Логотип Идель
Блоглар

ТЫШТАН ЯЛТЫРАП

Ркаил Зәйдулла каланчасы

Ркаил Зәйдулла каланчасы

Йорттан ишегалдына чыккач, урамга узар өчен шактый чиләнергә кирәк: тротуарга ук менеп, бер-берсенә терәлә язып машиналар тезелеп киткән. Арада бик зурлары, олы көпчәклеләре дә бар... зарланма... бик ашыгасың икән, астыннан шуышып чык! Югыйсә, безнең йортта артык байлар да юк, булырга тиеш түгел, мондагы фатирлар һәммәсе ипотекага сатылды. Ягъни биредә яшәүчеләрнең күбесе муеннан бурычта. «Әле тагын егерме ел түлисе бар», – ди бер күршем.

Мәгълүм мәзәкне искә төшерә: «Аңарчы әле йә хан, йә ишәк үләр». Ә ул, Хуҗа Насретдин, барыбер отышта калачак, янәсе. Алар хатыны белән икәү генә. Балалары юк. Икесенә ике машина. Әлбәттә, кредитка алынган. Икесе ике машинага утырып авылга кайтып китәләр. Күзләре янсын! Ни әйтәсең? Булдыралар, дип сокланырга кала. Көнләшергә дә мөмкин... белмәгән кешегә... Ә бит чыннан да булдыклы кешеләр, тырышлар, өлгерләр. Дефолт-фәлән чыкмаса, кредитны аен-айга түләп барырлык хезмәт ияләре. Юкса әнә Балтач районындагы бер авылда булган хәлне сөйләделәр. Шулай ук ир белән хатын, тик боларның инде балалары үсеп таралган. Ир – терлекче, хатын – сыер савучы. Йортны сипләргә, тышларга дип кредит алалар. Хәзер бит банк бурычка бирергә атлыгып тора!

Табигый инде, акча җитеп бетми, тагын кредит алырга туры килә. Аның каруы өй балкып тора, маллай, өр-яңа кебек...без шундый! Нибуч, янамы күзегез?! Анысы шулай, тик бит кредитны да түләргә кирәк. Ай саен. Аның бит процентлары гына да күпме... Кыскасы, риба. Без мөселманга рибаның хәрәм икәнен кем генә белә хәзер? Кайбер муллалар үзләре кредитта утыра.

«Бурычлы үлмәс»,—дибез инде еш кына үз-үзебезне юатып. Икенче өлешен әйтеп тормыйбыз: «Үлмәс, ләкин көн дә күрмәс».

Кредитны түли алмыйча акылдан шашар хәлгә килгән хатын – гап-гадәти авылдан, кешенең моңарчы энәсенә дә тимәгән җан иясе! – кая барып бәрелергә белми, күпме йокысыз төннәрдән соң бер иртәдә күршедә яшәүче карт белән карчыкка һөҗүм итә. Пенсионерларның акчасы күп дип уйлый инде ул, бичара. Ярый әле карт әүхәтле булган. Башына таш төшсә дә каршылык күрсәткән, шул арада карчыгы кияүдәге кызына чылтыратып өлгергән.

Шаккатмалы хәл! Ничә еллар тату гына күрше булып яшәгән бит алар. Күрше хакы – Тәңре хакы, диләр иде элек. Алла хакы онытылганда күрше хакын кем хаклап торсын! Юк, мондый фаҗигале сюжет Достоевскийның да башына килмәс иде.

Кайберәүләр инде ничә еллар безгә «милли идея» эзли. Бар бит инде ул югыйсә, даими сеңдереп торалар: акча! Акчага табыну...

Соңгы ике елда Рәсәй кешеләре банкларга 8,8 трлн сум бурычка кергән. Нарасыйларны да санап һәр кешегә 60 мең сум тия!

Бөек француз язучысы Л.Ф. Селин 1957 елда ук болай теркәп куйган: «Дөнья коммунизмны яки сәүдә кредитын сайлау алдында тора... коммунизм исә торган саен конформистлык һәм буржуазлык ягына авыша... колларга качмасыннар өчен борынгы замандагы кебек кызган тимер белән тамга саласы юк, бурычка сатып тагын да тугрылыклырак колларны кулга төшерергә була. Коммунистик илләр дә бик тиздән шушы юлга басачак. Әнә «Рено» заводының эшчеләренә генә карагыз: идәндә йоклыйлар, тамаклары туймый, шулай да һәрберсенең автомобиле бар.»

Бар шул, бар! Ә автомобильле кешене кем генә кол дип атар икән?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев