Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    ЯШӘРӘСЕҢ КИЛСӘ...

    "Идел" журналының 2008 елда басылган беренче санында бик кызыклы язма таптык бит әле! Сезгә дә файдасы тияр дидек...

    Плацента косметикасы турында ишеткәнегез бармы?

    Плацента - яралгыны карында үсү чорында чолгап алган тукыма. Ул аны туклыклы матдәләр белән тәэмин итә, шулай ук начар экологиядән, әйлән-тирәнең агрессив йогынтысыннан, ә кайчакта ана кешенең үз сәламәтлегенә җавапсызлыгыннан (тәмәке тарту, алкоголь куллану) саклый. Плацентта тагын тормыш өчен кирәкле 100дән артык матдә бар. Бик борынгы заманнан ук аны яшәртү чарасы буларак кулланганнар. Аннары плацента турында оныталар, әмма узган гасыр башында яңадан искә төшерәләр. Бүген бөтен дөньяда сарык плацентыннан әзерләнгән дарулар киң таралган. 1912 елда Швейцария галиме профессор Кар дөньяда беренче булып сарык плацентында яңа күзәнәкләр бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдәләр барлыгын ачыклаган. Әлеге ачышы өчен Кар Нобель премиясенә лаек була. Сарык плацентында булган коллаген, составы буенча, кеше тиресе аксымын хәтерләтә. Шул сәбәпле әлеге чараны косметикада уңышлы кулланырга мөмкин. Ул тире күзәнәкләренең яңаруына стимул бирә, картаюны барлыкка китерүче кератинны бетерә, шулай ук оксидлашуга каршы һәм йогышлы авыруларга тора алучанлык сыйфатларына ия. Плацента косметикасы 35-45 яшьлек хатын-кызларга тәкъдим ителә.

    Реклама

    Автор: Чулпан Нурмиева, табибә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!