Логотип Идель
Блоглар

ЯЗУЧЫ ИБРАҺИМ СӘЛАХОВ ТУРЫНДА ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ЯЗА

Барлык тереклек иясенең туу моментыннан алып үлгәнгә кадәр булган физиологик хәле, яшәү вакыты гомер дип атала. Һәр кешенең гомере үзгә, гомер юлы башка була. Бер кеше дә башкасының тормыш сукмагы буйлап китми. Тормышның ачысын-төчесен татыган, кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен кичкән, ачлык, зәмһәрир салкыннарга бирешмәгән Ибраһим Салахов үз гомере турында болай дип язган:

Барлык тереклек иясенең туу моментыннан алып үлгәнгә кадәр булган физиологик хәле, яшәү вакыты гомер дип атала. Һәр кешенең гомере үзгә, гомер юлы башка була. Бер кеше дә башкасының тормыш сукмагы буйлап китми. Тормышның ачысын-төчесен татыган, кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен кичкән, ачлык, зәмһәрир салкыннарга бирешмәгән Ибраһим Салахов үз гомере турында болай дип язган:

“Гомер! Кеше гомере дә елгалар кебек ага бит. Берәүләрнең гомере Агыйдел төсле тулып ташый. Ул иксез-чиксез дәрьяларга барып чыга – зөбәрҗәт дулкыннарын чайкалдыра. Ә кайбер гомерләр, менә шушы Чагала үзәне төсле акрын гына, чупылт-чупылт итеп кенә ага да иркен киңлеккә чыктым дигәндә генә эзсез югала. Минем гомерем дә, нәкъ менә шушы Чагала үзәне төсле саркып, тәшвишләнеп кенә ага. Кайчандыр мин тау елгасы сыман таштан ташка сикереп, тавышланып, чәчрәп ага идем бит. Нигә соң әле болай тып-тын, шыпырт булып калдым?”

Сталин дәвере фаҗигасының җан авазы, татарларның Казахстандагы илчесе, танылган язучы Ибраһим Салахов 1911 елның 30 августында Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә дөньяга килгән. Олы әдипнең 110 еллык юбилее уңаенан Төрки дөнья тикшеренүләр фонды” тарафыннан һәр ай Истанбулда чыгып килгән “Төрки дөнья тарих һәм мәдәният” журналының февраль санында “Идел-Урал зыялылары” рубриласырда “Тууының 110нчы елында Колыма тоткыны Ибраһим Салахов(1911-1998)” исемле мәкаләм басылып чыкты. Ибраһим Салахов Төркия өчен ят язучы түгел. Аның “Колыма хикәяләре” романын филология фәннәре докторы Юсуф Өзчобан төрекчәгә тәрҗемә иткән иде. Китап “Колыма тоткыннары: бер татар зыялысының сөрген хәтирәләре” исеме белән тәүге тапкыр Истанбулдагы Роза нәшриятында 2009 елда дөнья күрде.

Китап 2013 елда Коньядагы Көмән  нәшриятында икенче тапкыр басылды. Ибраһим Салахов исән вакытында “Минем “Колыма хикәяләре” романы төрек, инглиз телләрендә дә басылып чыкса әйбәт булыр иде. Чөнки китапта бит минем язмышым гына түгел. Анда тарихта, әдәбиятыбызда эз калдырган зыялыларның язмышы да. Татар нигә ауды, егылды, рәнҗетелде – менә шулар турында әсәр. Аны безнең яшьләр белергә тиеш. Гомумән, әлеге язмышларны мин, киләчәк буыннар без кичергәннәрдән сабак алсыннар өчен язам”, - дигән. Кызганычка каршы әдип романының төрекчә басылуын күрә алмады, ләкин үзеннән соң килгән яшь буынга шәхес культы чорында гаепсезгә гаепләнгән тоткыннар турында үз башыннан узган, үз күзләре белән күргән вакыйгаларны язып калдырды. Китапны алып укучылар Ибраһим Салаховны китабыннан танып белсәләр дә язучыны киң җәмәгатьчелеккә таныту, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматларны җиткерү, юбилее уңаеннан тагын бер тапкыр искә алу зарур иде.

Ибраһим Салаховның катлаулы тормыш юлы укучыны уйландыра. “Иң яхшы китап - укыганнан соң уйландыра торган китап”, диләр. Әдипнең “Колыма хикәяләре” романы укучыны уйландырып кына калмый борчый, күңелне әрнетә, йокыны качыра... Ибраһим Салаховның язмышы миллионнарның язмышы бит ул. Юкка гына Гариф Ахунов бу романны “шәхес культы корбаннарына куелган һәйкәл”, дип бәяләмәгән.  Салахов Сталин җәһәннәменнән исән-сау чыга алган аз кешеләрдән берсе. Язучы бик күп кыенлыклар күрсә дә кешеләргә булган ышанычын, тормышка булган мәхәббәтен югалтмаган. Иреккә чыккач та күп еллар буенча тоткын булып калса да төшенкелеккә бирелмәгән. Ибраһим Салахов үзенең кемлеген халыкка, илгә раслаган шәхес.

Ибраһим Салахов вафатына өч көн кала Күкчәтау өлкәсе татар мәдәнияте үзәге рәисе урынбасары Әския Әхмәтшинага соңгы васыятен әйтеп калдырган: “Мин бик канәгать. 87 ел яшәдем. Мине онытмагыз, татар мәдәнияте учагын сүндермәгез, татарлыгыгыз белән горурланыгыз! Яшьләргә васыятем шундый: үз алдыгызга максат куегыз. Бернинди киртәләргә, каршылыкларга карамыйча, шуңа омтылыгыз. Тик куйган максат халык өчен файдалы булсын”, - дигән. Олы язучыбыз Ибраһим Салаховның бу васыяте бүген дә көнүзәк. Дөньядагы бөтен татарлар бу васыяткә тугры калсын иде.

Төркиядә татарча китаплар табылмый, үзең белән алып килгән китап, журналлар белән бик еракка китеп булмый. Аның өчен татарлар турында мәкалә яза башлагач Татарстандагы танышлардан ярдәм сорыйм. Бу язмамны хәзерләгәндә миңа ярдәм иткән авылдашларым Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмидуллина (Гыйззәтуллина) Роза Галимулла кызына һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Фәйзуллина (Гыйззәтуллина) Фәния Галимулла кызына рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Анкара/Төркия

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев