-
ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ НӘЗАРӘТНЕҢ ТӨП ЭШ ЮНӘЛЕШЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕ Тарихка иң яшь мөфти буларак кереп калучы Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат Татарстан Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды.
-
Гагаринның космоска очачагы Коръәндә язылган булган бит! Гагарин, космоска чыгуга, иллюминаторга карый һәм “Мин нәрсә күрәм? Төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме?” ди.
-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
Биология укытучысы укучысы белән йоклап йөргән... Укытучы кияүдә һәм аның кече яшьтәге баласы бар.
-
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Пермь һәм Свердловск өлкәләре шәһәрләрендә чыгыш ясады Гастрольләр кысаларында Татарстан Дәүләт ансамбле тамашачыга “Мирас”программасын тәкъдим итте.
-
Теш куйдырырга баргач, табибка ялган акчалар түли Теш табибы бу кешене суда бирә...
-
Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып күрсәтелгән.
Яңа рубрика: Бүген ишеттем (Кунак: Алсу Сәлахова)
Алсу Сәлахова журналистикада КЕМ?
Без көн дәвамында бик күп акыллы фикерләр, тирән мәгънәле җырлар, шигырьләр ишетәбез. Әйе, ул сүзләр колакның бер ягыннан кереп, икенчесеннән чыгып баралар. Шуңа күрә бер тукталып үзебезгә сорау бирергә өйрәник әле: Бүген без нәрсә ишеттек? Бәлки ул көне буе борчып йөргән соравыбызга төгәл җаваптыр?
Үзебезне тыңлау, башкаларның сүзләренә дә колак салырга этәрү максатыннан, “Идел” журналының ютуб каналында яңа видеолар урнаштырып барырга булдык. Аның #Бүгенишеттем дип аталуы да очраклы түгел. Әңгәмәгә килгән һәр кунак билгеле бер темага үзенең карашын белдерәчәк. Ә беренче чыгарылышыбызның махсус кунагы - яшь шагыйрә, бүгенге көндә үзен журналистика өлкәсендә сынаган Алсу Сәлахова. Без аның журналистикада тоткан урыны, кайбер ситуацияләргә карашлары турында белешербез. “Алсу ни өчен үзенең диалектыннан ояла?” “Дедлайн белән ничек көрәшә?” “Интервьюга озак әзерләнәме?” “Чит ил яшьләре бездән ни белән аерыла?” “Татар яшьләре газета-журнал укыймы?” һәм башка шундый сорауларга Алсу үзенчә җавап бирәчәк.
Чыгарылышның төп үзенчәлеге - без кунак турында сөйләмибез, ә аның позициясен билгелибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз