Логотип Идель
Блоглар

Вирусның инсанга өйрәткәннәре...

Чираттагы таҗвирус хакындагы тапшыруны карагач, самавыр янында утырган ирем каты итеп сөтле чәй ясады да алдыма куйды: – Баш түбәмдәге таҗым, чәй эч. – Рәхмәт, гомер вирусым... Кемдә ничек, бездә бу вирус галәмәте менә шулай “мәхәббәт сүзләре”н арттырды әле...

Чираттагы таҗвирус хакындагы тапшыруны карагач, самавыр янында утырган ирем каты итеп сөтле чәй ясады да алдыма куйды:
– Баш түбәмдәге таҗым, чәй эч.
– Рәхмәт, гомер вирусым...
Кемдә ничек, бездә бу вирус галәмәте менә шулай “мәхәббәт сүзләре”н арттырды әле...    


    
Вируска кагылышлы тапшыруларны Төркиядә Русиядәгегә караганда күбрәк күрсәтәләр. Өзлексез диярлек туры эфир бара. Кем ничек чирләгән, кем хастаханәдән качкан... Шундыйрак хәбәрләрне табиблар, дин әһелләре, җитәкчеләр катнашкан ике-өч сәгатькә сузылган аңлатулар алыштыра. Аның өстенә чит ил каналларын карау мөмкинлеге зур булганга күрә, төрле илләрдәге хәлләрне күзәтеп-чагыштырып баруы кыен түгел. Аларны карый торгач, чыннан да бер-береңә “вирусым” дия башларлык... 


    Ә бер көнне, болай гел өйдә утырып булмас дип, кибеткә барып кайттык. Юк, үлә-бетә төянмәдек, көндәлек ашарга җыйдык. Шунысы сәер, ирем өч кап карабодай тотып килде кассага. Эчемнән уйлап торам, бу нишләп нәкъ бездәгечә: халык арасында акча-тауар кризисы турында сүз таралганда иң беренче чараны күргән кебек кылана соң, дим. Ник карабодай җыя?! Акция икән, бәясе төшкән. Бездәгегә караганда бәясе Төркиядә ике-өч мәртәбә кыйммәт аның. Шуңадыр да җирле халыкның карабодайга әллә ни исе китми, минем кебек килгәннәр ризыгы ул. 


    Кеше күп түгел иде кибеттә, киштәләр сыгылып тора. Шул Төркиядә бик популяр кул юа торган спиртлы су – колонье (безнең одеколонга охшаган) күренмәде. Аны, гомумән, төрекләр бик еш куллана. Үзенә күрә бер гореф-гадәт: кемгә барсаң да башта учка шуны тамызалар. Шуның белән кулны, битне сыпырып куясың. Аның әллә нинди хуш ислеләре бар: лимон, лаванда, банан, әфлисун... 


    Таҗвирус әле башта Кытайда, аннары Төркиянең күршеләре Аурупа илләрендә, Иранда бик каты таралганда, әлбәттә, төрекләр бик нык уяу торды. Минем фикеремчә, аның бу илдә җәелеп китмәвенә ике сәбәп бар. Беренчедән, шул төрек хатыннары кулларыннан төшермәгән колонье, икенчедән, халыкның күпчелеге намазлы, даими тәһарәт ала. Вирустан саклану өчен, белгәнебезчә, кулларны юып торырга киңәш ителә. 


    Хәзер инде таҗвируслы кешеләр табылгач, мәктәпләр ябылды, өйдән эшләү-уку тәртибе кертелде, урамга юк-барга чыгып йөрмәскә кушалар. 


Халык мәчеткә намазга җыелмасын өчен азанда “әйдә намазга” дип чакыра торган җирен, “намазны өегездә кылыгыз” дип әйтәләр. Әмма бернигә дә карамый, тормыш дәвам итә. Урамда сөтче машинасы күренүгә, халык сөт алырга ашыкты. Сыерлар, вирус дип, сөт бирми тормый бит...


    Интернетта вируска кагылышлы халык иҗаты – шигырьләр, җырлар, мәзәкләр күбәйде. Мәсәлән берсе: “Гомеремдә күргән иң гадел нәрсә бу – таҗвирус. Корольгә дә, депутатка да, байга да, фәкыйрьгә дә бара. Әмма балаларга тияргә кыймый. Гаделлек гел шундый булса иде”. Тагын бер мәзәк: “Эшкә алучы сорый: “2020 елда нишләдегез?” Эш сораучы җавап бирә: “Кул юдым”. Көлүнең дә чиге бар дигәндәй, әле бер карикатур рәсем ясаучыны прокуратура тикшерә. Гомрә хаҗыннан кайткач кайберәүләр карантинда утырудан баш тарткан. Рәссам шуны исәпкә алып, бер дини киенгән кешене ясаган. Артында басып торган дизенфекция үткәрүче, әлеге кешенең баш капкачын ачып, баш эчен чистартып тора. Прокуратура бу рәсемне “дини кыйммәтләрне түбәнсетә” дип бәяләп, суд эше кузгатты.


    Төркиянең иң популяр Төркия гыйльми һәм технологик тикшерү оешмасы үзе чыгарган журналның алтмышынчы еллардан башланган архивын сайтына куйды. Өйдә утырган балалар өчен шул рәвешле белем тупларга мөмкинлек бирде. Мәктәпләр ябылу сәбәпле, бер телеканал махсус мәктәп каналын эшләтеп җибәрде, анда дәресләр алып бара. Мәгариф министрлыгы читтән торып укытуны көйләде. Интернетка акчасы булмаган укучыларга ай саен өч гигобайт бушка бирелә.


    Өлкән кешеләргә кул юганда кулланыла торган гигиена әйберләрен өйләренә илтеп бирергә дигән карар чыкты. Бүгенге көндә меңләрчә кеше медицина өлкәсендә үз гомерләрен куркыныч астына куеп эшләвен дәвам итә. Аларга рәхмәт белдерү йөзеннән, билгеле бер вакытта балконга чыгып, алкышлау оештырылды.


    Күзгә күренми торган вирус берничә ай эчендә дөньяны аякка бастырды, күнегелгән тормыш агымын үзгәртте. Хәтта кайсыдыр илләрдә барган сугышлар онытылды кебек. Аннары менә интернетның мөмкинлекләрен тормышта шактый кулланып булганны күрсәтте. Өйдә утыртып китап укыта, гаиләдәгеләр белән күбрәк аралашырга, сөйләшергә этәрә.


    Шунысы бәхәссез, вирус тулысынча инкярь итүдән, рәсемен принтердан чыгарып ертудан юк була торган чир түгеллеге аңлашылды. Шул ук вакытта куркып, паникага бирелүнең файдасы юк, ышан, Аллаһның рәхмәте киң. Һәм, әлбәттә, булдыра алганча чарасын күрү мөһим. Үзеңне дә, якыннарыңны да чирдән саклый торган чараларны белгечләр сөйләп тора, аларны үтәү авыр түгел. Шуны онытмыйк – ничек кенә куркытса да, вирус сакланудан көчлерәк түгел.
 

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: коронавирус, карантин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев