Логотип Идель
Блоглар

«Водяная» белән «Шурале»ны тыңладым, «Коза белән овца»ны карадым

Безнең буын татар телен әле сакларга тырыша, ә безнең балалар нишләр икән? Бала-чагалар җыелган җиргә килеп эләккәндә, һәрвакыт шул сорау борчый. Ай-һай, аерма җир белән күк арасы бит!

Безнең буын татар телен әле сакларга тырыша, ә безнең балалар нишләр икән? Бала-чагалар җыелган җиргә килеп эләккәндә, һәрвакыт шул сорау борчый. Ай-һай, аерма җир белән күк арасы бит!  

Мәктәп яшендәге балаң булса, моңа инанмый хәлең юк. Өйдән сумкасын күтәреп чыгып киткән бала ишекне ябуга, ана телен “оныта” –  мәктәптә дә, урамда да ул кичкә хәтле гел урысча мохиттә кайный. Авылларда ничектер, ә Казанда инде балалар бакчасыннан ук шундый тәрбия. Ярый, безнең татар гимназиясендә дәреслекләр татарча әле. Сыйныфтан һәм дәрестән тыш тәрбия чаралары да татарча уза. Телне бөтенләй онытып бетерү мөмкин түгел.  Тик укыту-тәрбия эшләре гел мәктәп эчендә генә дәвам итә алмый шул.  Район, шәһәр, республика күләмендә төрле ярышлар, бәйгеләр, фестивальләр узып тора, аларда катнашасы бар. Укытучыга ярдәм кирәк булганда, үзем дә шулай балаларга ияреп баргалыйм. Әле соңгы араларда гына “Казан сандугачы” конкурс-фестивале һәм “Без бергә” республика конкурсының район этабында катнашты классыбыз.

Менә кайда ул әкәмәт! Гимназия чараларында яхшы әдәби татар телендә алып баруга, сыйфатлы конферанска өйрәнеп, бозылып беткәнбез икән ләбаса! Зур бәйгеләргә килгәч тә колак шуны таләп итә. Тик менә колакны сөендерерлек татарча игълан итүләр юк инде,юк. Әллә татарча алып барырлык кешесе табылмый, әллә телне санга сукмый оештыручылар. Мәскәүдә түгел, Рязаньда түгел – Казанда бит бу! Татар балалары татар телен куллану даирәсе юклыгын үз күзләре белән күрә. 

Чараларның тәрбияви һәм иҗади дәрәҗәсенә, катнашучылар осталыгына игътибар итмим  – моның өчен белгечләр дә җитәрлек. Җыр, бию номинацияләре, гомумән алганда, матур тәэсир калдыра. Балаларның милли киемнән җырлавын-биюен тамаша кылу күңелле. Ә менә нәфис сүз конкурслары чатырманлыкны хәтерләтә: йә адым саен нидер шартлап сына, йә башка  китереп суга. “Без бергә” конкурсында, мәсәлән, балалар берсеннән-берсе уздырып, Тукай әсәрләрен урысча тәрҗемәдә укый башлагач, нәкъ шундый хис-тойгылар кичердем. «Водяная» белән «Шурале»ны, татар халык сказкаларын сиптерәләр генә татар фамилияле укучылар! «Коза белән овца»ны  әнә ничек сәхнәләштергәннәр! Шартлап сыну яисә башка сугуы – урысча текст сөйләсәләр дә, буталып бетәләр. Аңлыйм мин ул балалар хәлен: татар шагыйрьләренең шигырьләре һәм халык әкиятләре урысчага, минемчә, сәхнәдән сөйләр өчен тәрҗемә ителми. Тәрҗемә әсәрендә телнең көен, иркен сулышын, кайвакыт хәтта мәгънә төгәллеген саклап булмый, шуңа кыен ул әсәрләрне дөрес итеп сөйләве. Тик монда сәхнәдән чыгыш ясаган балаларга дәгъва белдерү урынсыз, аларны бит өлкәннәр әзерләгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары түгелме икән әле? Баланың телен сындыртып, Тукайны урысча сөйләткәнче, татарча гына өйрәтсәләр ни булыр иде соң?!

Республикада мәктәпләрдә татар телен кисүгә, хөрмәтле дәүләт әһелләребезнең, депутатларның  “Татар телен гаиләдә сакларга кирәк” дип җырлый башлавына әле нибары ике ел узды! Ә җитез педагоглар, “закон үтәүче” әти-әниләр инде чабаталарын әнә ничек алдан киенеп куйган икән... 90нчы елларда хөрлек исен иснәргә өлгергән урта буын – без әле татарча беләбез, ләкин ни үзебезнең, ни теге суверенитет уеннары уйнаган бездән өлкәнрәкләр буынының балалар-оныкларыбыз өчен телне сакларга хәленнән килмиме инде? Тукайны безгә урысча гына укырлармы киләчәктә?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев