аның иҗатын һәм шәхесен быел беренчеләрдән булып дин әһелләре, мәдрәсә шәкертләре искә алды. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте,  Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе Габдулла Тукайның “Мин кулыма Китап алам...” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде.


    Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, Казанда хәзерге вакытта татар телендә укыта торган ике мәдрәсә бар: “Мөхәммәдия” һәм шушы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә.

    Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та үз чыгышында бәйгенең миллилек ягына игътибар юнәлтеп, бүгенге шәкертләрнең киләчәктә төрле төбәкләрдә яшәгән татар халкына хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклады. Шуңа күрә  мәдрәсәдә татар телен укыту да, бөек шагыйребезнең иҗатын өйрәтү тә, әлбәттә, милләт өчен әһәмиятле эшләр. 


    Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев булачак дин әһеле өчен Габдулла Тукай иҗатын әйбәт белү, аның шигырьләрен вәгазьдә куллану бик мөһим, дип саный. Казый фикеренчә, хәзрәтләр халык алдында елмаеп, шагыйрьдән цитаталар китереп чыгыш ясаса, кешеләр күңеленә юлны тиз таба.

    Сәламләү һәм йомгаклау сүзләрендә халык шагыйрьләре Разил Вәлиев һәм Ркаил Зәйдулла да мәдрәсәдә туган телгә, Тукайга игътибарны хупладылар.
    Мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, конкурста катнашучыларны тәкъдим итеп, рәсми өлешкә шәкертләрнең иң осталары сайлап алынганлыгы турында искәртте. Көндезге бүлекнең беренче-өченче курс укучылары арасында бәйге инде үткәрелгән, финалга нибары тугыз кеше чыккан иде.

    Мәдрәсә җитәкчелегенең конкурска җитди карашы күзгә ташлана: шәкертләр яңгыраткан шигырьләр һич тә кабатланмады. Алар “Китап”, “Васыятем”, “Таян Аллага”, “Алла гыйшкы хакына”, “Тәәссер”, “Мигъраҗ”, “Ана догасы”, “Тәүбә вә истигъфар”, “Туган авыл”, “Йокы алдыннан”, “Эш”, “Бәйрәм бүген”, “Васыятем” һ.б. әсәрләрен өйрәнгән. Сүз дә юк, арада Габдулла Тукай әсәрләрен сәнгатьле, күңелгә үтәрлек итеп укучылар бар. Моның “сере” дә ачылды, шәкертләр белән Миңгол Галиев эшләгән икән. Милли чараларда кабул ителгәнчә, бәйгедән соң күмәкләп “Туган тел”не җырладык.


    Май чүлмәгенең эче тышыннан билгеле, диләр. Шәкертләрнең затлы, шул вакытта тыйнак татар милли киеменнән булуы да күп нәрсәне аңлатадыр. Зыялы кыяфәтләре, аудитория алдында үзләрен иркен тотулары белән аларның кайберләре инде бүген үк – коеп куйган вәгазьче.

    Реклама

    Конкурста җиңүчеләрне бүләкләр алдыннан  Тататарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә, иганәчеләргә рәхмәт хатларын тапшырды. Алар арасында күпьеллык игелекле эше өчен мәдрәсәнең Попечительләр шурасы рәисе Фәрит Мифтахов та билгеләнде. Мәдрәсә белән егерме еллап тыгыз элемтәдә торуын белгәнгә, Фәрит әфәндедән бүгенге вакыйганы шәрехләвен үтендем.

    -    Туган телебезгә карата мөнәсәбәт монда электән уңай. Тукай шигырьләрен яттан сөйләү бәйгесе дә моңарчы ел саен үткәрелеп килде, тик быел бу хакта җәмәгатьчелеккә дә белгертергә булдык. Диния нәзарәте, БТК Башкарама комитеты җиңүчеләргә саллы бүләкләр әзерләгән иде – китаплар, сувенирлар, сәгатьләр, планшетларга хәтле. Егермедән артык бала катнашты, җиңмәгәннәр дә нәүмиз калмады – аларга акчалата бүләкләр тапшырылды. 

    Дөресен әйткәндә, әти кеше буларак, мин бу егетләргә дә, аларның ата-анасына да сокланам. Алар Коръәнне китаптан укып кына түгел, яттан белерлек имамнар булыр, халыкка Аллаһ сүзен җиткерер, иншә Алла. Барысы да дин әһеле булмаса да, гаиләсенә, якыннарына, хезмәттәшләренә иман нурын җиткерер, яктылыкка һәм мәгърифәткә өндәр, дип өметләнәм. Бу балалар безнең буын кебек кенә түгел инде, алар акыллырак, динлерәк. Шәкертләр янында мин өлкән кеше икәнемне дә тоймыйм хәтта – шундый белемлеләр, аралашуы рәхәт алар белән, - диде Фәрит Мифтахов.


    Шигырь сөйләү бәйгесендә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

    “Иң оста башкаручы” номинациясе
    I урын – Абдулла Гыйззәтуллин (“Аллаһ гыйшкы хакына”)
    II урын – Рамазан Сабиров (“Бәйрәм бүген”)
    III урын – Ясир Дәүләтшин (“Ана догасы”)

    “Аһәңле башкаручы” номинациясе
    I урын – Илнур Вафин (“Таян Аллаһка”)
    II урын – Алексей Гусев (“Туган авыл”)
    III урын – Салават Мортазин (“Мигъраҗ”)

    “Иң үтемле башкаручы” номинациясе
    I урын – Ислам Шәфыйков (“Шиһап хәзрәт”)
    II урын – Мөхәммәд Бикбаев (“Рамазан гаетендә Иблиснең шәйтаннарына хатибы”)
    III урын – Илмир Әхмәтҗанов (“Кадер кич”)


    Фотолар: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

    Чара хакында мәгълүмат: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/dinchelr-tukayny-ukyy

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы