-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Уйлар уйнавы... (Зөлфәт Хәким)
Язучы, драматург Зөлфәт Хәкимнең кызыклы фикерләрен язарга булдык әле. Бик күпләре белән сез дә килешерсез...
***
Хәтта аяк киеме дә кыса кешене.
***
Утырадыр түрдә түрә, –
Син күрмәгәнне күрә,
Күрмәсә дә күрә сыман,
Син күрмәгәнгә күрә.
***
Ике мескен очрашса, һәрвакыт өченче мескенне мыскыл итеп сөйләшерләр.
***
Бу дөньяда булган һәрбер нәрсә
Черер өчен җиргә ташлана.
...Без дә монда әллә кемнәр түгел, –
Киләчәк буынга ашлама.
***
Җир шары кеше өчен зур бер вокзал. Сәер вокзал – беркайчан беркая китә алмыйсың. Фәкать шушы вокзалның буеннан буена гомер азагына кадәр йөри аласың.
***
Кичәге «син» бүген син түгел,
Иртәгә син – бүгенгесе түгел.
Син үзеңне беркайчан да «тоталмыйсың».
***
Тарсынма дөнья чикләрен,
Чигендә – текә кыя;
Бу дөньяга сыймаганнар
Теге дөньяга сыя.
***
Гаепне башкалардан эзләмә. Ул бары тик синең үзеңдә.
Дөреслекне дә читтән эзләмә. Анысы инде күптән үзеңдә.
Ә үзеңнән читтә нәрсә бар соң? Бар тик синең кебек эзләүчеләр генә.
***
«Милләтне коткаручылар»дан кайвакыт милләтне коткару кирәк.
***
Чакырылмаган кунак чакырылганыннан да яманрак.
***
Кайберәүләр шулкадәр күп сөйләп,
Бер сүз әйтә алмый китәләр.
***
Халык санын алыр алдыннан Казанда сигез йөз шикле кеше бар дип игълан иттеләр. Аның берсе миндер инде дип уйладым мин. Чөнки мин гомерем буе үземнән шикләнәм. Ә бәлки бу сигез йөз кеше арасында мине санарга онытканнардыр? Оныткан булсалар, сигез йөз дә бер шикле кеше дип исәпләсеннәр. Ә дөресен әйткәндә, Җирдә җиде миллиард шикле кеше яши.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз