Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      855
      0
      5

    Ятим өй

    Авылга кайткан саен яңартылган өйләрне, капка төбендә утырган кешеләрне, уйнап йөргән балаларны, урам тутырып көтүдән кайткан сыерларны, йорт каршына туктаган машиналарны күреп күңел сөенә. Шөкер, авыл яши икән әле, дисең. Гадәттә, авыл бәйрәмнәрдә шулай җанланып китә: кунаклар кайта, капка төбендә тезелешеп, гөрләшеп утыручылар күбәя. Ә гадәти көннәрдә кичке якта авыл урамыннан атласаң, уты янмаган тәрәзәләр, капка төпләре дә шактый икәнлегенә инанасың. Моңсу, бик моңсу булып китә...

    Буяулары купкан, инде җиргә чүгәли башлаган йортларны күргәч, күңел актарыла, тамак төбенә төер утыра. Кайчандыр гөрләп торган бу нигезнең бүген рәшәткәләре янтайган, өй алларын кычыткан һәм күптөрле чүп үләне баскан... Кайчандыр бу йортның балалар тавышыннан гөрләп торган чаклары да булган бит! Шушы капкадан биш-алты бала мәктәпкә дип ашыга-ашыга чыгып киткән. Кызлары капка төбендәге эскәмиядә ярыша-ярыша шәл бәйләгән. Өлкәннәр күршеләр белән озаклап кич утырган. Агач такталардан ясалган баскыч төбендә аркылы-торкылы ятучы кәлүшләрнең чуты-кырые булмаган... Хәзер тып-тын. Капка кырыенда өлкәннәрнең башта көтү куган, соңрак таянып йөргән агач таягы сөялеп тора. Менә кемдер баскыч төбендәге кәлүшен кияр дә, ашыкмый гына шул шомарып беткән таягын тотып күршеләрнең хәлен белергә кереп китәр төсле...

    Өй ишеген ачып керүгә җанны өшетә торган салкынлык чорнап ала. Тәрәзә төбендә үлгән чебен армиясе шәйләнә, тоныкланып беткән тәрәзә пыяласында күбәләкләр бәргәләнә. Өй уртасында басып торган берәүнең дә күңеле шул күбәләкләр кебек: талпына, бәрелә, тагын талпына бугай. Йорт эчендәге җиһазларга карасаң, балачак, яшьлек хатирәләре яңара. Диварда боланлы рәсем, тәрәзәләрдә инде шактый саргаерга өлгергән челтәрләр, түрдә чуклы бәрхет материал белән капланган тумбочкага куелган аклы-каралы «Рекорд» телевизоры, уртада шундый ук чуклы бәрхет ябылган өстәл тора. Өстәл өстендәге вазада төсен югалткан пластмасс чәчәкләр. Уң якта заманында шактый затлы саналган шкаф (сервант), аның эчендә ашлар, мәҗлесләр вакытында гына кулланылган савыт-сабалар тезелгән. Чибәр нимес кызларының фотосурәте-наклейкалар ябыштырылган шифоньер да, тимер карават белән җәелә торган диван да кемнеңдер килеп утырганын, ачканын көтеп торалар кебек. Икенче якта акшар белән агартылган зур авыл миче, ашау өстәле.

    Тузан кунган бу җиһазларны тагын бер кат күздән кичереп, әтиеңнең өстәл башында гәҗит-журналлар каравын, әниеңнең мич янында кайнашуын, өстәлгә ит-белән бәрәңге китереп куюын, бала-чагаларның ипигә сөт өсте ягып, писүк сибеп сөтле чәй эчеп утыруларын искә төшерәсең. Ишек яңагындагы бала-чагаларның никадәр үскәнен үлчәгән сырлар күзгә ташлана, ишек тупсасында чикләвек ваткан чоңгыл шәйләнә. Шул хатирәләргә чумып басып торганда борынга әниең пешергән тәмле ризык исләре дә килеп киткән кебек була. Кыен, бик кыен булып китә...

    Кайчандыр шау чәчәкле гөлләргә күмелгән тәрәзә төпләрен, ак-ак урын-җирләрен, бизәкле тәрәзә пәрдәләрен күз алдына китереп, караңгы, салкынча йорттан ишегалдына чыгасың. Урамда кояшлы, эссе көн булса да, нигәдер күңелне авыр уйлар, җирсү, ә тәнне салкынлык биләп ала. Әлеге халәт машинаңа кереп утыргач та, шәһәрдәге заманча җиһазландырган, бөтен уңайлыклары булган фатирыңа, йортыңа кайткач та шактый вакыт сине ташламый әле... Шундый халәттә кемдер күңеленнән генә хөкүмәтне эт итеп сүгә, кемдер хатынын битәрли, кемдер үзен. Нигезнең ятим калуына кемнәрнең, нәрсәләрнең сәбәпче булуын күңеленнән кабат-кабат барлый, төгәл генә гаеплене таба алмыйча алга атлый ул...

    Авылдагы төп нигезләр менә шундыйрак хәлдә бүген: кемнеңдер инде нигезе сүтелгән, кемнеңдер нигезе сатылган, кемнеңдер нигезе без алда сурәтләгәнчә дөм ятим тора.

    Гаиләсе белән төпчек малай шау-гөр килеп яшәп яткан нигезләр – иң бәхетле нигезләр бүген. Андый нигезләр: «Менә мин!» – дип, нурлар сирпеп, «күкрәк киереп» тора. Хуҗалыкта тәртип, чисталык-пөхтәлек, капкасыннан иртән бер көтү мал-туар чыгып китә, капка төбендә үзебездә җитештерелгән машинасы тора, балаларның чыр-чу килеп уйнаганы ишетелә...

    Әйе, хуҗасы кайчак очын-очка ялгап яши, «шабашка»сына барып кайта, өч тиенгә сөт тапшыра, әмма үзенчә бәхетле, үзенчә канәгать ул. «Авылым» диеп янып йөри, аның киләчәге өчен борчыла, бетеп барган авылын, хуҗалыгын «мең шәһәрдән ямьле вә хуш» дәрәҗәсенә җиткерү өчен маңгай тирен кызганмый, ал-ял белми хезмәт куя. Вакыт-вакыт киләчәккә матур планнар кора, алдагы көнгә зур өметләр баглый ул.

    Бәхетле генә түгел, герой ул, дияр идем мин.

    Бернинди арттырусыз әйтәм: әти-әни нигезен саклап авылда калган ир-егетләр – бүгенге көн геройлары алар.

    Шәхсән мин үзем текә машиналарына утырып шәһәрдән кайткан, республикакүләм дәрәҗәләргә ирешкән ир-егетләргә караганда, авылда үз нигезен саклаган, татар телле, тәрбияле балалар үстергән гаилә башлыкларын – ир-егетләрне күбрәк хөрмәт итәм, сокланам. Бүгенге көндә авылны яшәтергә, авылны яшәртергә омтылган шушы ир-егетләрнең, гүзәл ханымнарның рухы сынмасын иде дип, изге теләкләр телим...

     

    Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

     

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Конкурс!
    • Сүз